Чал тарих шаһит
Чал тарих шаһит
Мамадышның тарихы борынгы заманнарга барып тоташа. Беренче теркәлеп калган һәм безнең кулга кергән вәсига болгар чорына карый. Ул ерак Персия (Фарсылар иле) һәм сәүдә-туҗдардык белән бәйле. Борынгы Мамадыш-Аккирмән борынгы Болгар факториясе Хан-Галим (Колын, Нократ) кальгәсе яисә ныгыры белән тыгыз элемтәдә тора.
Дөресен әйтсәк, ул зур өлкә (бийлек) башкаласы. Аның аша төньякка бөтен юллар, сәүдә, алыш-биреш сукмаклары үтә. Нократ, Чулман көмеше-җәнлек, бигрәк кеш, сәмур, төлке, бүз бүре (корт), ягъни яшь бүре, сусар тиреләре белән эш итә Аккирмән. Аккирмән-Иранда һәм гарәп илләрендә һәм, хәтта, ерак Һиндстанда да танылган сәүдә үзәге. Киров-(Хан Галим/Коын, Нократ), Пермь (Югары Болгар, болгарым-Пяарым, Пярым) җирләрендә бүген табылган көмеш тәлинкәләр, затлы әйберләр барысы да Аккирмән-Мамадыш аша узып, анда барып эләккән. Һәм алар табылган авылларның күбесе Ар, Коми (зырян һәм пермяк)лар яшәгән салалардыр. Шулай итеп, болгар Аккирмән-Мамадыш аша бик ерак, һәм төрле халыклар белән тыгыз элемтәдә торган, үзенең мәгыйши һәм мәдәни тәэсирен ясаган, кыргыйлыктан чыгарга ярдәм иткән.
Болгар сәүдәгәрләре гасырлар дәвамында гарәп, фарсы, госманлы, Кытай, Һинд сәүдәгәрләре арасында торганнар, төньяк халыклары, аучылар белән күрешеп, очрашып алыш-биреш эшен көйләүче булганнар.
Аккирмән шулай ук Киев елъязмаларында да мәгълүм өлкә. Ул Нократ (көмеш) болгарлар өлкәсе буларак күрсәтелә. Бигрәк тә 980нче елларда Киев кнәзләренең авантюристик, экспансионистик-илбасар-ил талау сәфәрләренә кагылышлы вәсигаларында Нократ болгарлары бимазалана, абыйрана, ә кайчакта әсир дә төшәләр. Шулай Владимир кнәзнең чирүе Аккирмән болгарын әсирлеккә төшерә: “В войне Владимира (980-1015г.) на Волге, Каме и Вятке Великой Булгарии князья Арские, Аккерманские на Нукрате принимали самое деятельное участие в отпоре врагу в 984 году, осматривая пленных, его (Владимира) воевода Добрыня обратил внимание князя на то, что все болгарские пленники были в вышитых сапогах. Отсюда воевода сделал вывод, что булгары не будут платить дани. И предложил князю искать лапотников”.
Әлбәттә, күн итек, читек материаль культура көзгесе генә түгел, Добрыня болгарларның рухи халәте, мәдәнияте дә урысларныкыннан бик күпкә югары икәнен аңлаган. Һәм бу халыкны сугышта җиңсәң, умырсаң да, илен көл-хәрәбә итсәң дә рухын җиңеп тә, буйсындырып та булмасын аңлаган. Б.Д.Греков белән М.С.Грушевскийлар үзләренең хезмәтләрендә бу болгарларның Кама-Идел болгарлары икәнлеген дәлилләп болай диләр: “Владимирның гаскәрендә төркиләр дә катнашты. Алар исә Дунайның ни икәнлеген дә белгән халык түгел ул заманнарда”. Аннан ары “Владимирга касидә-шәрәф” (“Похвала Владимиру”) дигән әсәрдә бу болгарлар Нократ (көмеш) болгарлар диелгәннәр.
Һәм тагы бер дәлил: Византиянең кан дошманы Владимир Дунай болгарларына каршы чыгып, аларны император файдасына дөмбәсләмәс иде. Димәк, болгарлар белән урыс гаскәрләре Нократта, иң элек Ханшалим (Колын, Нократ)-Киров шәһәрендә, аннан алар елга буйлап төшәләр дә Аккирмән-Мамадышта солых очрашуы була, соңрак Чулман-Кама буйлап Иделгә-Киев Русенә табан юл алалар.
Аккирмән Болгар дәүләте кичергән бөтен фаҗигаләр аша үтә. Әмма иң авыр сынаулардан аңа 1361-1363нче елларда Дәшт һәм Кыпчак (Алтын Урда) ханы Булат Котлыг Тимернең җырт сәфәре (каратель экспедициясе) авыр суга. Тимер Котлыг бу сәфәрендә чәчәк аткан Болгар дәүләтен җир белән тигезли, суя-чала, ә исән калган, качып өлгермәгәннәрне үзе белән әсирлеккә алып китә. Сәбәп-Болгарның буйсынудан чыгуы. Дин йолаларын Урта Иделчә-Болгарча тотуы. Без мисыр түгел-болгар диюе була. Алтын Урда дәүләте ярдәмендә үзара тыгыз оешып дәүләтчелекләрен торгызган славян халыклары да Болгарга еш һөҗүм итеп торалар. Бигрәк тә Новгород, Владимир-Суздаль кнәзлекләре.
Бай һәм бәрәкәтле тормышка ия булган, тырыш халыклы, җирмән-игенчелек, сунарчылык, балыкчылык, умартачылык белән тормышын нык тоткан болгар халкының дәүләтенә теш кайраучылар шактый күп була, хәтта үзләре белән бер телдә сөйләшкән бортас, нугайлар да даими һөҗүм итеп торалар, Мөхәммәт илне торгызып, би Тимурләң җырытыннан соң була, ә Аксак Тимер җырты 1391нче елларга туры килә, Идегәй белән Туктамыш сугышларыннан 14 ел соңрак.
Хисаметдин Болгариның “Тәравих и Булгарийә”-Болгар турындагы хикәяләр” дигән китабында бу сәфәр турында мондый гыйбрәтле хәбәрләр бар: хикәятнең беренче өлешендә җография, мәгишәт, дин әхвәләте турында мәгълүматлар булса, икенче өлешендә Болгар каласын һәм Бөек Болгар иленең шәһәр, калаларын Тимер-Тамирлән гаскәрләре тарафыннан җимерелүе -көл-хәрәбә ителүе хәбәр ителә. Дөрес, бу хакта гарәп, фарсы чыганаклары табылмады. Әмма “кечкенә кала”, ягъни Мамадыш-Аккирмәннең дә омырылып-җимерелүе турындагы хәбәрне китермичә мөмкин түгел:
“…Ант итәм,-диде Аксак Тимер әфәнде, болгарларның денсез сүзләрен (җавабын) ишетеп,-мин бөеклеге белән тиңсез булган Аллаһыбыз исеме белән ант итәм, мин сөртәм җир йөзеннән бу Болгар дигән денсез шәһәрне, кешеләрнең исендә дә калмаслык итәм!”-һәм ул ант эчте.
Өч көн дигәндә Болгар шәһәре көл-хәрәбә генә булып калды, әйтерсең лә, ул җирдә ун мең егерме дүрт йортлы чәчәк атып утырган бай базарлары, мунчалары, кибетләре, күңел ачыр урыннары булган Бөек шәһәр гел юк иде. Аннан соң ул (Аксак Тимер) Биләрне талады. Аннары Ак Идел (Чулман, Кама) буендагы бөек Кашан шәһәрен җимерде, халыкларын дөньяга чәчте. Шулардан соң Мир (Әмир) Тимер әфәнде Мәскәүне дә җимереп-талап-җыртып кайтмакчы иде, әмма төш күрде. Төшендә аңа Хозыр Ильяс Мәскәүгә барырга иртәрәк, аларны Мәһди килгәч үзе исламга кайтарыр,-диде, һәм Сәмәркандка кайт, анда сине сәмәркандлы шәригать кануннары белгече Әбү Ләис үз каберендә көтә, шунда (Сәмәркандта) булыр синең каберең”,ди… Иртәнге намазын кылганнан соң Әмир Тимер үзенең мәслихәтчесе әүлия ата Тәфтазанига төшен сөйләп бирә. Ул исә аңа: “Сотаным, әгәр Хак-Тәгаләдән изин юк икән, анда барып тору хәҗәт түгел”, ди, ләгыйн Шайтан Хозыр Ильяс төсен ала алмый…”, ди.
Моннан соң килгән ике абзацны төшерәм. Аксак Тимернең кире Сәмәркандка юл алуы турында сөйлим,-ди Хисаметдин Болгари үз хезмәтендә:
-Мин Тимер җанәпләре Мәскәү яны Владимир каласыннан юлын Казанга тота. Яңа Казан ханы Илһам аның килүе турында ишеткәч, каршыларга чыга. Әмир Казанга керә, төп гаскәр көчләрен ул Казан тирәли урнашкан авылларда калдыра. Ике ай дәвамында Тимер хан үзенең вәзирләре белән әүлияләр каберлегенә йөри, намаз кыла. Монда Хисаметдин аганың әүлияләр исемлеге бар (мин исә аларны төшердем).
Шуннан соң Тимер әмир Сәдам (русларда Содом) Әл Болгария -Алабуга шәһәре тарафына юл тота. Ул заманда Алабуга ханы булып Уразбакты ханның улы Илбакты тора иде. Бу хан надан, бер генә динне дә белмәгән һәм табынган җан иясе түгел иде. Әмир Тимер аны Ислам диненә кайтармакчы булды, әмма Илбакты моңа ризалыгын бирмәде. Шуның янындагы кечкенәрәк бер каланы-Аккирмән-Мамадышны да җимерде, капкаларын суга ташлатты һәм Тойма суы тирәсендә Каманы кичеп Мәләкәс дигән авыл янында туктады.
Гаскәрләрен исә, Кама буе авылларында ял иттерде. Кышын Тимер хан (әмир) Байраш хан илендә үткәрә. Яз җитү белән тыныч кына Сәмәрканд якларына-үзенә кайтып китә. Әмма шул еллардан соң Аккирмән дә, аның исеме дә бүтән искә алынмый. Күрәсең кырылган, җимерелгән шәһәрчекнең үлемнән калган кешеләре Кирмәнчеккә күчәләр. Ә Аккирмән хәрәбәләренә Болгар качаклары-Мөхәммәд дишан, яисә Мәмәтдиш үзенең туган ыругы, гаиләсе белән килеп урнаша.
Мамадышның агач кирмәне урыны Бәйҗан тавының Нократка караган ягында булган булса кирәк. Илленче елларда аның калдыклары, бүрәнәләре күренә иде, әмма тау бик күп тапкырлар ишелде, шуышып Нократ елгасына төште булса кирәк. Ә бәлки төп биналарны, мәчетләрне килгән урыслар да җимереп бетергән булса кирәк. Шулай итеп, җимерелгән Аккирмән урынына кечкенә генә Мамадыш авылы үсеп чыга. Халкы аның Болгардан качкан башка кала болгарлары була. Борынгы Болгар-Хәзәр каһанаты-Дәшт и Кыпчак (Алтын Урда) заманындагы сымак ук алар көньяк илләре белән сәүдә иткәннәр, исән калган җирле нократ (көмеш) болгарлар белән тыгыз элемтәдә торып төньяк факторияләр белән дә элемтәне ныгытканнар. ХI гасырда бу якларда булып кайткан фарсы (Сасанидлар дәүләте) тарихчысы, Җографы Гардизи хәбәр итүенчә алар төрле тире-мех белән сәүдә итәләр. Ундүртенче, унбишенче, уналтынчы гасырларда да алар кеш, сәмур (ас), сасы көзән, чәшкә, сусар, төлке, кондыз, кәҗә (эчке) тиресе, сафьян (болгар күне), шәм, уклар, усак, зирек, тал каерысы, болгар бүрекләре, балык, чырыш-балык җелеме (балык кләе), балык теше, Кәстер мае (урман бете исле чәчәк мае (касторовое масло)), гамбәр, ат тиресе (күн), бал, урман чикләвеге (фындык), сакыл-лачыннар (ау лачыннары), кылыч, көбә (бүгенге Кибәче-Көбәче авылы исемендә сакланган), каен тузы, дегет, коры селте, сарык, сыер, ат һ.б. сатканнар. ХII йөзъеллык тарихчысы Әбү Хәмид Болгарда булып кайтканнан соң болай язып калдырган: “Болгариянең хәкимлеге төньяк өлкәләрдән тагы берничә өлкәгә җәелә, һәм алар аңа ясак түлиләр. Өлкәләрнең берсе Вису (Бису), икенчесе Ар. Бу өлкәләрдә кондыз аулыйлар, сәмур (ас), тиен тотып тиресен эшкәртәләр. Биредә җәй айларында көн 22 сәгать дәвам итә. Бисү - бүгенге Киров, Коми зырян өлкәләре, Мамадыштан башланып диңгезгә барып тоташкан җирләр, ә ар (арв) бүгенге Арчадан алып бөтен марилар җирен керткән өлкә.
Әйе, төньяк халыклар белән сәүдә иткәндә болгарлар Урта Азия туҗҗарларына артык юл бирмәгән булса кирәк. Һәм төньяк факторийлар Болгар заманында, Болгарның Казан дәверендә дә мамадышлылар кулында булган. Олуг Мөхәммәд исә Нократ, Чулман-Агыйдел-Кама буйларында башка халыклар һәм дәүләтләргә баш булырга мөмкинлек куймый. Урданы Кече Мөхәммәд файдасына калдырып китеп, 1419-1447нче елларда хан вазыйфасын башкарган искиткеч көчле, кодрәтле рухка ия җитәкче, Каһан-гаскәрбаш бүген аның төрек солтаны Морад-IIгә язган хаты Төркиядә сакланып калган. Хат милади белән 14 март 1427нче елны язылган. Эчтәлеге тулысынча Бөек Болгария (Казан дәүләтен), мөселманлыкны кайгыртып язылган. Битек (хатның) оригиналы Топкапы музееның архивында (ТСМА) Е 10202/1 номер астында саклана. Кызыл Хан мөһере сугылган.
1445нче елларга кадәр бу бөек падишабыз Казан дәүләте-Идел Йортка Ибраһим (Түбән Новгород), Нурым (Муром) шәһәрләрен һәм өлкәләрен куша. Ә Мамадыш бу өлкәләр белән тыгыз элемтәдә торган була.
Тарихи вәсигалар сөйләвенчә, Нократ Иделе буйлап Төньяк Новгород һәм Владимир, Суздаль кнәзлекләре караклары, илбасар-ушкуйниклар йөри, бай җирләрне басып, талап тиз генә үз илләренә кача алар. Әмма Мөхәммәт Әмин патшалык иткән заманнарда Болгар җирләрен талау канунилыкка кереп киткәндәй була. Тик Сафа Гәрәй хан гына урыс өлкәләрен тынычландыра ала.

Сәхиб Гәрәй хан ярлыгы
1523нче елны Сәхиб Гәрәй хан тарафыннан Мамадыш билеге алпавытларына (биләренә) бирелгән бу ярлыкны 1912нче елда Мамадыш өязендә С.Г.Вәлиди таба.
Татар һәм рус телләрендә “Вестник научного общества татароведения” журналының 1925нче елдагы 1-2 саннарында 33,34 битләрендә басыла.
Казан ханлыгы чорының бик әһәмиятле хәбәрчесе.
А.Феодалы Казанского ханства
Ярлык хана Сахиб-Гирея, 1523 г.
(Могущественного) воителя Сахиб-Гирея (слово) эмирам, хакимам, великим сеидам, кадиям (народным судьям), почетным лицам, уполномоченным лицам, чиновникам на местах, посланникам, садовым чиновникам, судовым чиновникам, полицейским чиновникам, чиновникам на заставах, таможенным чиновникам, всему населению, вообще всем казанским областям и всем государствам, да будут они хранимы от бедствий и ненастий. Когда до них дойдет этот приказ, слово мое таково: этот шейх-Ахмед сын Мухаммеда, потом сын шейх Ахмеда Абдал, потом Сейид-Ахмед, его брата Мухаммеда сын Муса, Якуб сын Сейида, его брат Буланс, его брат Нур-Сайид – эти семь человек, пришедши к нам, были челом, что они были тарханами прежних наших старших ханов; мы вновь, пожаловав упомянутых лиц во имя великого бога и ради пророка Мухаммеда, сделали их тарханами. К названным лицам на дорогах, в жилищах, в пути, дома во всякое время, когда они сидят и когда они встают, к их крестьянам, поместьям, возам и скоту не смеют пусть прикоснуться злые намерения и не вмешиваются злые поступки и действия ни одного человека. Ясак, оброк, подать именуемую салыг не взимать. Подать кулыш-култыка, таможенную пошлину, харадж и хараджат не требовать. К имуществу, собственности, деньгам, водам, землям никто рук пусть не протягивает. В дом их насильно посланников – гостей не ставить. Деревенскую подать, земельный налог, налог с трубы (с них) не собирать. Продовольствия, фуража не требовать. Ни с каких сторон вреда и притеснения (им) не причинять. Пребывая в спокойствии, вечером, утром, днем и ночью они воссылали бы нам и нашим потомкам молитвы и добрые пожелания. А всякого рода насилия, беды, вред, беспокойства (им) не причинять. Если же кто, не слушая повелений ярлыка, причинит насилие, беды, вред, беспокойство. То им хорошо не будет. В удостоверение чего пожалован ярлык с алой печатью.
Дата девятьсот двадцать девятого (929)года гиджири в 13 день священного месяца Сафара.
Печать: Во имя всемилостного милосердного Бога. Нет Бога кроме единого Бога, Махаммед посланник божий.
Могущественный султан, знаменитый для мира и веры, великий завоеватель Сахиб-Гирей Герай хан, пусть Бог вечно хранит его государство и возвлечит его царствование.
“Вестник научного общества татароведения” 1-2, Казань 1925, стр.33,34.
Әмма Сафа Гәрәй вафатыннан соң бу һөҗүмнәр яңадан көчәя. Хәзер инде аерым бандаларга иш булып Мәскәү дәүләтенең берләштерелгән гаскәрләре дә килә. Һәр ел саен диярлек һөҗүм артыннан һөҗүм булып тора. Әмма Болгар әл җәдид (Казан) үз үзен абрана ала, дошман нәүмизләнеп кире кайта. Тик Иван-IV Мәскәү кнәзе генә татар морзаларын, зыялыларын сатып алып, аларга аерым бүләк, хәреҗ, яшәү урыны, хезмәт итү мөмкинлеге тудырып, ныклап Казанга яу чапмага әзерләнә. Кызганыч, 1550нче елларда Казан каласында булган карачилар низагы (талашы) олуг биләрнең һәм морзаларның төрле партия-фиркәләргә бүленеп, төрле юнәлеш алулары дәүләт ныклыгына хезмәт итми шул. Мәскәү юнәлешен кыйбла итүчеләр белән Кырым, Госманлы Төркиясен яисә Портага өмет баглаучылар арасында зур гауга күтәрелгән чакны сайлап алып тарихи чыганакларда 180 меңнән 210 меңгә якын гаскәр белән мәскәүле Иван килә.
Максаты: “Җәннәттәй җирләрне кулга төшерү…”
Иван кнәз тирәсендә Ибраһим падиша, дип бөтерелүче Шаһ Галиләр, ваграк биләр, морзалар чолгана. Аларның гаскәре Мәскәүнекеннән дә арта. Мәскәүнең үз чирүләре йөз-йөз утыз мең тирәсе генә.
Бу сугышта Мамадыш вилаете, Җөри даругы егетләре батырларча яклады Казанны, әмма илнең күп кенә өлкәләре читтә кала бирде. “Терсәкне соңрак үбәргә” теләде алар. Әмма ул якынын якын, тик тешләп кенә дә булмый шул, үбү турында хыялланма да!
Мишә, Нократ буйлары, Чулман Иделе (Агыйдел) буйларында Мамадыш егетләре пайтәхет мәскәүлеләр тарафыннан яуланып таланып беткәннән соң әле тагы йөз елга якын тартыштылар.
Мәскәү изүендә яшәгәндә күрмәгәнне күрде ил, шуның белән бер очтан мамадышлылар да. 1612нче елда татар гаскәрләре эргәсендә мамадышлылар Мәскәүне поляклардан (ләһләрдән) азат итүдә сугышты. Речь Посполитая короле улы Владислав “падиша”ны куды алар, Романовларны исә падишалыкка утырттылар. Тик бояр Романовларның династиясе татарларга бәхет һәм көткән ирекләрен китермәделәр. Хәер, патшалар бу хакта уйлап та карамадылар, ләбаса! Инде күптән татар чиккән болгар читекләрен оныткан, чабатага күчкән, инде күптән беркемле (крепостной), инде күптән чура да, җирмән дә, игенче-терлекче дә түгел-крестьян (христиан) дип атала.
Түбәтәй сугышы төрле формалар ала-ала дәвам итә, татар кешесе йә ясачный, йә государственный, йә монастырский, йә служивый, йә… Нинди генә булып бетмәде татар… Нократ-Идел буйлап зур көймә-“олы дөяләрне” дә тартты, корабларны да сөйрәде-борлакъ исеме дә алды, борлакланды, газиз җирен алпавытка биреп үзе шул алпавытка башын күтәрми хезмәт итте. Чукындырдылар-чукынмады. Чукынмаганы өчен кайнаган казанга муллаларын ташладылар, кайнады, Исламны балаларына васыять итеп кайнады. Сүз Әҗмәт-Хаҗимөхәммәт хәзрәтнең вафаты турындагы хикәят турында бара. “Балалар, сез үзегезгә карагыз, мин исә чукынмыйм, сезне дә изге Исламнан ялган юлга чыгарга чакырмыйм, бәхил булыгыз, әлвидагъ!” Чукындыру әтрәте-пуплар, солдатлар аны кайнаган сулы казанга аталар. Аллаһы әкбәр! Амин, урыны җәннәттә булсын!
Әйе, мондый хәлләр аз түгел илебездә. Мамадыш төбәгендә булган мондый хәлләр Минзәлә, Алабуга якларында да, башка төбәкләрдә дә була, әмма халыкны аның белән куркыта алмый колонизатор-миссионерлар.
Бик күп мамадышлы Петр I заманында да чиксез батырлыклар күрсәтә, ә татар авыллары Түбән Ушма, Комазан, Саба, Таиш (Кукмара), Ишки, Кече Кирмән, Тәкәнеш, Олыяз, Өчиле (Усали) һәм башкалар кораб төзүдә, император Петрның авантюристик экспансионистик хезмәтләрендә беренче башкаручы, хезмәтчеләр ролен үтиләр. Мамадыш урманнарындагы гаҗәеп имәннәр, нарат, чыршы, өрәңге агачлары патша хәзрәтләре хәрби флотын төзүгә, патшаның яңа пайтәхетен коруга китеп баралар. Санкт-Петербургка ул агачларны шул ук Мамадыш халкы ташый. Йөзләгән мең татар күмелгән Питер сазлыкларында, Мәскәү-Питер һәм Мамадыш-Казан-Мәскәү юлларында…
Ә инде Петр патша ярты дөньяны, ягъни Евро-Азия дәүләтләрен буйсындыра алганча тунап-тураклап үз империясенә керткәннән соң, Казан халкы да, шул исәптән мамадышлылар да, бераз сулыш ала, мәчетләр сала, игенчелек, терлекчелек белән мәшгуль, тир түгә, җир байлыкларын, бигрәк тә бакыр, кирәч (известь таш) чыгару белән шөгыльләнә.
Әлбәттә, 1812нче елда Ватан сугышында да катнаша. Парижга да барып җитә, җиңүче данын яулап кайтып җитүчеләр дә була. Әмма андыйларның кайберләрен Мамадышның өч кат җир астына киткән төрмәсе дә колач җәеп көтеп торган була.
Бу инде Пугачау фетнәсенә кушылганнарга бирелгән җәзадан катлаулырак, куркынычрак җәза була. Шуларның берсе Олыяз мулласы Фазылның фаҗигасе. Фазыл яисә Хаҗи Мөхәммәт Фазыйл Олыязның зират каршысындагы мәчете мулласы була. Әмма чукындыручылар командасы авылга килгәндә хәзрәт аларга каршы чыгып, бу авылда мөселманнар гына яши һәм андый командага авылга кереп халык башын бутарга рөхсәт итмәвен белдерә. Шунда “чукындыручылар командасы” башлыгы Фазылны кулга алырга куша. Өяз авыллары буйлап йөртә, чучка итен ашамаган Фазылның авызына көчләп дуңгыз ите дыңгычлыйлар. Шулай итеп, Фазылны авыллар буйлап йөрткәннән соң, Мамадыш төрмәсенә кайтарып ябып куялар. Аннан сорау алалар. Фазылга төрек шпионы дигән яла ягалар. Инде сорауларга да җавап бирмәгәч, аңа христиан диненә чыгарга тәкъдим итәләр, көчләп чукындырмакчы булалар, әмма Фазыл бирешми. Төрмәдә ярты елдан артык изаландырганнан соң, декабрь аенда төрмә ишек алдына чыгаралар. Анда кеше буена ясалган агач тәре алып киләләр. Фазылны шул тәрегә бәйлиләр һәм өстенә су коеп бозга катыралар. Бозланган Фазыл хәзрәт төрмәдә утыручыларны куркытып язга кадәр тора. Тик яз айларында гына аны Түбән Ушма зираты читенә алып барып күмәләр. Җәй айларында кабердән якын гына урында чишмә бәреп чыга. Ул чишмә әле бүген дә ага, авыл халкын куандыра.
Әмма үткәннәрне искә алганда гел күңелсез генә сәхифәләр булмаган, әлбәттә. Бакыр базлары, бакыр коелары казып бик күп байларны акчага һәм данга күмә мамадышлылар. Мамадыш белән Малмыж өязләре чигендә урнашкан Шәмәрдән, мәсәлән, бүрек тегү, тун, толыплар тегү, киез итек әвәләү белән шөгыльләнә. Ә Чура Тау (Красная Горка) авылы исә 14 күн эшкәртү заводчыгына ия була.
Мамадыш өязендә 1840нчы елларда башка истисал (производство)лар да шактый күп була: бакыр эретү, селте ясау, күн эшкәртү һәм башкалар…
Бакыр базларыннан игътибарга лаегы өч: Таиш (соңрак Кукмара дип атала) бакыр чыгару эше һәм бакыр кою, җиз ясау заводы биредә 1744нче елда Казан сәүдәгәре Иноземцев (ул немец үзе) тарафыннан төзелә. 1827нче елда бу заводны Мәскәү дворяны һәм күпче-сәүдәгәре Ярцев сатып ала. Шул ук елда биредә 12900 пот мәгъдәнне 5 мичтә эретәләр һәм 224 пот бакыр алына. Биредә 61 оста бакыр коючы, һәм 434 эшче, шулардан 100 кеше ялланган эшчеләр, хезмәт күрсәтә.
Икенче завод исә Мишә яисә Нырты заводы дип атала. Аны 1749нчы елда күпче-сәүдәгәрләрдән Келарев белән Ляпин төзи, сафка бастыра. 1775нче елда исә аны сабык (отставкадагы) прапорщик (байракдар) Осокин сатып ала.1827нче елны завод 9070 пот мәгъдәнне 4 мичтә эретеп коя. Шул исәптән 2061 пот җиз ала. Бу мал исә Казан һәм Ибраһим (Түбән Новгород) ярминкәсендә (Ага базарында) сатыла. 1826нчы елгыга караганда 258 пот 10 фунтка җиз күбрәк коела. Чыганакларда әйтелгәнчә, мәгъдән артык күп була. (Материал “Прибавление к Казанскому вестнику”, 1828, стр. 501-503). Өченчесе-Берсут бакыр базы һәм заводы. Мамадыш бакыр базлары шактый еллар Россия чимал базарында калку урын тотты. Әмма мәгъдән сеңгере тирәнәя төшкән саен бакырны чыгару кыенлаша һәм бу эшләр әкренләп туктала. Иноземцев вафат иткәч, аның Таиш заводы балаларына күчә, яңа компаниядә татар кешеләре дә була. ХVIII гасыр ахырында Әпсәләмов фамилияле сәүдәгәр кулында акцияләрнең бик күп булуы мәгълүм. Ә ХIХ гасыр башында бу бакыр базлары һәм заводлар Үтәмешев бай кулына күчә. 1812нче елны бу сәүдәгәр һәм истисалчы кулында 5 бакыр кою миче һәм анда хезмәт итүче 327 беркемле, 218 ирекле рәвештә ялланган эшче хезмәт итте. Бу елны 1413 пот җиз коела һәм 1219 пот сатыла.
Таиш заводы үзенең чәчәк ату чорын ХIХнчы гасырның егерменче елларында кичерә. Әмма ул вакытта завод һәм бакыр базлары Ярцев алпавыт кулына күчкән була инде. 1828нче елны аның җитештерү сәләте елына 2505 пот 35 фунттан тагын унбиш ел эчендә ике тапкырга арта.
Мамадыш сәүдәсе элеккечә, әле Болгар патшалыгы заманнарындагы кебек үк, Нократ (Вятка) һәм Чулман (Кама) елгалары ярдәмендә башкарыла.
Сәүдәнең төп юнәлеше-икмәк сату. Әмма шәһәрнең үз конкурентлары да сер бирерлек түгел, агым буенча сул ягында Алабуга, каршысында, Чулман иделе аша гына Чистай (Җүкә Тау), моңа Оренбург белән Самара вилаятләре (губерналары) кушыла. Алар исә иң яхшы, иң уңдырышлы җирләргә ия.
Бер караганда бу илләргә якын күрше торган Мамадышның хәле бик үк көнләшерлек булырга тиеш түгел иде сыман. Әмма биредәге халыкның булганлыгы, эш йөртә белгәнлеге Мамадыш өязен күрше өязләрдән хәтта өстен дә күрсәтә. Әгәр Иделдә һәм Кама ярларында тормыш күргән Казан, Лаиш өязләре турыдан-туры үз икмәкләре белән сәүдә итсә, Мамадыш Малмыж, Урҗым һәм башка өязләрнең икмәген сатып алып сәүдә итә торган булган. Мамадыш икмәк сәүдәниясе монополия характерын йөртә. Һәм ул өч-дүрт капиталист кулында туплана. Алар үзләренең агентлары аша игенче-җирмәннәрдән оптым яисә гөрт белән сатып алалар һәм алганда җирле бәягә караганда 2-3 тиен көмешкә артык акча бирәләр, шуннан керем ала торган булалар. Алган ярманы тирә-әтрафтагы тегермәннәрдә тартып, онны йә Рыбинск каласы базарына чыгаралар, йә Хаҗитархан (Әстерхан) халыкара ярминкәгә төшереп саталар. Әгәр тугыз потлы чыпта күл җирле базарда 2,5 тәңкәгә төшсә, Хаҗитарханда аның бәясе көмеш белән 7 тәңкәгә күтәрелә. Мамадыш опты-күпчеләре арасында иң байлары: Н.Щербаков белән Рыбинск сәүдәгәре Журавлев иде. Алар Мамадыш сәкене (мещаны) Гурьянов аша сату итәләр. Беренчесенең хәтта үз пароходы да бар. Ул аны 1860нчы елны ала һәм фәкать сәүдә максаты белән генә файдалана. Соңгы елларда Мамадыштан 50 мең чыпта күл (чубал) он сатыла торган була. Кереме 150000 көмеш акча тәшкил иткән.
Әстерханнан исә бирегә ышанычлы товар-кояшта ысланган балык кайтарыла. Кипкән балыкны Мамадыштан Нократ, Урҗым, Нөлә, Алабуга һәм башка өяз, авылларга юллыйлар. Әстерханнан ел саен 10000 пот кипкән, ысланган балык кайтарылган. Шуның белән янәшә Уралдан 1000 пот төрле затлы балыклар кайткан: очлы борынлы чөгә (севрюга), тәмте (семга), чөгә (осетр), корбан балык (сазан), сулак (судак) һ.б. Мамадышның үзендә тотылган балыкны гадәттә Казанга илтеп сата торган булганнар. Урал балыгы исә байлар табынына гына барган. Хаҗитарханнан кайткан балык исә уртача тормышлылар, ярлылар табынына менгән.
18нче гасыр һәм 19нчы гасырларда урман байлыгы, агач, такта белән Мамадыш ул кадәре мул сәүдә итә алмаган инде, чөнки урманнар әле Петр I заманында таланып бетә язган булган. Сал агызу бик аз булса да агач Хаҗитархан базары аша Фарсы, Кавказ илләренә озатыла торган була. Әмма бу максат белән агач, бигрәк тә имән, юкә Алабуга өязеннән кайтарыла торган була.
Мамадыш халкының, бигрәк тә уңдырышсыз җирләрдә калдырылган мөселманнарның, хәле-әхвәле бик җиңел булмый, әлбәттә. Дөрес, хөкүмәт азмы-күпме ярдәм итә төсле, империянең ачлык, табигать күрсәткән афәтләргә очраган чакта ярдәм итә торган магазлары була. Әмма гел аннан гына ярдәм алып яшәү дә мөмкин булмый бит әле.
Иң авыр бәла беркетемлектән ычкынган елларны башлана. Чөнки алпавытка иреккә чыккан өчен түләргә кирәк була. “Азатлыкка чыгаручы” патша хәзрәтләре А дигәннән соң Бны әйтми. Ә анысы аның иң мөһиме булган икән. Мамадыш өязе тормышында бу иң зур афәтләрдән булса, икенчесе-көчләп күчерелгән авыллар-Алкин бай колларының хәле була.
Алар, башлыча, Таврия губернасының Карсубазар өязеннән Яңа сала (9 гаилә), Сары су (6 гаилә), Җанкөй тирәсендәге Морзакай Бәкказы, Бабатай авыллары кешеләре (аларның күпме икәнлеге билгесез) алдан Оренбург губернасына күчерелеп, анда Ак Чишмә авылына кушылалар, аннан, бер ел ярым вакыт үткәннән соң, Уфа губернасына күчереләләр, һәм соңгы күчүләре Казан губернасының Мамадыш өязенә була һәм алар Аерым Алкин авылы булып Ак Чишмә (Морзалар) һәм Иске Завод авылларына кушылалар. 1866нчы елны ошбу өязгә килеп хәлсез, сугылган, җирсез, мал-мөлкәтсез мескен халык Казан губернаторына берничә тапкыр хат белән дә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.
1867нче елның 15нче июнендә Алкин авыл халкының (Мамадыш өязе) тулысынча салым түләрлек хәлдә түгеллеген аңлаткан бу хатны күз яшьсез уку мөмкин түгел.
Кызганыч, тикшерүчеләрнең кайберләре халыкның бөлгенлеген мөселманнарның ялкаулыгыннан күрә, чукынган татарлар яхшырак яши, чөнки алар христиан диненә күчкәч тырышып эшли башладылар, диелә тикшерү нәтиҗәсендә. Тик губернатор Скарятинның эзлекле булуы аркасында гына авыл халкына ярдәм күрсәтелә.
ХIХ гасырның ахырында диярлек, 1867нче елның 6нчы июнендә, Казан губерна кабулханәсенә Мамадыш өязе канун сакчысы (исправник) юллаган 4178нче нөмерәле сорам (дознание) тыңланыла. Канун сакчысы исә Губерна идарәсе боерыгы белән Алкин авылы татарлары хәлен, тормыш, яшәеш шартларын һәм мөмкинлеген тикшерә, аларның салым түләү һәм алпавытларына иреклек ясагы, ягъни откупной түләү мөмкинлекләрен тикшерә. Аның хисабыннан күренгәнчә, Алкин һәм Ак Чишмә авылы кешеләре, өч тапкыр бер өлкәдән икенчесенә күчерелгән булу сәбәпле, тирән фәкыйрьлеккә төшәләр. Бу эш 9 ел элек һәм 1861нче елның 18нче февраленә кадәр була. Соңгы тапкыр Алкин алпавыт аларны Оренбург, Уфа губерналары аша Казан губернасының Мамадыш өязенә иң начар җирләргә китереп утырта. Биредә исә 1863, 1864, 1865нче елларда корылык аркасында иген уңмый. Вакытында салымнарны түли алмаган өчен, аларның булган мал-мөлкәтләрен исәпкә алып саттыралар, акчасын алпавытка күчерәләр. Бу 1866нчы елны була. Ә инде канун сакчысы тикшергән елга аларның өендә рәтле-башлы бер генә әйбер дә булмый. Һәм түләнмәгән салым өчен алырлык бер генә нәрсә дә күренми. Ә Алкин авылы исә 1866нчы елга патша хәзрәтләренең Казан губернасы банкына 371 сум 3 тиен тиеш була.
Җирмәннәрнең (крестьян) фәкыйрьлеге канун сакчысы (исправник) тикшереп язганча бик авыр чиктә булса да, аларның диккатьсезлеге һәм ялкаулыгы да монда бар, диелә бу хатта. Һәм губерна кабулханәсе идарәсе канунның 130нчы маддәсенә таянарак бу авылларның бирәчәген сузырга, дигән карар кыла. Әмма авыллар өлешчә дә түли алмас хәлдә була бу бирәчәкне. Һәм губерна кабулханәсе (губернское присуствие) җирмәннәрнең җирләрен тартып алу мөмкинлеген карый, шул авыл халкы белән киңәшләшә. Алкин җирмәннәре җирдән баш тартырга мәҗбүр була.
“Кроме всего, в Мамадышском уезде, как во всем царстве Казанском, то есть в губерниях Нижегородском, Уфимском, Оренбургском, Самарском, Симбирском, Саратовском, Пензенском, части Астраханской, Уральской областей шла борьба за сохранение мусульманской веры”.
Шундый авыр шартларда яши болгар-татар халкы 300 елдан артык гомерен. Даими рәвештә аның җанын түбәтәй сугышы талап тора. Миссионерлар “иң чын дин”, ягъни христиан диненә күндерүчеләр гаскәри команда белән авылдан авылга йөреп болай да авыр тормышны катлауландыралар.
ХVII гасыр урталарында Мамадыш өязе тулысынча урыс кулына күчә. Мамадыш үзе дә Троицко-Мамадыш авылына әверелә, калага төрле өлкәләрдән урыслар килеп тула, чын-чынлап колонизация башлана. Көмеш (Нократ) болгарлары авылларына Новогород, Владимир, Суздаль, Тверь, Кострома, Вятка кешеләре авыл-авыл күчеп утыралар. Шуңа күрә Мамадыш районының күп кенә бүгенге урыс авыллары, нигездә татарлар төзегән авыллар:
Болгар авыллары: Албай, Дегетле, Атар, Әжмәк (Әҗмәт-Хаҗимөхәммәт), Келәүш (Теләүче), Чупай (Хаҗибай), Каменный Починок (Ташлы яр), Чура Тау (Красная Горка), Русский Пакшин (Пакъшә), Новый Черкасс (Чирү Кәс), Малмыжка (Малым ише)-Мал базары, Яковка (Якуб авылы), Астан (Елга), Вандовка (Бәндәле), Омарка (Амар-Гомәр), Отарка (Атар), Березовая Грива (Яңа авыл), Кулуш (Колыш), Омарский Починок (Гомәр саласы), Рагозино (Урай Гази), Секинесь (Сәкен очы), Грахань (Гәрәй хан), Соколка (Өскала)-пристань, Нагашево (Ногай башы), Тавели (Тау Иле), Чаксы (Җаксы, яхшы), Рус Кирмәне (Кирмән (крепость)), Берсут (Бәрсула), Букени (Биккәни) һ.б.
Һәр исем артында тарих, фаҗига ята.
1489нчы елны Мәскәү гаскәрләре Нократ Аккирмәнен тулысынча җимерәләр. Көл-харәбә булып калган Нократ (Мәскәү елъязмалары атамасы) кешеләре Мамадыштан 18-20 чакрым ераклыкка китеп яңа кирмән коралар. Кызганыч, ул кирмән дә сакланып калмаган. Әмма Урта Кирмән тавында аның калдыклары һәм Хан зираты дип йөртелгән зираты бар. Соңгы елларда биредә Изгеләр чишмәсен төзекләделәр, Болгар үткәнебезгә һәйкәл куелды.
1552нче елдан Казан патшалыгын басып алу сәбәпле, Мамадыш җирләре дә Кама (Агыйдел, Чулман Иделе)дан алып Кар Диңгезе, Татар дәрьясына кадәрге Мамадыш билеге җирләре Мәскәү карамагына күчә. Ә инде Мәскәү Мамадыш-Аккирмәнне кечкенә генә өяз итеп калдыра.
Бик озак вакыт ул Монастырь авылы булып яши, тирә-як болгар-татар, мари, удмуртларны чукындыра, христианлаштыра-бимазалый, халыкка тыныч кына үз гореф-гадәтләрен тотарга, яшәргә комачаулый андагы монахлар.
Әхмәт Гадел.
Категория: Ачыла тарих битләре | Добавил: Admin (14 Октября 2008)
Просмотров: 4871 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar