Яке авыллары
Яке авыллары
Безнең төбәккә кайчан, ничек килеп утырганнар соң? Бу сорау күпләрне кызыксындыра, моны дәлилләү өчен тарихчылар тарафыннан язылган чыганакларга мөрәҗәгать итәбез..
Урта Идел буйларында катлаулы этногенетик вакыйгалар булган. Төрки телле халыклар үзара тарихи һәм башка бәйләнешләргә кергән. Берсул (бәрсил) - урта гасыр гарәп чыганакларында телгә алына торган этноним. Болгарларның бер кабиләсе VIII – IX гасырларда берсуллар, ягъни көмеш болгарлар Бөрсет су бассейнына килеп утырган һәм елганы үз исеме белән атаган. Алар Чулманның уң як яры буйлап Бөрсеттән Алабугага кадәр төпләнгәннәр.
Ә безнең авыл турында нәрсә әйтергә мөмкин соң?
Яке авыллары янында Болгар чорына караган Изгеләр зираты бар. Биредә 1930, 1952 – 1955 нче елларда этнографик-археологик экспедицияләр эшләгән. Кайбер чыганаклар кабер ташларының XII гасырга каравын әйтсә, күренекле татар галиме Йосыпова ташларның 1330 – 1350 нче елларга каравын дәлилли.Аларга борынгы болгар телендә язылган. Галимнәр Урта Кирмән, Түбән Яке, Дегетле авыллары янында табылган кабер ташларының ясалу каллиграфия рәвешләренең башка төбәкләрдән аермалы булуын әйтәләр. Кабер ташлары турыпочмаклы. Алардагы ике кечкенә, бер зур чәчәкле бизәкләр ромашканы хәтерләтә.
Бүгенге көндә зиратта егермеләп кабер бар. Бишесенең ташы исән, яисә өлешчә генә сакланган. Зират тирәсе сукаланган, мәйданы кечерәйгән. Бу чыганакларга карасак, Яке авылы XIV гасырда барлыкка килгән дип әйтергә мөмкинлек зур.
Авылның барлыкка килүе турында мондый фараз да бар. Иван Грознай тарафдарлары көчләп чукындыра башлагач, күп кенә татарлар күчеп китәләр. Иван Грозный үзенең сакчыларын юлларга куя. Безнең авыл кырында да Яков исемле сакчы була. Сакчылар торган урынның түбәнге ягына да, югары өлешенә дә татарлар килеп урнаша. Түбән яктагыларын - Түбән Яковлар, югары яктагыларын Югары Яковлар дип йөртәләр. Еллар үтә, әкренләп Яков сүзен Якегә үзгәртеп, Түбән Яке, Югары Яке дип йөртә башлыйлар.
Өченче фараз.
Әби-бабайлар сөйләвенчә, түбәндәгеләр мәгълүм: Югары Яке һәм Түбән Яке авыллары яныннан лашманчылар юлы узган. Бу юлдан күп атлар белән имән һәм нарат агачларын төзелеш өчен тарттырганнар. Бу Петр I патшалык иткән чорда була. Бу агачлар суднолар ясау өчен кирәк булган. Бу мөһим эш, һичшиксез, бөтен халык катнашында башкарыла. Түбән Яке һәм Югары Яке авыллары арасындагы “Злаш боры” дигән урында агач тарттыручы атлы колонналар туктап хәл ала торган булганнар, атларын шунда ашатканнар, эчерткәннәр. Шул урында алар өчен махсус абзарлар, лапаслар төзелгән. Агач тарттыру эшендә Казаннан 40 чакрым ераклыктагы, хәзерге Зеленодольск районына керүче Олы Яке исемле татар авылы кешеләре дә катнашкан. Алар, туктап ял иткән арада, әйләнә-тирәгә күз салганнар. Бу урын яшәү өчен әйбәт җир булырга ошый, дигәннәр. Урманы бай, чишмә-суы, күле бар, җәй-көз табигать җимешләрен мул бирә, мал асрарга печәнлеге җитәрлек – нишләп монда күчеп килмәскә?
Дүртенче фараз.
Бу фаразны “Чаллы шәхес үстерү үзәге” галимәсе Әнисә Шәрәфетдинова 1996 нчы елның 16 мартында шул ук үзәк башлангычы белән Түбән Яке урта мәктәбендә туган як тарихын өйрәнү буенча уздырылгын конференциядә әйтте.
Әнисә апа, тел белгече буларак, күп еллар буена атамаларның килеп чыгышын өйрәнү белән шөгыльләнә. Аның фикеренчә,безнең эрага кадәр 4 – 3 нче гасырларда, ягъни фарсы чорында, фарсы теленең башка телләргә йогынтысы зур була. “Як” - фарсы сүзе, аңа “е” форматы кушып, сыйфат ясыйлар. “Яке” - ялгыз яшәүчеләргә карата, ягъни кешеләрдән читтә, кырыйда яшәүче кешеләргә әйтелә торган сүз. Димәк, авылыбыз безнең эрага кадәр 4 – 3 нче гасырларда ук килеп чыккан дияргә җирлек бар. Авыл кешеләре башкалардан читтә яшәгәннәр булса кирәк. Әнисә апа үзенең фаразларын Уразбахты, Кирмән, Мәшләк, Баскан атамаларының килеп чыгышы белән нигезли.
Изгеләр зиратындагы кабер ташларындагы язмалар борынгы бабаларыбызның укымышлы, мәдәниятле булулары турында сөйли. Авылның урынын билгеләү генә бераз авыр. Гадәттә, зиратны авылның көньяк өлешендә кора торган булалар. Изгеләр зираты исә - хәзерге авылның төньяк-көнбатыш өлешендә.
Түбән Яке авылы табигатьнең гүзәл җиренә урнашкан. Аны ике яктан урман, тирә-юнен агачлыклар уратып алган. Урман төрле киек-җәнлеккә, җиләк-җимешкә бай булса, инеше – хисапсыз күп балыклы. Халкы бик тырыш булган. Элек авыллар нәрсә булса да ясарга яраклашкан булалар. Бездә бигрәк тә чыпта, кап сугу, бау ишү, чабата ясау, чыбыктан үреп әйберләр эшләү, күмер яндыру белән шөгыльләнгәннәр. Бу эшләр күп хезмәт һәм түземлек сорый. Кап сугу өчен җитен игәргә, аның өчен җир эшкәртергә, җыеп алып чимал әзерләргә һәм кыш дәвамында чыра яки керосин яктысында эшләргә кирәк була.
Бау ишү. Безнең як урманнарга бай булганлыктан, бау әзерләп сату мөмкинлеге гаять зур булган. Бау ишү өчен урманда юкәдән кабык салдырганнар. Кабыкны суга салып куйганнар, күпмедер вакыттан соң, юкәдән мунчала алып, бау ишкәннәр. Бауны шулай ук сүстән дә ишә торган булалар һәм Өчиле, Кирмән , Имән базарларына илтеп сата торган булалар. Төп аяк киеме чабата булганлыктан, юкәдән чабата үргәннәр.
Тал чыбыгыннан кәрзин-чиләкләр үргәннәр яки чиләкне алыштыручы савытлар ясаганнар. Чыбыктан шулай ук өй җиһазлары ясаганнар, койма тотканнар.
Күмер ясау зур хезмәт сорый торган эшләрнең берсе була. Аны хуҗалык кирәге өчен генә түгел, сату өчен дә әзерләгәннәр. Күмерне якын—тирә авылларга гына түгел, су юлы белән ерак базарларга да озатканнар. Күмер яндыру өчен корган агачны, имәннәрне аударып, билгеле бер озынлыкта кисеп, күмер базлары янына ташыганнар һәм базга тыгызлап тутырып, ут төрткәрңнәр һәм томалап яндырганнар. Билгеле бер вакыттан соң күмергә әйләнгән агачны сүндереп, күмерне суытканнар. Күмер базларының урынын хәзер сабантуй уздырыла торган урында да күрергә була.
Кисмәк тактасы ясау өчен имән агачын файдаланганнар. Аны әзерләү, кисмәк ясау зур хезмәт сорый торган эш булса да, гаять керемле була. Аны ясау өчен яхшы имәннәрне егып, такта ярып, аларны билгеле бер зурлыкта кисеп, яхшылап киптереп, кисмәк җыйганнар һәм тарттырып беркеткәннәр. Ерак базарларга чыгару өчен кисмәк такталары әзерләү отышлы булган. Кисмәкләр Чистайда , Уфа губернасында сатылган.
Столярлык эше Бүкәнледә һәм Дегетледә киң тарала. Алар өстәлләр, урындыклар һәм башка әйберләр ясаганнар. Бүкәнле, Дегетле, Омар тимерчелекләрендә оста тимерчеләр эшләгәннәр, алар сука ясаганнар. Тире иләү, эшкәртү, күн ясау Бүкәнледә, кирпеч сугу Дегетледә башкарылган. Алар бик яхшы сыйфатлы булган. Шуңа күрә аларга базарда сорау зур булган, товарны Өчиле, Имән базарларына, Омарга алып чыгып сатканнар, Чистайга, Түбән Новгородка, Астраханьга кадәр илткәннәр.
Авыл халкы шулай ук игенчелек белән шөгыльләнгән, ташлы-комлы, таулы җирләрдә зур тырышлык белән иген иккәннәр, терлек асраганнар.
Чолыкчылыктан (урман умартачылыгы) , сунарчылыктан табыш керткәннәр. Илдә барган үзгәрешләр Яке авылында да үзенең эзен калдыра: 1908 нче елгы реформадан соң берничә хуҗалык авыл каршындагы тауга күченә. Ягъни, утарга аерылып чыга. Шуннан соң аны Яңа авыл дип атый башлыйлар. Аның эзләре, баз урыннары әлегә кадәр сакланган. Авылда йортлар Көрәнчегә кадәр сузыла. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Яңа авыл бетә.
Фоат Насыйбуллин,
Түбән Яке урта мәктәбе директоры.
Категория: Общая история | Добавил: Admin (22 Октября 2008)
Просмотров: 4361 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar