Урманчы авылы
Урманчы авылы
Казан губернасының Мамадыш өязендәге Урманчы авылына кагылышлы беренче документлар 1824нче елга туры килә. Татарстан республикасының милли архивында сакланган документлардан күренгәнчә, бу вакытта әлеге авылында Ивановлар, Борисовлар, Степановлар, Ермолаевлар, Ефимовлар – ясаклы крестьяннар яшәгән. 1834нче елгы документларда Урманчы Троицкое авылы дип күрсәтелә һәм 118 ир-ат, 133 хатын-кыз яшәве әйтелә. 1867нче елга Урманчы халкы шактый арта, язмалардан бу чорда 297 ир-ат теркәлгән. Авылның 1164 дисәтинә файдалану җире, 1003 дисәтинә урманы була (1 дисәтинә—1,09 га), 127 йорт хуҗалыгы санала.
Совет чоры
ТАССРның Мамадыш кантонындагы мәктәпләр хакындагы белешмәләр буенча, 1921нче елда элекке училищеның совет хезмәт мәктәбенә әйләндерелүен күрәбез. Мәктәп китапханәсендә 745 китап булган, укучылар саны—145. Бу елларда мәктәптә керәшен хатын-кызлары Мария Матвеевна Голубкова, Мария Макаровна Розовалар белем биргәннәр. 1931нче елның 13нче февралендә Урманчы авылында “Заря” колхозы оеша. Үзләренең тегермәннәре, тимерчелекләре була. Хуҗалыкның беренче председателе итеп Ефимов (исем-отчествосы күрсәтелмәгән) сайлана. Башка бик күп җирләрдәге кебек, Урманчыда да халыкны социаль яктан сыйныфларга бүлү булган һәм кайберәүләрне сайлау хокукыннан мәхрүм иткәннәр. 1930нче елга караган архив документларында түбәндәге кешеләрнең сайлау хокукыннан мәхрүм ителүләре әйтелә:
П.Е.Ребрихин, 55 яшь, А.П.Ребрихин, 33 яшь, А.Карпов—элекке сәүдәгәрләр.
А.И.Тюменский, 41 яшь—эксплуататор (документта социаль хәле шулай күрсәтелә).
И.Карпов, 65 яшь—элекке урядник.
Н.Александров, 39 яшь—элекке священник.
И.Филиппов, 32 яшь—рухани.
Әлеге ир-атлар белән бергә, аларның хатыннарын да, иждивенецлар дигән ярлык тагып, сайлау хокукыннан мәхрүм итәләр.
1957нче елда “Заря” колхозы күршедәге “Берсут” җәнлек совхозы белән кушыла һәм Урманчы кешеләренең күпчелеге бүгенге көндә шушы совхозда, Кама урман хуҗалыгында эшлиләр.
Урманчы авылы кешеләре тырышлар. Бер-берсенә ярдәм итешеп, авыр эшләрне җиңеләйтеп яшиләр. Һәртөрле бәйрәмнәрдән тәм, ямь табып, зурлап күңел ачалар. Елизавета Григорьевна Шишкина, Анастасия Ивановна Вотяковалар – авылның иң хөрмәтле кешеләре. Аларга инде 98 яшь. Урманчы халкы белән сөйләшкән вакытта миңа Күгәрченов, Голубков, Стаканчиков, Рюмочкин, Бурмистров, Губернаторов фамилияләрен дә ишетергә туры килде.
Ә менә 1820нче елларда салынган чиркәүнең язмышы нинди соң? Чиркәү бүгенге көндә ярым җимерек хәлдә, кайчандыр аны клуб итеп тә файдаланганнар. Хәзерге вакытта авыл халкы аны кабат яңартып, төзәтеп келәү йорты итүне сорый. Чиркәү артында гына борынгы зират. Кайбер кабер ташларындагы язулар 18-19нчы гасырларга карый.
З.Хасанов.
Категория: Общая история | Добавил: Admin (22 Октября 2008)
Просмотров: 3243 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar