Шүләнгер карт токымнары
Шүләнгер карт токымнары
Мамадыш районының төньягына урнашкан Шүләнгер авылының килеп чыгышы турында авыл халкы хәтерендә берничә риваять сакланган. Имеш, Шаһиләнгәр картның 3 улы булган. Шул малайлар башка чыккан да, өч Шүләнгер авылы—Югары, Түбән, Урта Шүләнгер авылларына нигез салынган.
Имеш, авыл аркылы ага торган елга буенда бер карт йөри икән. Язгы ташу вакыты булган. Суда йомычкалар ага икән. Карт, йомычка аккач, югарырак та кешеләр яши икән, дип уйлаган. Елга буйлап киткән. Урман эчендә ике авыл очраткан. Елганың башындарак, югарырак урнашкан авылны Югары Шүләнгер, аннан су агымы буйлап аскарак урнашкан авылны Урта Шүләнгер, елганың Лыя суына кушылган урынына урнашкан авылны Түбән Шүләнгер дип атаганнар. Авыллар аша агучы елгага Инеш дип исем биргәннәр. Имеш, элек-борынгы заманнарда—Шүләнгер урынында чирмеш-мари кабиләләре яшәгән. Алар Пойкино авылы ягыннан аккан елганы—Лыя дип атаганнар. “Лыя” — яры камышлы елга, яры ләмле елга дигән мәгънәне аңлаткан. Елга ярындагы камышны шылан дип атаганнар. Шылан сүзеннән Шүләнгер дигән исем килеп чыккан дип сөйләүчеләр дә бар. Чыннан да, авыл зиратында Чирмеш ыруы каберлеге дигән аумак—бер нәсел кешеләре күмелгән урын булуын өлкән буын кешеләре искә алып сөйли. Хәзер зиратның ул өлеше җимерелгән, су ашаган һәм елга барлыкка килгән. Шүләнгер кешеләре мари-чирмешләр яши торган Гришкин (Гришкино) авылы кешеләре белән дус, аралашып яшиләр. Халык арасында гришкинлылар Шүләнгер урнашкан җирдән күчеп киткән марилар булырга тиеш дип исәплиләр. Шүләнгер атамасының мари сүзе булуын Алабуга пединституты профессоры Арсланов та раслый.
Шүләнгер авылы исеме совет чорында, русчага яраклашырга омтылудан булса кирәк, Шәндер, Шандер рәвешендә әйтелә.
Шүләнгер авылының тарихы бик бай һәм кызыклы. Бик борынгы заманнарда анда мамонтлар яшәгән, мамонтның урт теше һәм казык теше урманда табылган. Тешләр Җөри урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музеенда саклана. Х-ХIII гасырларда монда болгар бабаларыбыз яшәгәндер, болгарларга хас бизәнү әйберләре табылу шул турыда сөйли. Авылның көнчыгышындагы тау да Кала тау—Карга тавы дип йөртелә. Тау итәгендә табылган кояш нурлары ясалган таш та шул чорныкы булуы мөмкин. Бу таш музейда Межа ташы исеме белән куелган.
Шүләнгер авылы кешеләре дә патша кул астында яшәгәннәр, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр, дәүләт крестьяннары буларак, хөкүмәткә салым түләгәннәр. Бәйле крестьяннар белән чагыштырганда аларның хәле түзәрлек булган, күрәсең. Шуңамы Пугачев восстаниесе вакытында Түбән Шүләнгер авылы кешеләре катнашу турында мәгълүмат юк. Ә Югары Шүләнгердән 70 кеше катнаша. Шулай да, Түбән Шүләнгер кешеләренең Вятка елгасы буендагы Бай урманыннан урлап агач кисү очраклары булган. Бай Лебедев урманнарын карарга Петербургтан Лубян заводына елга бер генә кайткан. Авыл халкы Лубянда такта яру заводында эшләгән, лашманчылар булып урман кискән. Шүләнгер халкын Россиядә барган вакыйгалар да читләтеп үтмәгән. Беренче бөтендөнья сугышына авылның иң таза ирләре алынган. Шунысы кызык, Сафа исемле кеше австралиялеләргә әсир төшкәч, өйдәгеләренә посылка белән сохари җибәрүләрен сорап хат язган. Посылка җибәргәннәр, ул исән калган, хат язып торган, хәтта фотосын җибәргән. 1918нче елда авылга кайткан. Шүләнгерлеләр патша армиясендә тырышып хезмәт иткәннәр. Шулай да, Ибрай исемле кеше патша хезмәтеннән качып яшәгән. Урманда землянкада тора, төнлә авылга кайтып ризык алып китә, гаиләсе аның яшәү урынын белми, патша үрәтникләре дә таба алмаган. Армиягә бару яше узгач ул авылга ачыктан-ачык кайткан. Хәзер авылда Ибрай нәселе дәвамчылары— укымышлы, гыйлемгә омтылучан кешеләр.
ХIХ гасырның икенче яртысында татарлар арасында җәдитчелек тарала. Шул чорда мәдрәсәдә укыган Шәйдулла авылга мулла итеп Вафа Ибраһимовны алып кайта. Ул Чистай ягындагы Каргалы авылы мишәре була. Халык аны Мишәр мулла дип йөртә. Ул—киң белемле, эшлекле кеше була. Авыл халкын мәктәп, мәчет салуга оештыра, халык аның үзенә дә йорт сала. Ул малайларны да, кызларны да җәдитчә укыта, гәҗит-журналлар ала. Беренче рус революциясеннән соң рус теле дәресләре дә үткәрә. Аның иң тырыш укучыларыннан берсе, 1907нче елда туган, Билалов Фәләх бабай аның: “После обеда урок будет”,—дип әйтүен сагынып искә ала иде. Муллага дәресләр үткәрергә олы кызы Мәрьям дә булыша. Аның 7 баласы була. Мулла үзен һәръяктан үрнәк тота: халыкны шаккатыра—бакчасына алмагачлар утырта. Язын туфрак өлгергәнен әйтә, игенчеләрне сабан чәчүенә озата, ярлыларга ярдәм оештыра. Колхозлашу елларында аны гаиләсе белән авылдан куалар. Үзбәкстанга балалары һәм хатыны гына барып җитә. Мәрьяме Казанда укыта. Галимәтелбанат—артистка Галимә Ибраһимова Галиәскар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Ана рольләрен башкаручы, РСФСРның атказанган артисткасы була. Вафа мулланың балалары, оныклары Шүләнгерне, Мамадыш районың, аның кешеләрен якын итәләр. Аның кече кызы Мөхсинә Казан дәүләт университеты китапханәсендә эшләгәндә Шүләнгердән килгән студентлар Гайнетдинов Зиннур, Закирова Зәйтүнәләргә “авылдашларым” дип дәшә, китаплар табарга булыша. Мишәр мулла, аның балалары кешелекле булулары белән халык хәтерендә саклана, мулла укыткан укучылардан Сафин Васыйл подполковник дәрәҗәсе ала, сугыштан соң Татарстан урман хуҗалыгы министры була; Заһреев Васыйл Тәкәнештә райком секретаре, ә Гайнуллин Әхлиулла — Шүләнгердә 1918нче елда төзелгән ярлылар комитеты рәисе. Гайнуллин Заһидулла райком инструкторы булган. Ә Вәли Йосыпов—авылда беренче колхоз рәисе. Чөнки аларга белемне Мишәр мулла биргән шул.
Земфира Гыйлаева.
Категория: Общая история | Добавил: Admin (22 Октября 2008)
Просмотров: 3603 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar