Кирмән төбәге - серләр сандыгы
Кирмән төбәге - серләр сандыгы:
Кирмәнчек
Безнең эраның IV гасырларында Европа тарихында яңа чор ачыла. Халыкларның Бөек күчеш чоры башлангач, Чулман – Нократ аралыгына да төрки кабиләләр үтеп керүе ешая. IX – X гасырлар чигендә бу мәйданда беренче дәүләт-- Идел Болгарстаны барлыкка килә. Тора-бара ул үзенең чикләрен төньякка таба киңәйтә бара, хәзерге җирләрен дә үз эченә ала.
Кама елгасыннан төньякка таба булган җирләрне үзләштерү активлашкач, бу җирдә X –XI гасырларда терәк пункт буларак, Кирмәнчек шәһәрчегенә нигез салына.
Шәһәрчекнең башлангыч чорына караучы матди-мәдәни истәлекләр күрсәткәнчә, күпчелекне фин-угыр кабиләләре тәшкил иткән. Алга таба, монголгача дәвернең икенче яртысында төбәкнең матди мәдәниятендә Җүкәтау йогынтысы үсә. Алтын Урда чорында әлеге шәһәр (Җүкәтау) түбән Кама алды җирләренең үзәк шәһәрләренең берсенә әверелә.
Кирмәнчек шәһәрчеге Урта Кирмән авылыннан 0,8 километр көньяк–көнчыгышка, ә Рус Кирмәненнән 2,5 километр төньяк–көнбатышка таба урнашкан. Ә Кама елгасыннан ераклыгы – 18 километр. Шәһәрчек Урта Кирмән авылыннан килгәндә икенче, көнбатыштан 30 метр тирәнлектәге ерым, ә көньяк–көнбатыштан, көньяк һәм көньяк–көнчыгыштан – Омарка елгасының сул кушылдыгы булган Кирмәнкә елгасы белән чикләнгән борында (мыс) урнашкан булган. Әлеге мәйдан көнбатыштан текә кыя булып өзелсә, ә көньякка, көньяк–көнчыгышка һәм көнчыгышка таба мәйдан сөзәкләнеп төшә. Шәһәрчек төньяктан көньякка таба сузынкыланып килгән дүртпочмаклык рәвешендә 86000 квадрат метр җирне биләп торган. 1996 елга кадәр әлеге тарихи һәйкәлнең 80 проценты чамасы сөрелгән.
Рус елъязмаларында Кирмәнчек Мәскәү кенәзе Юрий Дмитриевич тарафыннан 1395 елда басып алынучы 4 болгар шәһәре белән бергә телгә алына. Алар: Болгар, Җүкәтау, Казан, Кирмәнчек. Кирмәнчек шәһәрчеге шулай ук билгесез автор тарафыннан язылган “Казан тарихы”нда телгә алына: “…кенәз Семен Дмитриевич Суздальский күп гаскәр туплый. Бөтен гаскәр башлыгы итеп ул үзенең туганнан туган абыйсы кенәз Юрий Дмитриевичны билгели һәм аның белән тагын башка гаскәр башлыкларын, өлкән боярларны да җибәрә. Алар барысы бергә берләшеп, Болгар җирләрендә Бөек Болгар, Җүкәтау, Казан, Кирмәнчек шәһәрләрен һәм авылларын тар–мар итәләр, халыкның бер өлешен кыралар, бер өлешен әсирлеккә алалар; ай буена сузылган сугышлардан соң, җиңү һәм бик күп табышлар белән рус җирләренә кире әйләнеп кайталар”.
Рус тарихи чыганакларында Кирмәнчек беренче тапкыр Казан университеты профессоры С.М.Шпилевский тарафыннан телгә алына.
Кирмәнчек 1877 елда Казанда узган IV Бөтенроссия археология съездында да күтәрелә. Күренекле тарихчы Е.Т.Соловьев Рус Кирмәне авылы янындагы кабер ташларына багышланган доклад белән чыгыш ясый.
1925 елда Мамадыш кантонына этнографик экспедиция белән килеп чыккан Н.И.Воробьев та әлеге урыннарга игътибар итә. Иң беренче чиратта ул вал һәм канау белән әйләндереп алынган, халык телендә “Ханнар зираты” дип йөртелүче әлеге каберлекне өйрәнә. Ул вакытта зиратта төрле сакланышта булган гарәп графикасы белән язылган 20 кабер ташы була.
1955 елда әлеге тарихи урыннар Н.Ф.Калинин җитәкчелегендә СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы оештырган археологик экспедиция тарафыннан тагын өйрәнелә. Беренче тапкыр шәһәрчекнең топографик картасы төшерелә, саклану корылмаларының эзләре билгеләнә.
Кирмәнчек шәһәрчеге урынында киң планлы археологик казу эшләре 1995 елда Нигамаев Альберт Зөфәр улы җитәкчелегендәге Алабуга археологик экспедициясе тарафыннан башкарыла башлады. Археологик табылдыклар – керамика фрагментлары, хатын–кыз бизәнү әйберләре, ук очлары, орчык очлары, пычак калдыклары шәһәрчекнең монгол яуларына кадәр үк, ягъни X – XI гасырларда нигезләнүен күрсәтә. Монгол яулары тарафыннан 1236 елда җимерелгән шәһәр Алтын Урда чорында, ягъни XIV гасырда җирле халык тарафыннан яңадан аякка бастырыла.
2001 – 2005 елгы тикшерү эшләре барышында Алабуга экспедициясе шәһәрчекнең саклану корылмаларын тапты.Урның (уратманың) киңлеге 5 метр, ә тирәнлеге – 2 - 2,5 метр. Корылма монгол яуларына (1236 елга) кадәр төзелгән булган.
Тарихтан билгеле булганча, Алтын Урда шәһәрләре ачык, ягъни саклану корылмаларсыз булган. Шунлыктан XIII – XIV гасырларда Кирмәнчеккә саклану корылмалары кирәк булмаган, алар шуңа да чистартылмаганнар.
Шәһәрчек урыныннан табылган табылдыкларга карап, халыкның шөгылен дә белеп була. Табылдыкларның иң зур күпчелеген керамика фрагментлары тәшкил итә. Алар монголга кадәр һәм аннан соңгы чорга карыйлар. Чалгы, урак, тегермән ташлары калдыклары, орчык очлары табылу Кирмәнчек халкының игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүен дәлилли.
Төзелеш эшләрендә агач эшкәртүдә ышкы кебек инструментлар да кулланылган.
Халыкның сәүдә эше белән шөгыльләнүен үлчәү детальләре, кубик герләр, асып йөрү өчен тишеге булган кара сланецтан ясалган пробник һ.б. раслый. Аңа алтын балдакны ышкысаң, үзенчәлекле сары эз кала.
Хатын–кыз бизәнү әйберләреннән таш һәм пыяладан ясалган муен төймәләре, көмеш балдаклар, бронзадан ясалган колак алкалары да табыла монда.
Сугыш кирәк-яракларыннан сирәк кенә булса да ук очлары, сөңге очлары, ыргаклар табыла. Шулай ук Ф.Гарипова язганча, Е.Т.Соловьев шәһәрчекне тикшергән вакытта уклар, калкан, сөңгеләр җыйган. Шәһәрчек урыныннан табылган кылычларның XIV йөздә рус гаскәрләре кулланган кылычлар белән охшашлыгы ачыкланган.
Тимер пычак калдыклары, безләр, чиләк кыршаулары, казаннарның бакыр саплары, тимер йозаклар һәм аларга ачкычлар табылу җирле халыкның тимерчелектәге уңышлары турында сөйли.
Кирмәнчек урыныннан 300 метр көньяк–көнбатышка таба, Кирмән елгасының уң як ярында, 7500 квадрат метр мәйданны биләгән, Кирмәнчек авыллыгы I (Кирменское 1 селище) дип исемләнгән тагын бер болгар торулыгы бар. Әлеге истәлекне 1955 елда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалының Н.Ф.Калинин җитәкчелегендәге экспедициясе ачты. Хәзерге вакытта әлеге авыллык урыны тулысы белән җимерелгән. Беркайчан да археологик–казу эшләре алып барылмаган. Белгечләр аны Алтын Урда чорына кертәләр.
Кирмәнчек шәһәрчегеннән көньяк-көнчыгышка таба 2 километр читтә 1997 елда А. Нигамаев җитәкчелегендәге экспедициясе тарафыннан Кирмән авыллыгы II ачылды. Төгәл урыны – Чытыр күпер чишмәсенең Кирмән елгасына койган җиреннән 1 чакрым югарыда, чокырның уң як ярында. Мәйданы – 45500 квадрат метр. Озак еллар сөрү сәбәпле, культура катлавы юкка чыгарылган диярлек. Экспедиция Идел Болгарының бүтән шәһәрләрендә дә очрый торган балчык чүлмәкләр ясаучының чүлмәк яндыру миченә юлыкты.
Алабуга экспедициясе 1997 елда тагын бер Кирмән авыллыгы III не ачты. Ул Чытыр күпере чишмәсенең Кирмән елгасына койган урынында, Авыллыктан төньяк–көнчыгышка таба 0,9 километр читтә урнашкан. Ә Кирмәнчектән ераклыгы – көнчыгышка таба 2,2 километр. Мәйданы – 18000 квадрат метр.
Бу урыннан ерак түгел генә урнашкан Рус Кирмәненең өлкән кешеләре биредә бер урамлы рус авылы булуы турында ишетүләрен әйтәләр. Авыл “кара баганалы”, ягъни начар булган. Авыл югалгач, бу урын “иске йорт”, “Иске авыл” дип йөртелә башлый. Табылдыкларның (дагалар, пычаклар) каралты–кураларның соңгырак чорга – XVII – XVIII гасырларда яшәгән әлеге авылга каравы ачыклана. Шул ук вакытта рус керамикасы белән бергә, азрак санда булса да, Алтын Урда чорына караучы кызыл балчыктан ясалган болгар керамикасы да очрый.
Шулай итеп, болгар чорыннан безгә Кирмәнчек шәһәрчеге истәлеге генә түгел, ә тулы бер комплекс калган. Яңа фәнни ачышлар аның чәчәк аткан чорын монгол алды чорына туры килүен һәм Камадан төньякка таба җирләрне үзләштерә башлагач – Х гасыр азагы – XI гасыр башында нигезләнүен күрсәтә.
1236 елда, илнең башкаласы Биләр белән беррәттән, Кирмәнчек тә Сөбедәй җитәкчелегендәге монгол явы тарафыннан җимерелә. Алтын Урда дәүләте составына кереп, аның әһәмиятле өлкәләренең берсенә әверелгән Болгар җирләре XIII – XIV гасырларда яңадан күтәрелгән заманда, Кирмәнчек тә үзенең яшәвен дәвам итә. Инде югарыда әйтелгәнчә, XIV гасыр ахырында рус ушкуйниклары һөҗүме нәтиҗәсендә шәһәрчек хәлсезләнә, халык та йончый һәм шул чорларга бәйле рәвештә, авылда берничә риваять йөри.
Имеш, ушкуйниклар белән булган бер орыш Изгеләр чишмәсе тугаенда булган. Кирмәнчек халкы җиңелүгә дучар булгач, котылуны шундагы таулардан тапканнар. Алар, имеш, “Ай, тау! Ай, тау!” дип кычкырып, тау артына ташланганнар. Хәзер авылыбызның бер урамының Атау дигән исеме дә шуннан килми микән?
Икенче риваятьтә Урта Кирмән авылын хан нәселеннән чыккан өч кеше нигезләве турында әйтелә. Шуңа да авылның исеме Хан Кирмән булган.
Җирле халыкның болгар чорына караучы беренче Кирмән каберлеген Ханнар зираты дип йөртүе дә шул чорлардан килә торгандыр. Соңрак, XVIII гасырда, Рус Кирмәненә нигез салынгач, авыл Татар Кирмәне дип йөртелә башлый. ХIХ гасыр башында да әле шул исем белән телгә алына.

Ханнар зираты
Мәскәү – Уфа автомагистраленең уң ягында, Кирмәнчек шәһәрчегенең каршы ягында XIII -XIV гасырларга карый торган болгар җиренең этнографик истәлекләренең иң зур җыелмасыннан исәпләнүче “Ханнар зираты” исеме белән мәгълүм каберлек урнашкан. Зиратның урнашу стилендә болгар- татар традицияләре сакланган, ягъни шәһәрчек белән зират арасында су (елга) бар.
Зиратта беркайчан да өйрәнү максатында казу эшләре башкарылмый, ә берничә тапкыр визуаль күзәтү эшләре башкарыла. Беренче тапкыр ул Е.Т.Соловьев тарафыннан өйрәнелә. 1877 елда килгән Е.Т.Соловьевка Рус Кирмәне урыслары үзәнлектә урнашкан, читтән караганда каеннар белән капланган утрауны хәтерләтүче зират турында кызыклы гына мәгълүматлар хәбәр итәләр. “Бу зиратны татарлар изге урын дип саныйлар, тирә-юнен койма белән әйләндереп алалар, аны әби-бабайлар күмелгән урын дип олылыйлар, кабер очларына агачлар, бигрәк тә күп итеп каен утырталар, анда бик биек булып хәтфәдәй үлән үсә”, – дип сөйләгәннәр.
Койма белән әйләндереп алу мәсьәләсенә килгәндә, койма урынына уртакирмәнлеләр зиратны дүрт яктан казып чыкканнар, эзләре һаман беленә. Чөнки әлеге җирләр Рус Кирмәне җирләре булып торганда, руслар сукалый–сукалый зиратны кысканнар, койма тотарга халыкның көченнән килмәгән.
Е.Т.Соловьев тикшергән вакытта каберлектә 1336 –1337, 1351 – 1352 елларга караучы 27 кабер ташы һәм аларның калдыклары була әле. Ташларның озынлыгы 40 – 60 сантиметр, киңлеге 35 – 50 сантиметр, калынлыгы 10 – 27 сантиметр.
1993 елда әлеге тарихи истәлек район хакимияте җитәкчелегендә “Сельхозхимия”нең Усали берләшмәсе һәм Киров исемендәге колхоз (Урта Кирмән) тарафыннан тимер рәшәткә белән әйләндереп алынды.

Иске зират
Халык телендә “Иске зират”, “Ялгыз наратлы зират” дип йөртелә. Тик бүген әлеге зиратта ялгыз нарат кына үсми инде. Авылыбыз аксакалы Нурулла ага Гарифуллин зиратка бик күп чыршы–нарат утыртты, аны үз көче белән әйләндереп алу хәстәрен күрде.

Изгеләр чишмәсе
…Елга буендагы болынлыкта печән чабалар. Тирә–якта чалгы тавышлары ишетелә. Тал чыбыгыдай нечкә билле кызлар текә яр астыннан бәреп чыгучы чишмәдән көлешә–көлешә су алалар. Су белән тулы балчык чүлмәкләрен иңнәренә куялар да, тезелешеп, тау өстендәге шәһәргә күтәреләләр. Урман сукмагында көмеш чулпы чыңнары ишетелеп кала…
Кирмәнчек шәһәрлеге янәшәсендә Изгеләр чишмәсенең ага башлавына күп гасырлар үткән. Ул бик күп вакыйгаларның шаһите булгандыр. Урыс юлбасарлары еш кына Кирмәнчекне талап, җимереп китәләр. Дошман камалышында калганда, шәһәр кешеләре яшерен юллардан әлеге чишмәгә суга йөргәннәр.
Авылыбызда сөйләнүче бер риваятькә ышансаң, имеш, Казан ханбикәсе Сөембикәнең җәйге утарына юл шушы урыннар аша узган. Сөембикә дә бу чишмәләр янында еш туктала торган булган. Казанның авыр хәлдә калуына өзгәләнеп, аны дошман кулына бирүдән саклап кала алмаячакларына борчылып, чишмә өстендә гел елаган ул. Читтәрәк башкаларыннан аерылыбрак торган чишмәне шуңадыр да Күз чишмәсе дип атап йөртәләр. Үзенең тау астыннан килеп чыгышы белән ул күзгә охшаган. Ике чокырыннан агып торучы яше сыман, ике тармак, күпмедер арадан бергә кушылып, көчәеп, ташлар арасыннан елгага юл ала. Күзе авыртулы кешеләр шуннан шифа алулары турында сөйлиләр. Тик, башкаларыннан читтә булганга аның янына елга аша чыгу ифрат кыен иде. Үзебезнең авыл кияве Усманов Михаил Макарьевич һәм аның кызы Роза чишмәгә тимер басма ясап куйдылар.
Чишмәнең Изге дип атала башлау дәверен төгәл генә әйтеп булмый. Безнең халыкта изге урыннар янында агып ятучы чишмәләрне изгеләштерү йоласы булган. Монда да янәшәдә генә – Ханнар зираты. Шулай ук кыйбла якка агучы җиде (серле сан) чишмәне изгеләштерү бар. Әлеге урында чишмәләр җиде генә дә түгел – унике, һәм болар өстенә суның составында кеше сәламәтлеге өчен файдалы кушылмаларның булуы да кешеләрне үзенә җәлеп иткән, аны серле илаһи көчкә ия дип ышанганнар.
Бүгенге көндә Урта Кирмән Изгеләр чишмәсе чын мәгънәсендә чишмәләр комплексы итеп үзгәртелде. Бу эшләрнең башлангыч чоры Урта Кирмән гомуми урта белем бирү мәктәбе эшчәнлеге белән бәйле. 1992 елның көз аенда Изгеләр чишмәсе тугае балалар тавышына күмелде. Укучылар шушы килүдән чишмәне шефлыкка алдылар, төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр. Әлеге эшләр белән мәктәп директоры Илдар Мәүлетҗан улы Ибраһимов үзе җитәкчелек итте. Чишмәләрнең агу юллары, тау битләре, яр буйлары чистартылды. Су төбеннән яссы ташлар чыгарылып, барлык чишмәләргә дә сукмак түшәлде. Берничә елдан чишмә тугаена Республика экология фонды, Алабуга шәһәрендәге “Төзүче” ширкәте генераль директоры Рафаил Зиннәтуллин һәм Урта Кирмән мәктәбе көче белән айлы чатыр куелды.
1999 елның язында чишмә янына район хакимиятенең ул вакыттагы башлыгы Ф.И.Идиатуллин районда эшләп килүче “Болгарнефть” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Р.М.Шиһалиевны (хәзер мәрхүм инде) алып килә. Исәбе – инеш аркылы чишмәгә чыгу өчен матур гына күперчек төзеп кую. Ә Рәис Мирзаһитовичның мондагы манзарага исе китә: “Бер күпер белән генә булмый. Нальчик ясыйк без моннан, Кырым ясыйк,”– ди. Тиз арада архитекторлар проект әзерлиләр, чыгымнарны Рәис Мирзаһит улы үз өстенә ала. Озак та үтми, Әлмәт шәһәрендәге лабораториядә чишмә суларына анализ ясала. Ә нәтиҗәләр куанычлы: бер литр суда хлоридлар – 2 миллиграмм, сульфатлар – 7, катылыгы – 5,3, гомуми минераллашуы – 263, селтелелеге – 8,1.
Билгеле, Әлмәт шәһәрендә урнашкан “Болгарнефть” җәмгыятеннән бирегә эшчеләр, төзелеш материаллары ташу кыйммәткә төшәчәк. Шуңа күрә Рәис Мирзаһитович җәмгыять белән тыгыз элемтәдә яшәүче Мамадыштагы җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Ринат Миннәхмәт улы Миннәхмәтовка тапшыра бу изге эшне.
Ринат Миннәхмәтович егетләре проекттан аз гына да читләшмичә әлеге чишмәләргә кул көчләрен генә түгел, җан җылыларын да бирделәр. Әлеге егетләр табигый ландшафтны саклаган хәлдә менә дигән комплекс төзеп тә куйдылар. Шунысы куанычлы, мәктәп көче белән куелган айлы–манаралы чатыр да урынында калды. 1999 елның матур июль аенда әлеге чишмәләр комплексын ачу тантанасы булды.
Чишмә яныннан халык өзелми. Алар арасында кемнәр генә булмый. Яр Чаллы шәһәреннән килгән күрәзәче әлеге чишмә янында менә ниләр сөйләгән иде: “Тауларда бик күп изге рухлар яши. Төнгә алар аска төшеп, алданрак мәктәп укучылары куйган чатырга җыелалар. Шуны үзләренең мәчетләре иткәннәр. (Әлеге урында зур орышлар булганын да искәртте ул). Җирле болгар халкы зур яуда җиңелүгә дучар ителгәч, шушы тауларга “ай–тау” дип качканнар. Тау аларны саклап калган.” Әлеге чишмә тауларының кешегә энергия бирүен дә шуның белән бәйләргә кирәктер. Әлеге чишмәләрнең кешенең кан әйләнеш системасын хәтерләтеп, бергә тоташуын да, беренче чишмәнең йөрәккә, икенчесенең кулга дәва бирүен дә, ә соңгы – өске чишмәнең җан чишмәсе булуын да әйтте ул . Басмадан керүгә, беренче чишмәдән башлап һәркайсында уң кулыңны өч тапкыр чайкап, һәрберсеннән уң кул белән өч тапкыр суын эчеп барырга.
Районыбызга килгән кунакларга күрсәтердәй шушындый урыннарыбыз булу безнең өчен горурлык. Әледән-әле бу урында мәртәбәле кунаклар катнашында зур чаралар узып тора.
Кирмән җиренең Изге чишмәсеннән халык өзелми. Аның суы белән сихәтләнер өчен әллә кайлардан киләләр. Халкыбызның эчәр суы, табыныр иманы бар. Киләчәктә дә Ходай шуннан аермасын.
Чишмәләр тора чакырып,
Чишмәләр дәшә кайчак,
Чишмәләр эзләп китәбез
Тормыштан бераз арсак.

Алтын базы – серле мәгарә
Халык телендә “Алтын базы” дип исем алган мәгарә Кирмән төбәгендә иң серле урыннарның берседер. Җирле халык бу урын турында төрле риваятьләр, хикәяләр, ышанулар уйлап чыгарган.
Урта Кирмән авылы биек Аккош тавы итәгенә сыенып утыра. Бу тауга ялганып диярлек “Карга тавы” сузылган. Серле мәгарә – “Алтын базы” нәкъ әнә шул , авылыбыздан көньякка таба сузылган “Карга тавы”на урнашкан. Кереп–чыгып йөрү урыны белән ул үзе дә көньякка карап тора. Беренче карашка мәгарәне тапмассың да: бу урын имән урманы белән капланган, түбәнрәк төшүгә тау кинәт кенә киселә, текә кыяга әверелә, ә тагын да астарак Кирмәнчек елгасы челтерәп ага. Дөрес, ул урыннар элекке заманнарда сазлык булган. Су ярыннан чыгып торучы иске агач калдыклары шуңа ишарәли: кайчандыр сазга батып калган агачларны күрәбез.
Инде ничә гасыр серен ачмый торган Алтын базының урыны да әнә шулай серле.
Әлеге “Алтын базы” белән Кирмәнчек арасы – 1 –1,5 чакрым. Риваятьләрдән күренгәнчә, серле мәгарәгә Кирмәнчектән алып чыгучы җир асты юлы булган. Имеш, анда ханнар үзләренең барлык алтыннарын саклаганнар. Ә Урта Кирмән авылында яшәгән Масуфа әби мондый риваять сөйли торган булган: “Кирмәнчек ныгытмасы өчен зур яу булган. Хәтәр яуда Кирмәнчекне саклаучылар җиңелә башлый. Хан үзенең яраннары белән сакланып калырга тели һәм җир асты юлы буенча чыгып кача. Куа килмәсеннәр диптер инде, үз артыннан тимер ишекләрне бикләргә боера. Шушы вакытта инде тәмам хәлсезләнгән сугышчылар да котылу эзләп җир асты юлына ташланалар. Ләкин каршыда бикле тимер ишекләргә тап булып, бик күп кеше үлеп кала.”
Икенче бер риваять соңрак чорга, Казан ханлыгы чорына карый. Нократ (Вятка) елгасы тамагында Гәрәй хан биләмәләре җәелеп яткан. Бик көчле хан булып, тирә–юньдәге авылларны үзенә буйсындырып торган ул. Үз кулында Нократ кичүен дә тоткан. Елга буйлап мари, удмурт җирләренә күтәрелүче сәүдәгәрләр дә аңа сәүдә салымы түли торган булганнар. Бик бай ханнардан шикләнгән. Руслар Казанны алгач, бу төбәкләрне дә үзләштерү башлана. Руслар һөҗүменгә түзә алмаган Гәрәй ханга чигенүдән башка чара калмаган. Нократ һәм Кама буйлап чигенер иде, ул җирләр инде руслар кулында. Үзенең гаскәре белән Кирмән якларына чигенгән Гәрәй хан мондагы татар авыллары ярдәменә өметләнә. Ә русларга аның үзеннән болай байлыгы кирәк була, чөнки хан белән бергә ханлыкның казнасы да булган. Дөрес, аны куып тоталар, ләкин байлык инде шушы тирәдәге бер мәгарәгә яшерелгән була…
Тарихи фактлар белән расланмаса да, Казан ханбикәсе Сөембикәнең дә безнең якларга кайтып йөрүе турында сүзләр йөри. Алтын базы әллә аның хәзинәләрен саклау урыны булды микән?
Халыкта Алтын базының су юлы булуы турында да имеш-мимешләр йөри.
Үсәлидән Мансур Фазылов язуы буенча безнең төбәкләрдә болгарларның көмеш–бакыр рудниклары булган. Мамадыш төбәгенә XVIII гасыр башларында әсир төшкән шведларны җибәргәннәр. Алар да Нократ буйларында бакыр эреткән.
Бәлки Алтын базы да шул вакыттан калган бакыр рудникларының берседер…
Ринат Хәйруллин,
Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы.
Категория: Общая история | Добавил: Admin (22 Октября 2008)
Просмотров: 4519 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar