Өяз
Өяз
1866нче елда Санкт-Петербургта Рәсәй губерналарында кеше яши торган торак урыннарының исемлеген күрсәтүче китап басылган. Мәгълүматлар 1859 елга карый. Китап эчке эшләр министрлыгының үзәк статистика комитеты тарафыннан чыгарылган. XIV бүлектә Мамадыш өязе турында язылган.
Казан губернасы Рәсәйнең 50 губернасы арасында мәйданы буенча 22 урында. Ә Мамадыш өязенең мәйданы 4592 квадрат чакрым, 94,90 квадрат миль. Ул тулысынча яки өлешчә 9 район җирен үз эченә алган: Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кызыл Йолдыз, Мамадыш, Алабуга, Тәкәнеш. Мамадыш һәм Грахань пристаньнәре икътисадый яктан әһәмиятле түгел, дип күрсәтелгән. Өяз мәйданынаң 46,41% сөрүлек җирләр алып торган.
Өяз ике өлешкә (стань) бүленгән. Беренчесендә 9966 хуҗалык (двор) булып, анда 33634 ир һәм 34935 хатын-кыз, барлыгы 68569 кеше яшәгән. Икенче өлештә 10539 хуҗалыкта 33990 ир, 36632 хатын-кыз, барлыгы 70622 кеше булган. Нәтиҗә ясап әйткәндә, 1859 нче елда Мамадыш өязендә 20505 өй булган, аларда 67624 ир заты һәм 71567 хатын-кыз, барлыгы 139191 кеше көн күргән.
1860нчы елда өяздә 316 торак пункт булган.
100 хуҗалыктан артык авыллар - 49, меңнән артык кеше яшәгәннәре - 22. Ә иң зур авыл - Гомәрдә (Омар) 3058 кеше булган. Бер өйдә, уртача, 7 кеше яшәгән.
Халык составы: татарлар 64,73 %, чуаш-чирмешләр - 1,1, мордва-вотяклар - 4,35, бүтәннәр - 0,02. Шулай итеп башка халыклар (инородецлар) - 70,20, руслар 29,80%.
Мамадыш Петербургтан - 1648,5, Казаннан - 185 чакрымда урнашкан. Өяз үзәгендә 569 өй булып, 1783 ир-ат, 1836 хатын-кыз яшәгән. Барлыгы 3619 кеше. Ике чиркәү, 4 чәсәүнә, өяз һәм приходской училищелар, больница, ярминкә булган. Базар пәнҗешәмбе көнне гөрләгән. Заводлар: сало эретүче - 2, тире эшкәртүче - 3, ярма яручы - 2, туку - 1, бау ишүче - 2, крахмал - 1, кирпеч сугучы - 2.
Олыслар
Мамадыш өязендә 19 олыс (волость):
1. Яңа Чөриле - Ново-Чурилинская
2. Ядкәр - Ядыгарская
3. Иске Юмья - Старо-Юмьинская
4. Букмыш - Букмышская
5. Сатыш - Сатышская
6. Петропавел - Петропавловская
7. Әсән-Елга - Асань-Илгинская
8. Лыябаш-Келәүеш - Лыябашъ-Кляушская
9. Җөри - Зюринская
10.Иске Комазан - Старо-Кумазанская
11.Кабык-Күпер - Кабыкъ-Куперская
12.Әбде - Абдинская
13.Шәмәрбаш - Шеморбашская
14.Түбән Сөн - Нижне-Суньская
15.Кече Кирмән - Мало-Кирменская
16.Кызыл Тау - Красногорская
17.Троицк-Сәкинәс - Троицко-Секенесьская
18.Гомәр - Омарская
Өяздә һөнәрчелек һәм кәсеп.
Мамадыш өязендә вак сәнәгать киң колачы һәм төрлелеге белән аерылып тора. Җөри һәм Яковка 15/IV дән (Мелкая промышленность Казанской губернии. Казань. Типография Губернского правления. 1911. Алга таба мәгълүматлар шушы китапка таянып бирелә). 15/Х кадәр тәгәрмәчләр, 15/Х дән 1 мартка кадәр чана ясаганнар.
Өяздә мичкә тактасы ясау аеруча киң таралган. Чистайда бер хуҗада 10, 20, хәтта 100 кеше эшләү очраклары бар. Ә аерым хуҗалыкларда мөстәкыйль рәвештә мичкә тактасы һәм башка кирәк-ярак әзерләүдә Мамадыш өязе губернада беренче урында. Иң зур үзәк Кече Кирмән олысында: Кече Кирмәндә - 48, Югары Сондә - 21, Түбән Якедә - 13, Төркәчедә 7 хуҗалык гел шушы эш белән кәсеп иткән. Көнгә 35-45 тиен, ә шимбә һәм бәйрәм көннәрендә эшләсәләр, атнага 2 сум 50 - 3 сум 20 тиен алганнар.
1834нче елдагы Ревизская сказка буенча Казан губернасы Мамадыш өязе Искеушма олысына кергән Кече Кирмәндә 92 хуҗалык булган һәм 364 ир, 388 хатын-кыз яшәгән.
Кече Кирмән олысы
Һөнәрчелек турында сөйләүне дәвам итәбез. Юнып-куышлап эшләү. Юкә тәпәннәр, савыт-саба ясау. Түбән Якедә 5, Югары Сондә 2 хуҗалык шөгыльләнгән. Чагыштыру өчен, Түбән Сон олысында Бөрсет-Сөкәчедә - 7, өчесендә 8 хуҗалык. Мичкә ясау. Яңа Черкасста - 10, Малмыжкада - 14, Комазан башында - 5 хуҗалык эшләгән. Еллык керем 50-100 сум булган.
Камыт агачы кәкреләрен Түбән Якедә ясаганнар. 4 гаиләнең 5-6 айдагы кереме, һәркайсының 40-50 сум тәшкил иткән. Ак һәм кызыл агач осталары Төркәчидә яшәгән, 2 хуҗалык. Экипаж ясау белән Кече Кирмәндә, Рус Кирмәнендә, Урта Кирмәндә шөгыльләнгәннәр.
Мамадыш өязе чана-арба ясау кәсебе буенча Казан губернасында беренчелекне тоткан. Лыябаш-Келәүеш олысы бигрәк күп җитештергән. Яңа нигезләнгән Тулбай авылында - 30, Пойкинода - 10, Келәүештә, Ефремово, Плаксихада - һәр хуҗалык шөгыльләнгән. Утын чаналарын Рус Кирмәне һәм Түбән Яке ясаса, Кече Кирмән һәм Нормада арба ясыйлар.
Мунчаладан чыпта һәм капчык сугу белән Уразбахтыда 70 хуҗалык шөгыльләнгән. Кече Кирмәндә - 9, Түбән Якедә - 6, Югары Сөндә - 5, Нормада - 4, Урта Кирмән, Төркәчедә 2шәр хуҗалык чабата ясап саткан.
Металл эшкәртү. Иске Очада - 22, Кабык-Күпердә - 11, Нормада - 3, Кече Кирмән һәм Бүкәнледә - 2, Омарда - 8 алачык учак дөрләткән. Омарда тимер сабап һәм сукалар ясаганнар.
Кече Кирмәндә кирпеч сукканнар, ләкин бу эшнең осталары Кызыл Тау, Өчөйле, Владимирда күп булган. Дегетлеләр йон теткән. Кече Кирмәндә 13 хуҗалык аяк киеме тегеп саткан, 19ы күмер яндырган һәм 19ы бау ишеп кәсеп иткән.
Шулай итеп, Кече Кирмән олысына караган 11 авылда да вак сәнәгать алга киткән һәм ярлы туфракта тилмереп игенчелек белән шөгыльләнгән халыкның яшәү чыганагына әверелгән.
Безнең тарафтан Казан Губерна идарәсенең мәчетләр төзү, муллаларны эшкә билгеләү буенча Инвентарная опись №2 Каралды. Анда олыстагы һәр авыл турында мәгълүмат бар. Кызыксындыру максатыннан чыгып кына берничә мисал китерәбез.
Еллар 1823-1881
1845
1863
CN – 1 – 2006
1 том
1866г № п/п 8 «О мечетях и состоящих при них духовных лицах 28 января 1866 г.»
Губернатор указлары:
1226/316- Норма авылына 1879нчы елның 29 декабрендә Зәйнуллинны мулла итеп куярга.
1248/141 – Мәчет төзү турында Кече Кирмәндә 30 май 1878 ел.
1725/140 – Шулай ук Урта Кирмәндә 22 май 1880 ел
1942/131 – Шулай ук Кече Кирмәндә икенче мәчет төзү турында 4 апрель 1881 ел.
9205/56 – Мостафинны 1913нче елның 21 маенда Кече Кирмәнгә мулла итеп кую турында.
9607/355 – Гәбделгадеевны 5 декабрь 1917нче елда Нормага мулла итеп кую турында.
Казан Губерна идарәсенең төзелеш бүлеге документларында 2нче фонд, 14нче язуда, 36 биттә 492нче сан белән Кече Кирмәннең 3нче мәчетен төзүгә рөхсәт 1889нчы елның 15июнендә бирелгән.
Урта Кирмәнгә икенче мәчет төзергә рөхсәт 1898нче елның 15 апрелендә, ә Арташка мәчет төзү указы 1901нче елның 16 июленә карый...
Бәлки, алга таба Кече Кирмән олысы турында аерым китап язылыр...
Рафаил Газиз.
Категория: Общая история | Добавил: Admin (14 Октября 2008)
Просмотров: 3760 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
avatar