Дүсмәт төбәге
Дүсмәт төбәге
Дүсмәт авылы тарихы еракларга тоташа, ләкин, документаль чыганаклар булмау сәбәпле, авылга нигез салу вакыты билгеле түгел. Өлкәннәрнең истәлекләренә караганда, авылга Дүсмөхәммәт исемле кеше нигез салган. Аның җитәкчелегендә берничә гаилә урманга бай, чишмә һәм инеше булган тау астына килеп урнаша һәм авыл Дүсмөхәммәт исеме белән Дүсмәт дип атала. Казан ханлыгы яулап алынгач, христианлаштыру сәясәте башлангач, Дүсмәт авылы кешеләренең бер өлеше Оренбург далаларына кача һәм анда да Яңа Дүсмәт авылына нигез сала. Aвылның бер өлеше яңа динне кабул итә, үз урынында кала, монысы инде безнең авыл. Авыл тарихына кагылышлы язма булып 1888нче елгы Мамадыш өязенең статистик отчеты тора. Документта авылның 1887нче елгы икътисади хәле 1857нче ел белән чагыштырып бирелә. Аннан күренгәнчә, Казан губернасының Мaмадыш өязе, Иске Комазан олусына керүче Дүсмәт авылында 1857нче елда 35 йорт булган. Бу авыл зурдан исәпләнми, шуңа күрә авылның барлыкка килү вакыты Казан ханлыгы чорында түгел, ә соңрак дигән фараз туа. Ләкин бу иң беренче Дүсмәт түгел, ә күченеп киткән кешеләрдән кимеп калган авыл булуы мөмкин. Авылны христианлаштыру 16 гасырда түгел, ә соңрак булган дигән нәтиҗә ясарга була. Христиан дине кабул иткән авыл буларак, Дүсмәт крепостной түгел, ә дәүләт крестьяннары авылы булган. Шуңа күрә, 1861нче елгы крестьян реформасының авыл өчен нәтиҗәсе булмый, ләкин 1866нчы елгы дәүләт крестьяннары реформасы безнең авылга турыдан-туры йогынты ясый. Крестьяннар шәхси ирек алалар. Реформа нәтиҗәсендә авыл үсү мөмкинлеге aла һәм чынлап та Дүсмәт кызу темплар белән үсә. 1887нче елга инде Дүсмәттә 63 хуҗалык була, авыл 30 ел эчендә ике тапкыр диярлек үсә. Aвылдагы бер кешегә тигән имана җирнең күләме 2,81 дисәтинә була, авыл өчен выкупной түләү 640 сум 40 тиен тәшкил итә. Авылның 1887нче елга дәүләткә бурычы—1308 сум 50 тиен. Үз вакыты өчен бу зур сумма, ләкин башка авыллар белән чагыштырганда (бигрәк тә крепостной авыллар белән) бу сумма артык зур күренми. Чагыштыру өчен: 1887нче елда Иске Комазан авылының дәүләткә бурычы 4500 сум тәшкил итә. Гасыр ахырына авыл тагын да үсә, зурая һәм төбәктәге керәшен авыллары өчен үзәккә әйләнә. 1890нчы елда төзелгән чиркәү һәм дини мәхәллә мәктәбе ачылу шул хакта сөйли. Революциягә кадәр авыл тыныч икътисади тормыш алып бара, 1917нче елгы революциядән соң авыл илдәге бөтен үзгәрешләргә дә дучар була, ләкин үзәк булу әһәмиятен югалтмый. Бу бигрәк тә мәдәни һәм мәгърифәт өлкәсенә кагыла. 1925нче елда дини мәктәп 4 еллык дөньяви мәктәп итеп үзгәртелә. Илдәге икътисади һәм сәяси үзгәртүләр авыл өчен эзсез калмый. 1930нчы елда Дүсмәт авылына колхоз төзү максаты белән район вәкиле килә.
Хәзерге “Таң” хуҗалыгына кергән авылларда ул вакытта 4 колхоз була.
Комазан Башында колхоз районда беренче булып төзелә. 1929нчы елның апрелендә үк колхозга “1 Май” исеме бирелә һәм рәис итеп колхозны оештыручы Иван Михайлов сайлана.
Иске Комазанда колхоз 1930нчы елда оештырыла һәм аңа “Ленинга истәлек” исеме бирелә. Колхозның беренче рәисе итеп Сәйфулла Миннекәев исемле кеше була. Колхоз төзү җиңел бармый, 1930нчы елда колхозга 12 генә хуҗалык керә, ләкин 1932нче елның язына инде 2 генә хуҗалык аерым тормыш алып бара. 1944нчы елда колхоз “Память Ленина” колхозына бүленә. 1950нче елда колхозлар яңадан берләшә.
Акман авылында колхоз оештыру 1930нчы елда башлана. Аңа “Кызыл таң” исеме бирелә. Беренче рәис итеп Әхтәмов Газизҗан сайлана, хисапчы итеп Салих Юнысов билгеләнә. Колхозга беренчеләрдән булып Усмановлар кергән. Колхозның бик зур ат сарае булган һәм анда 85 ат асралган.
Дүсмәт авылында колхоз 1930нчы елда төзелә, аңа “Кызыл партизан” исеме бирелә. Колхозның беренче рәисе—Максим Васильев. Колхоз төзү авырлык белән барган, керүчеләр кире чыкканнар, аннан яңадан кергәннәр. 1932нче елгы чәчү вакытына бары 10 хуҗалык кына колхозга керми кала. Күмәк хуҗалыкка кергәндә җан башына 3 пот орлык, ат сбруе, башка төрле кораллар җыела. Колхоз хуҗалыклардан икмәккә алмашып бозаулар алып, ферма оештырып җибәрә. Урак беткәннән соң колхоз ударникларына икмәк кызыл обозлар белән өйләренә китереп бирелә. Мондый обозлар Ефимовлар Яков һәм Матрена, Ильина Анастасия, Иванов Василий, Архипов Иван гаиләләренә килә.
Бөек Ватан сугышы авырлыкларын Дүсмәт авылы халкы бөтен ил белән бергә кичерә. Авылның йөзгә якын ир-егете Бөек Ватан сугышына китә, 45е яу кырында ятып кала.
50-60нчы елларда, колхозларны эреләндерү сәясәте башлангач, 4 хуҗалык “Чулпан” колхозына берләшә. 1962нче елда колхозның исеме “Таң” дип үзгәртелә. Бу колхозларны техникалаштыру елларында авылга төрледән-төрле техника кайтарыла: автомобильләр, тракторлар, комбайн һ.б. Колхозыбызга кайткан беренче автомобильләрне йөртүчеләр Новиков Алексей Иванович, Петров Иван Степанович, Петров Петр Николаевич була. Тракторлар кайткач эш күпкә җиңеләя, чәчәүлек җирләр киңәя, яхшырак эшкәртелә башлый. Колхозыбызга кайткан беренче тракторларны Җәләй абый, Петров Григорий Иванович һәм механизаторлык эшен плугарь малай булып башлаган Спиридонов Петр Карповичлар иярли. Алар үзләренә лаеклы алмаш та тәрбиялиләр. Техникалаштыру җитештерүне күпкә арттыра. 1952нче елдан 1995нчы елга кадәр, 43 ел буе, колхозны, хөкүмәтнең күп бүләкләренә лаек булган, хөрмәтле ил агасы Зәйнулла Шәйхуллович Һадиуллин җитәкли.
60-80нче елларда авыл хуҗалыгында башланган җиңеллекләр нәтиҗәсендә колхозларның икътисади хәле яхшыра. 70нче елларда безнең колхозда да пекарня, авылларда медпунктлар, балалар бакчалары, мәдәният йортлары төзелә, су колонкалары куела. Бу эшләрнең күбесе колхозның үз акчасына эшләнә. Хуҗалыкның материаль-техник базасы да елдан-ел байый, яңaртыла. 1974-1976нчы елларда Акман авылында товарлыклы-сөтчелек комплексы төзелә, шушы ук елларда печән оны ясау җaйланмасы, көн таләбенә җавап бирүче ындыр табагы, ак он тегермәне сафка баса.
1890нчы елда Дүсмәт авылында үз тирәләрендәге керәшен авыллары арасында иң зур чиркәүләрнең берсе булган чиркәү төзелә. Билгеле, мондый зур чиркәү дини йолалар үтәү өчен генә түгел, ә башка керәшен һәм рус авылларында төзеләчәк чиркәүләр өчен дин әһелләре әзерләүне дә максат итеп куйгандыр, чөнки шул ук елда Дүсмәт авылы чиркәвендә дини мәхәллә мәктәбе ачыла. Бу мәктәптә дөньяви белемнәр дә бирелгән, ләкин басым дин белеменә ясалган, анда башка авыл чиркәүләре өчен түбән баскыч дин әһелләре әзерләнгән. Мәхәллә мәктәбе буларак, үз вакыты өчен бу мәктәп бик зур белем биргән. Мәктәп авыл чиркәве побының йортында урнашкан булган, шуңа күрә мәктәп хуҗалык корылмалары белән әйләндереп алынган булган.
1917нче елгы революция илдәге икътисади һәм сәяси ситуацияне генә түгел, ә мәдәни тормышны да тамырдан үзгәрткән. Илдә большевиклар хакимияте урнашып атеизм котырган вакыт булса да, әле 1925нче елга кадәр мәктәп дини уку йорты булып калган. 1925нче елда семинария 4 еллык мәктәп итеп үзгәртелгән һәм анда дөньяви белемнәр генә бирелә башлаган. Мәктәп революциягә кадәр булган әһәмиятен югалтмый, анда төпле белемнәр бирелә һәм мәктәпне бетергән кешеләр үзләре мөгаллимлек итәргә хокук алганнар. Илдәге хакимият ныгыган саен, мәгариф һәм мәдәният өлкәсенә игътибар үсә. Дүсмәт 4 еллык мәктәбе дә 7 еллык тулы булмаган урта мәктәбе итеп үзгәртелә.
Мәктәп илдәге барган үзгәрешләргә актив катнашып яши. Бөек Ватан сугышында җиңүгә Дүсмәт тулы булмаган урта мәктәбе дә үз өлешен кертә. Мәктәп коллективы самолетлар төзү өчен 5000 сум акча җыеп тапшыра, фронтка һәм фашистлардан азат ителгән җирләргә азык-төлек һәм кием посылкалары җибәрә.
1986нчы елга кадәр Дүсмәт урта мәктәбе революциягә кадәр мәхәллә мәктәбе итеп салынган бинада урнаша. 1986нчы елның 12нче гыйнварында Дүсмәт урта мәктәбе заман таләпләренә туры китереп салынган яңа бинага күчә.
В.Зайцев.
Категория: Общая история | Добавил: Admin (22 Октября 2008)
Просмотров: 4086 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar