Түбәтәй сугышының дәвамы - Пугачау калкышы
Түбәтәй сугышының дәвамы-Пугачау калкышы
“Түбәтәй сугышы”, ягъни болгар-татарны чукындырып юк итү, ассимиляцияләү Казанны яулап алганнан соң башлана һәм бик зур үҗәтлек белән еллар дәвамында бара. Дөресен әйтсәк, бераз сүнеп-сүрелеп торганнан соң, бу сугыш янә кабынып китте. Түбәтәй сугышының кайнап торган чакларында урыс руханилары баш чабу белән беррәттән чиркәү, монастырь төзү, анда “божий рать”-христиан динен абранучы, таратучылар гаскәрен дә булдырды, яшәтте, яшәтә. Манастыр-мөселман-татарның сыртына менә сөнгеләнәм дип торган хәнҗәр, сөнге, кургаш кисәге ул!
ХVIIнче гасырда да, бүген дә бу сугыш дәвам итә һәм ХVII-ХVIIIнче гасырлардагы миссионерлар тырышлыгы бүген дә үз көчендә: “Обособленность иногордческих школ крайне вредна и для успешного хода ассимилирования татар русским населением,-настоятельно нужно, чтобы между татарами по возможности распространялась русская грамотность. Тогда татары постепенно будут сживаться с господствующей нацией и постепенно будет ослабляться та крепкая связь, которая ныне существует у татар с магометанским востоком.
1885. ранее августа 10. Докладная записка, П.М.Кошкина.
Татар җирләренә, татар авыллары чолганышында салынган монастырьлар нәкъ менә шушы “кимчелекне” бетерү өчен салына да инде. Монастырьдагы монахлар исә изге Коръәнне үзләре теләгәнчә аңлатырга тырышып, татар телендә Евангелие (Инҗил)не тәрҗемә итеп халыкка тараталар. Бу эшне 19нчы гасырда Гордий Саблуков белән Николай Ильминский кебек, фамилияләреннән күренгәнчә, христианлашкан татарлар нәселеннән булган урыс миссионерлары башкара. Алар “Противо-магометанское отделение” төзи һәм дәүләт-империя ярдәмендә “Русия империясенең бердәнбер колониясенә” һәм аның халкына каршы аяусыз сугыш алып баралар. Шуңа дәлил тагы бер вәсигадан өзек: Бу 1858нче елны Г.Саблуков белән Н.Ильминскийның “О средствах более прочной руссификации татар” дигән күрсәтмә хатыннан өзек: “Чтобы совершенно прервать связь между татарами, христианами и магометанством, самый алфавит в означенных переводах должно употреблять русский с применением к татарским звукам. Это нужно по следующим причинам: во-первых, алфавит всегда принимался с верою. Так Западная Европа приняла от латинской церкви латинский алфавит: мы употребляем алфавит греческий: точно так татары, подобно мусульманским народам, приняли вместе с учением арабского лжепророка (әстәгефирулла! Ә.Г.), алфавит арабский. Таким образом, он составляет как бы узы, связующие татар с магометанством. Во-вторых, для крещения татар знание арабской грамоты может быть вредно, потому что открыло бы им ключ к разумению магометанских книг. (Менә нәрсәдән курка Ләгыйн!!! Ә.Г.) В третьих, при переводе христианских книг на татарский язык, мы должны иметь в виду и старокрещенных татар (Ләгыйн Иван заманында көчләп чукындырылган татарлар) Мамадышевского и Лаишевского уездов, из которых почти никто не знает татарской грамоты, а посредством приходских школ, имеющихся почти в каждом селе этих уездов, постепенно увеличивается число русско-грамотных между означенными татарами, и, следовательно, перевод, изображенный русским алфавитом будет для них понятен без особого научения. (По-щущьему велению!!! Ә.Г.)
…«Можно сказать с уверенностью, что в продолжении 4-х лет дети крещеных татар достаточно усвоят себе учение христианское. Их воспитание должно составлять главное дело миссионеров, которые, впрочем, могут иметь влияние и на взрослых крещеных татар…
Миссионерское противо-магометанское отделение Казанской духовной академии заключает 5 студентов, имеющих окончить академический курс в настоящем году (1858г.). Из числа их мы можем указать, как на способных приступить к действовнию на татар, на Федора Кудеевского и Якова Фортунатова. Первый в продолжение 4-х лет успел преобрести основательные сведения в языках арабском и татарском и в магометанском вероучении; второй в противо-магометанском отделении 2 года, хотя не мог преобрести таких сведений о магометанстве, но имеет на своей стороне преимущество, что знает язык чувашский, который может быть полезен миссионеру в Чистопольском уезде, где много чуваш и некоторые из них отпали в магометанство”…
Димәк, татарга-мөселманга каршы тулы бер академия һәм тулы бер империя көрәшә булып чыга. Һәм патша тарафыннан билгеләнгән мөфтие дә мөселманнарга каршы кеше булып чыга. Шуның белән бергә өяз мәркәзләрендә хәрби командалар да тора торган була. Алар миссионерларга беренче ярдәмче. Шулай булса да халык чукынуга каршы нык тора. Тик кайбер кешеләр генә йомшаклык күрсәтә.
Ә менә Сәрдекбаш олысының кайбер авылларында чукынуга каршы авыллары белән чыгалар: “Ныне Мамадышский уездный исправник, рапортом донес мне от 21 марта за номером 771, что в бывшем в Сардыкбашевской вол. Кулларовском сельском сходе, собиравшемся для предъявления окладных листов и раскладки податных сборов, крестьяне дер.Нижнего Казаклара Каюм Фаизов, дер. Кулларово Абдул Насыров, Юзяй Халиков и Шаммат Ягуферов производили между татарами волнение, высказывая, что не нужно сказывать своих имен и давать переписывать, из опасения, что могут составить приговор о их крещении,-поэтому приговора о раскладке не было составлено”.
Халык куркытылган. Шулай Мәскәү гаскәрләре Казан патшалыгын-Идел Йортны яулап алганнан соң үткән дүрт йөз алдан артык гомер халыкның тормышы куркыныч астында кала бирә. Һәм Мамадыш өязе өчен генә түгел, һәм, хәтта, Татарстан Республикасы дип аталган бүгенге татар төбәге өчен генә дә түгел, ә бөтен татар иле өчен шулай, бөтен татар халкы куркыныч астында яши. Хәзер инде чиркәү миссионерлары гына түгел, манкортлашкан татар балалары да милләткә, гореф-гадәтләребезгә, милли тормышыбыз, динебезгә каршы аяусыз көрәш алып баралар. Балаларны рус балалар бакчасына, мәктәбенә бирү-Ильминский, Саблуков, Лука Канашевич (Аксак Кара тун) кебек мракобеслар, тилергән шовенистларның хыялы тормышка ашты. Түбәтәй сугышының ахыры бездән тора, якташлар! Безнең рухи сафлыкка, безнең бердәмлеккә бәйле. Милләтнең яшәве кыл очында. “Ил хәтере”, “Ата-бабалар туфрагы”, “Ватан”, “Газиз туган җир” дигән төшенчәләр күктә яңгыраган буш сүзләр генә түгел. Бүген без, кайда гына яшәсәк тә, Мамадыштамы, Малмыждамы, Актаныштамы, без үз газиз телебез, гореф-гадәтләребез-мәдәниятебез өчен, телебез өчен көрәшергә тиешбез. Әйе, дөрес, авыр тормыш, яшәү мөмкинлеген бетерүләре рус империясендә икенче бәядә булган инородец (иной народец) дигән авыр хәлдә калган унбиш-егерме миллионлык халык-без яшәү өчен көрәштә ерак Донбассларга, Кузбассларга һәм тагы әллә кайларга китеп шахталарда, урман кисүләрдә, сал агызу, балык тоту эшләрендә эшләргә мәҗбүр ителгәнбез, урыслашканбыз-аракы эчәргә өйрәнгәнбез, ә инде Совет чорында мәктәпләрдән, дини тәрбиядән, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган халык рухи бөлгенлектә.
Сталинизм, ежов кыргыйлыгы, варварлык шактый гаепсез халыкны илсез-җирсез калдырып, ирегеннән мәхрүм итеп, концлагерьларга япты.
Мамадыш төбәгеннән андый хәлләргә дучар ителгәннәр дә аз түгел иде. Вәхшилек, антигуманизм, инсанияткә каршы эш-геноцид чәчәк аткан заманаларның кайтавазы әле бүген дә ишетелеп тора. Канга сусаганнар әле бүген дә бар һәм алар милләтләр өчен куркыныч!
Татарны авылларсыз, илсез һәм якты көнсез калдырган христиан-православие хәдимнәре изге (святой) һунванына лаек табылды синод тарафыннан Изге Гурий, изге Лука, изге Сергий, изге Петр… саный калсаң, санап бетергесез. Татар кешесенә милли киемен, милли баш киемен, милли читеген йөртү тыелды. Чукынган татар белән мөселман татарның туганлыгы өзелде. Түбәтәй сугышының иң югары ноктасы-татар кешесен туган авылларыннан сөрү, ә аларның урынына христиан динен кабул иткән кешеләрне яисә урыс вәкилләрен урнаштыру булды. Иң уңдырышлы җирләр килмешәкләргә бирелде. Бу очракта Мамадыш иле дә читтә калмады, әлбәттә. Анда да империя идарәсе-өяз башлыклары, жандармерия, полиция, чиркәү һәм башка вәкилләре урнашты метрополиянең. Меңләгән татарны чукындыралар, теләү-теләмәүне сорап торучы юк. Меңләгән христиан диненә күчкән татарны урнаштыралар Мамадыш өязенең иң яхшы җирләренә. Шуңа карамастан да татар халкы яши, көрәшә, ә инде Әби патша (Екатерина Великая) заманыннан алып бүгенгәчә мәчетләрен күтәрә-калкыта, үз тормышын карый.
Татарстанның соңгы-иң яңа тарихы татар халкының һәм Русиянең бөек улы-татар Илбашы Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең акыллы, зирәк, сизгер йөрәкле җитәкче һәм сәясмән булуына бәйле.
Әхмәт Гадел.
Категория: Ачыла тарих битләре | Добавил: Admin (14 Октября 2008)
Просмотров: 24495 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar