Үткәннәр кайтавазы
Үткәннәр кайтавазы
Язулы таш ниләр сөйли?
Күрәмсең, бу кабер ташы:
Башын игән, рәкүкъ иткән.
Дәрмәнд.
Бөрсет-Сөкәче авылы янында Изгеләр кабере дип аталучы язулы ташлы кабер янәшәсендә Изгеләр чишмәсе булуын күптәннән ишетеп белә идем. Вакыт табып, кояшлы бер матур көндә, әлеге ташны күрү теләге белән шул тарафка юл тоттым. Авылның көнбатыш ягына чыгу белән юл тирән елга ярыннан бара, аннан сөзәкләнеп төшә дә, елга үзәне буйлап урманга таба сузылып китә. Авылны чыгып бераз баруга, каршы як ярда торучы тимер чардуганга игътибар иттем. Юлдан аерылып кечкенә генә инешне кичәм дә, текә ярдан өскә — әлеге чардуган янына күтәреләм. Менә мин Изгеләр кабере янында басып торам. Моннан караганда бөтен тирә-як уч төбендәгедәй ялтырап ята: әнә нык, төзек йортлары, каралты-куралары белән Бөрсет-Сөкәче авылы, әнә авыл читеннән үк башланып китүче иген кырлары, әнә тирән чокырлар, ермаклар аша Чулманга таба сузылып киткән урман. Игътибарымны аска, челтерәп агып ятучы бик күп сандагы чишмәләргә юнәлтәм. Менә монысы нәкъ Изгеләр кабере янында агып ятучы Изгеләр чишмәсе була инде. Кызу җәй көннәрендә басуга эшкә барганда, эштән кайтканда кешеләр, шушы чишмә суын эчеп, сусауларын басалар, тәннәренә хәл җыеп китәләр. “Суы йомшак, тәме дә башкаларыннан аерылып тора”,—диләр Бөрсет-Сөкәче авылы кешеләре әлеге чишмә турында. Шунда кылт итеп Фәрбизә әбием хәтеремдә яңарды. Ул җомга, бәйрәм көннәрендә төрле зурлыктагы пыяла савытларны төенчегенә төйнәр иде дә: “Улым, мин Бөрсет-Сөкәче авылына Изгеләр чишмәсенә барам”,—дип чыгып китәр иде. Үзе белән чишмә янына куярга вак акчалар ала. Изгеләр чишмәсе суын алып кайтып бит, кулларны юа. Үзе: “Улым тәнгә сихәте күп бу суның”,—дип әйтә торган иде. Димәк, шифалы суны әбием шушы чишмәдән алып кайткан була инде. Әле хәзер дә Изгеләр чишмәсе суын алырга ераклардан киләләр, шешә-банкаларга тутырып алып китәләр икән. Әйе, халык буш сөйләмәс, бу чишмә суының составын махсус лабораторияләрдә тикшереп карасаң, әллә нинди дәвалау үзлекләре бардыр әле.
Чардуган эченә үтәм. Алдымда өч кисәккә бүлгәләнгән кабер ташы. Ташны бер имансыз бәндә ватып киткән дип ишеткән идем. Кисәкләрне бергә теркәп үлчәп карадым: буе 2 метрга якын, иңе—50, калынлыгы 25 сантиметр. Бик авыр күренә, биш-алты кешесез күтәрермен димә. Минем ХVIII, Х IХ йөз кабер ташларын күргәнем бар, ләкин бу алардан бик нык аерылып тора. Өске өлешендә, ян кырыйларында бик матур борынгы орнаментлар төшерелгән, әллә нинди формаларга китереп язылган гарәп хәрефләре ярылып ята. Язуын укыса, белгечләр генә укый, әби-бабайларның теше үтми моңа. Карап торсаң, гаҗәпкә каласың, кемнәрнең оста куллары барлыкка китерде икән бу ташны? Шундый могҗизага ия булсаң иде дә, борынгы остаханәгә барып бу һәйкәлне иҗат итүче ташчыны, рәссам-полиграфистны күрсәң, аларның эшләрен күзәтсәң иде.
Бу кабергә кем күмелгән, бу кайсы елда булган? Шушы сораулар миңа озак вакытлар тынгылык бирмәде. Эпиграфист галимнәрнең Урта Кирмән авылы янында Ханнар зиратындагы, Түбән Якедәге борынгы кабер ташларын тикшереп йөргәннәрен ишетеп белә идем. Әлеге язулы ташны да тикшермәделәр микән алар? Мин Казанга университет китапханәсенә юл тоттым. Эзләнә торгач Һ.Йосыповның “Введение в булгаро-татарскую эпиграфику” исемле китабы кулыма эләкте. Актара башладым. Бәхетем бар икән. Бөрсет-Сөкәчедәге кабер ташының рәсеменә юлыктым. Мең-мең рәхмәт Һарун абыйга. Ул таштагы язуларны да укыган. Язулы таш Казан ханлыгы чорына карый икән. Биредә мондый юллар укыйбыз: “...946нчы елның Зөлхиҗҗә аенда, Карача улы Карачура фани дөньядан китеп мәңгелек дөньяга күчте...” Карачураның үлү датасы милади белән, ягъни хәзерге ел исәбенә күчергәндә 1539-40нчы елның Зөлхиҗҗә аена (мөселман ел исәбе буенча ай календарендагы уникенче ай исеме) туры килә.
Күңел барыбер тыныч түгел. Бөрсет-Сөкәче авылына юл тоттым. Баруымның сәбәбе Изгеләр каберенә кагылышлы берәр риваять ишетү, Карачураның кем булуын ачыклау. Соңгарак калганмын шул.
Ата-бабадан ишетеп риваять кылынып килгән кызыклы вакыйгаларны белүче әби-бабайлар инде күптән дөньядан китеп беткәннәр. Бик кызганыч. Халкыбызның тарихы, иҗтимагый тормышындагы төрле вакыйгалар күптән дөньядан китеп, күренекле кешеләрнең эшчәнлеге турында телдән-телгә күчеп йөрүче күпме риваять-легендалар булгандыр. Алар үзвакытында барланмаган, кәгазь битләренә төшерелмәгән һәм мәңгегә юкка чыкканнар. Шулай да «Агрохимсервис»ның Усали берләшмәсендә токарь булып эшләүче Рәсил Хуҗин әбисе Шәмсеруй карчыктан ишеткән риваять сөйләде. Анысы да тулы түгел, хәтеренең бер почмагында сакланып калганы гына:
“...Бөрсет буена Казаннан өч ир килеп чыга. “Казан иленә яу килү куркынычы бар, бу изге яудан беркем дә читтә калырга тиеш түгел, барыбыз да бердәм булып дошманга каршы күтәрелик”,—дигәннәр алар. Мосафирларның берсе Мамадыш тарафына, икенчесе башка якка юл тоткан, өченчесе, ни сәбәптер, шушы урында үлеп калган, үзен шунда җирләгәннәр. Соңыннан каберенә китереп таш куйганнар...”
Ул еллардан бирле 465 ел вакыт үтеп киткән. Гасырлар хәбәрчесе булган кабер ташы җил-давылларга бирешмичә, ерак гасырлар томаны артында югалмыйча безнең замангача сакланган. Әгәр бу кабер ташы телгә килсә, ниләр сөйләмәс иде. Ул 1552 нче елда булып үткән канлы вакыйгаларның, аннан соңгы кара еллардагы тетрәндергеч көнәрнең шаһиты булгандыр.
Сүземне тәмамлап бер сөенечле яңалык турында әйтеп үтәсе килә. Изгеләр кабере ташына реставрация ясалды. “Агрохимсервис”ның Үсәли берләшмәсе ремонт мастерскоенда ташның дүрт почмагы тимерләр ярдәмендә кысаланды, сынган, ватылган урыннары цемент измәсе белән ныгытылды, кар, яңгырлардан саклау өчен өстенә күгәрми торган калайдан түбә ясап куелды һәм таш фундаментка утыртылды. Реставрация ясауда катнашучы Нурулла Саттаров, Хәким Фәсхетдинов, Рәсил Хуҗин, Исрафил Галиев, Мансур Сабиров, Кәрам Зыятдинов, Зиннур Хуҗиәхмәтов, Хәмит Кайбирдиев, Фәргать Гәрәев һәм Азат Хәкимовларга бу игелекле эшләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
М.Фазылов.
Категория: Ачыла тарих битләре | Добавил: Admin (14 Октября 2008)
Просмотров: 4087 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar