Безнең илләр - Нократ (часть 2)
Чукындыруның рәвешләре төрлечә була. Казанны алганда әсир төшкән бер иш чукыну бәрабәренә исән калдырыла. Шуның мисалын Мамадыш төбәгендә бүген урыс авылларына әйләнгән Нагашево (Нугай), Тау Иле, Чаксы авыллары тарихында күрәбез. Урыс миссионеры И.А.Износковның кулында булган мәгълүматлар түбәндәге тарихны сөйлиләр. Алар татарчага тәрҗемә итеп алынды: “Мамадыш өязендәге Нагаш (Нугай) һәм Чаксы авылларын татар ханы Нагаш (Нугай) Казанны урыслар яулап алганчы ук салган була. Урманчы авылын шулай ук кайсыдыр бикнең кул астында булган татарлар корганнар.
Бу авыллар тирәсендә Бик тавы исемле тау бар. Чистай өязендәге Түбән һәм Югары Кондрат авыллары (алар хәзер дә Чистай районына карыйлар һәм аларда татарлар белән чуашлар яшиләр), моннан өч йөз еллар элек, ягъни Казан мөстәкыйль булган дәвердә, Төрекстаннан күчеп килгән Туркан морза тарафыннан салынган булганнар. Бу авылларның исемнәре Казаратым (Кадаратым) исемле мөселман изгесенең атыннан калган имеш”.
Бу мисалда Нократ буенда һәм Чистай тирәләрендә Нугай татарларының утраклыкка күчү очраклары чагыла. Кондрат исемле татар һәм башка кыпчак халыкларында булган Коңгырат кабиләсе исеменең бер варианты гына булса кирәк.
“Омар һәм Благовещенское авылларында бүген урыс халкы яши. Бу авылларны Уразбахты авылы татарлары салган булган. Уразбахтыны әлегә кадәр Иске Омар дип тә атыйлар. Урыслар бу якларга XVI гасырның икенче яртысында яки XVII гасыр башларында күчереп утыртылалар. Бу урыслар Казан митрополитларының коллары булалар. Омар авылына урыслар килеп утыргач, андагы татарларның бер өлеше башка җирләргә күчеп китәләр, ә Омарда калганнары урыслашып бетәләр. Омар авылындагы Полутатаринов, Тахтаров, Зиндеев, Кулущеев, Инусов, Басалаев, Алакаев, Булыгин, Сапаров, Мансуров, Сулеменов фамилияләрен йөрткән урыслар бар да татардан азган халык”.
Мамадыш төбәгендәге Тау Иле авылы да татарлар яшәгән ил була. Бу авылның татарлары Питрәч төбәгенә караган Татар Тау иле авылына күчеп утырганнар. Тау Иле авылында татарлар яшәгән заманда кирпечтән салган мәчет тә була. Тик аның кирпеч ташларын урыс халкы үз ярагына ташып бетергән. Риваятьләргә караганда, татарларның Тау Иленнән китүенә бер поп сәбәпче була. Поп коега тәре ташлый да, бу урын изге урын, менә коедан тәре чыкты дип ялганлап, татарларны кудырта. Бу хәлне Тау Иле урыслары теленнән ишеткәннәр.
Нократ буе урыс кул астына кергәч, анда татарларны бик каты җәберләгәннәр. Шулай да Казан ягындагы кайбер татарлар Мамадыш төбәгенә качып килеп урнашканнар.
Иван Грозный заманында имана налогы ике тиен көмеш булган. Шуны түләмәгәннәрне төтенле мунчага ябып җәзалаганнар. Ясак түләгәннәр Түбән Сонда калган, түли алмаганнары чукындырылып, Колышчы авылына аерып утыртылганнар.
Катмыш авылына, телләрдә йөргән риваятьләргә караганда, берничә кеше Түбән Сон авылыннан күчеп килә. Килгән кешеләр Шыгым, Шыкма, Шыкмат исемле бабалар булалар. Катмыш авылындагы суның катылыгын күреп бу авылга алар Катмыш исеме кушканнар. Катмыш халкы борын-борыннан Иделдә бурлак булып көймәләр сөйрәп йөргәннәр. Алар арасына, бурлак йөргәндә, бер чукынмаган Әлтирүк исемле чуаш та ияреп кайта. Катмышта Әлтирүк ислам динен кабул итеп, монда яшәп кала. Бу кеше Гыйбадулла исемле кешегә эшләп йөри һәм аның кызына өйләнә.
1720 еллар тирәсендә Катмыштан җиде хуҗалык китеп, Ык буендагы Катмыш исемле янә бер авыл коралар. Акай батыр Катмыш авылында туып киткән була.
Урыс Кирмәне авылы моннан 350 еллар элек (XVII гасыр уртасы) корылган. Алар Вятка урыслары, сал агызучылар, бурлаклар булганнар.
Урта Сон авылын риваятьләргә караганда Чискал, Япал, Миңнегол бабайлар нигезләгән. Авыл халкы нигездә өч нәселдән тора: Җәгъфәр, Фаяз, Чискал нәселләре.
Чискал керәшеннән мөселман булган.
Пугачев вакытына кадәр Урта Сон урынында мукшы авылы була. Сугыш вакытында мукшы авылы туздырылып, югарыда искә алынган бабалар килеп утыра. Бу кешеләр Кыерлыдан килгән була. Җәгъфәр белән Фаяз тату яшиләр, бик эшчән булалар. Күп җирләрдә ышна ачып икмәк үстерәләр. Чискал боларны талап ашый торган була. Шуннан соң Җәгъфәр белән Фаяз балалары берләшеп Чискалны акылга өйрәтергә булалар. Чискалның юлы елга аша салынган басмадан үтә торган була. Аны сагалап торалар да, суга бәреп төшерәләр. Шуннан соң Чискал талап ашаудан туктый (1885 елда туган Мөбарәкҗан Әхмәтсафа риваяте).
Казанны урыс алгач, кала тирәсендәге татар авылларын яндырып бетергәннәр. Казанга 30 – 40 километр җирдә татарлар авыл ясап утырырга тиеш булмаганнар. Шул дәвердәге Казан янындагы Чирмеш исемле авылның исән калган халкы, Мамадыш ягындагы бер елга буена килеп, Алман дигән авыл кора. Алман кешеләре елгага төшеп бата башлагач, Ишмөхәммәт (Ишке) исемле кеше яңа урында авыл корып утыра. Бүгенге Шәмәк һәм Тау Иле авылларының бабалары (хәзерге Татарстанның) Тау ягыннан күчеп килгәнгә охшый. Чөнки анда да Шәмәк һәм Тау Иле исемле, бер-береннән әллә ни ерак булмаган авыллар хәзер дә бар. Тау ягыннан Казан артына күчү XVI – XVIII гасырлар буе дәвам иткән.
XVII гасырга кергәч, Нократ буеның Казанны алган чакта туздырылып, кешеләре аз калган җирләрен үзләштерү дәвам итә. Патша хөкүмәте Мамадыш төбәге җирләрен Нократ морзаларына, Вятка урысларына, Тау ягыннан килгән чуашларга, мариларга, арларга бүлгәләп бирә. Татардан гайре милләт вәкилләренең күбесе шушы дәвердә килеп төпләнеп калганнар.
Мамадыш шәһәре урынына Мамадыш баба дигән кеше утырган. Аннан монахлар килеп, үгез тиресе хәтле генә җир бир, дип сорыйлар да, Мамадыш баба бирергә була. Монахлар үгез суеп, тиресен туныйлар, аны нечкә итеп телеп, бик зур җирне әйләндереп алалар. Шул урынга чиркәү салалар. Мамадыш баба җирсез кала.
Түбән Ушмага беренче җиде кеше килеп утыра. Алар – Айбулат, Макъсыд, Биктимер, Юлтимер, Мамадыш, Атнаш исемле була. Түбән Ушмада 1887 елда туган, 1973 елда Олы Әтнә авылында яшәүче Өммегөлсем апа безгә үзенең шәҗәрәсен яздырган иде: Өммегөлсем, атасы Исхак, бабасы Хәсән, аның атасы Мөхәммәтҗан, аның атасы Биккенә, Биккенә атасы Бикбау, Бикбауныкы Атнаш, Атнашныкы Мамадыш.
Югары Ушманы икенче исем белән Морза дип, шулай ук аны урысча Ярмаково дип тә атаганнар. Аннан аңлашылганча, Югары Ушмы авылын Ярмәк морза биләгән икән. Бу хакта түбәндәге риваять тә кызыклы:
“Югары Ушмага иң беренче булып Ярмөхәммәд (Ярмәк) исемле морза килеп утырган. Ул бик бай кеше була. Авыл тирәсендәге сазлык урманнарны бетереп, колларыннан көтүлекләр эшләткән ул җирләрдә. Авылны шуңа “Морза авылы” дип йөрткәннәр күрше авыллар, ә урыслар “Ярмак” дип атаганнар. Нократ буенда яшәгән Кара бик нәселе шәҗәрәсендә Ярмәк морза исемле кеше бар. Кара биктән таралган морзалар Арча, Биектау, Кукмара, Саба, Алабуга, Әгерҗе төбәкләренә җирләр алып утырганнар. Шунлыктан Югары Ушманы нигезләгәч, Ярмәк морзаны да шушы нәселгә нисбәт итәбез. Бу авылда 1973 елның 7 сентябрендә булганда, шушында 1902 елда туган Хәлимә апа Исламованың нәсел шәҗәрәсен язып алган идек: Хәлимәнең атасы Исхак (1924 елны 58 яшьтә үлгән), аның атасы Ислам, Исламның атасы Мөхәммәтҗан, Мөхәммәтҗанның атасы Рәхмәтулла, Рәхмәтулланың атасы Котлыбай, Котлыбайның атасы Йуашбик, Йуашбикнең атасы Туйгилде, Туйгилденең атасы Исламкол морза, Исламколның атасы Рахманкол морза, Рахманколның атасы Йәрмәк морза. Йәрмәк морза Югары Ушмыны нигезләгән Йәрмәк морза исеме белән туры килә. Бу нәселнең бабаларының исемнәре Нократтан чыккан Кара бик нәселе шәҗәрәсе исемнәре белән туры киләләр. Әлбәттә, телдән әйтелү сәбәпле бабаларның, буыннарның тәртибе беркадәр буталган, һәм аерым буыннар төшеп калган. Кара бик шәҗәрәсен, мәсәлән, Рахманкол морзаның атасы Морат морза, Моратның атасы Ибраһим морза, Ибраһимның атасы Йәрмәк морза, Йәрмәкнең атасы Дусмөхәммәт морза, Дусмөхәммәтнең атасы Пәйке морза, аның атасы Биги бик, аның атасы Чуаш бик, аның атасы Әлсуфый, аның атасы Гали бик, аның атасы Кара бик, дип бетә.
XVIII гасырның башларыннан Кара бик нәселеннән булган Нократ морзалары патша хөкүмәте алдындагы хезмәтләре өчен Казан ханлыгыннан калган җирләргә хуҗа итеп утыртылалар. Бу нәселдән булган морзалар: Бәйке, Ырпыс, Әҗкә, Туйхуҗа, Уразай, Тукай, Йамаш, Чынбулат, Җанбулат (Йанбулат) һәм башкалар хәзерге Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе төбәкләрендәге авылларга нигез салалар.
Шушы вакытларда Мамадыш төбәгендәге Ямаш авылын нигезләгән Ямаш морзаны Кара бик нәселеннән дип уйларга урын бар. Ямаш морзаның шәҗәрәсе Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мостәфа-дел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” исемле китабының икенче томында (Казан, 1900, 334 –335 бб.) бәян ителә. Лаеш ягындагы Айтуган бине Җамаш яшәгән. Җанбулатның (Янбулатның) Ашыт елгасы буендагы Чынбулат авылын нигезләгән бертуганы була (Чынбулат – хәзерге Әтнә төбәгенә кергән авыл). Бу Чынбулат авылын халык “Чымбылат” рәвешендә әйтә. 1973 елның 19 июлендә археологик экспедиция вакытында бу юлларның авторына Чынбулат авылында булырга һәм аның тарихына бәйле кайбер фактларны язып алырга туры килгән иде:
“Чымбылатка башта Чымбылат һәм Тымбылат исемле ике кеше килеп утырган диләр. Шуннан Чымбылат исеме калган авылга. Чымбылат авылы өч нәселдән таралган. Баштагы икесе бик дус булган. Берәү соңыннан Яңа Шашы авылыннан күчеп килеп Болак янына утырган. Чымбылат авылының бабалары моннан 300 еллар элек Нократ ягыннан килеп утырганнар. Нократ ягыннан килгән беренче кешеләрдән Әбҗәли баба булган. Нократта Чымбылат нәселе бар. Әбҗәли баба шул нәселдән булса кирәк. Ул чукындырудан качып килгән диләр. Тымбылат, Чымбылатны калдырып, Мамайга киткән (Чымбылат янындагы авыл).
Нократ нәселе булган Нургали (1900 елда туган), аның атасы Хәсбиулла, аның атасы Хәмидулла, аның атасы Галимулла, аның атасы Хәбибулла һ. б.”
Әлеге мәгълүматлар Ямаш морзаның Нократтан килгәнлегенә дәлил булып хезмәт итә.
Шәҗәрәнең IX – XIII буыннары кыскартылды (М.Ә.).
Шушы шәҗәрәдәге 7 буын 14 нче урында торучы Исмәгыйль Апанай Хафиз улы, Лаеш ягындагы Җанбулат авылыннан килеп, Казанның Иске Бистәсендә гомер иткән. Бу Исмәгыйль 1794 елда үлгән. Казанда алар нәселеннән чыккан күп кенә күренекле кешеләр яши. Алардан чыккан “Азат халык” газетасы мөхәррире Габдулла мулла Апанаевны, беренче тапкыр кыллы оркестр оештырган Вәли Апанаевны, диңгез офицеры Габделхәмит Апанаевны, миллионер Бәдретдин Апанаевны һ. б. искә алып үтәргә мөмкин.
Инде бу нәселне бәян итүдән тыелып, яңадан да Мамадыш төбәгенә, Нократ буйларына якынрак килик. Без, Ямаш нәселенә мавыгып, соңгырак гасырларга кереп киттек. Хәзер инде яңадан да XV – XVIII йөз вакыйгаларына туктап үтик.
Мамадыш төбәгенең Тәкәнеш авыллары тирәләре безнең тарихта тәфсилле итеп телгә алынмады, чөнки ул якларда тарихи мәгълүмат алырлык кешеләр аз очрады. Булган мәгълүматларны бәян итәбез.
“Тәкәнеш авылы урыны элек сазлыклы, елгалар белән араланган булган. Монда Кабык Күпер исемле авылдан кешеләр килеп, Дегет базы дип йөртелгән җиргә йортлар корганнар, Тәкәнеш тугыз нәселдән үскән. Иң зур нәсел – Сәлтинеке, ярты Тәкәнеш шул нәселдән. Аннан кала Эти нәселе зур.
Югары Тәкәнешнең зират урынына башта ике карт килеп утырганнар. Алар канаулар казып, суларны агызып, сазлыкларны киптергәннәр. Йортлары яныннан агып үткән елга суында ерактан агып килгән йомычкаларны күреп, анда да авыл барын белгәннәр.”
Вахит авылы хакында
Вахит авылы урынында Макчим дигән чирмеш була. Вахит исемле кеше килеп Макчим белән җирен алыша. Макчимнан калган авылны Иске Макчим яки Ямаш дип йөртәләр. Без Ямаш морза турында алдарак язып үттек. Бу авылда Ямаш яшәсә дә, аның балалары монда калмый, башка урыннарга күчүләре аңлашыла. Ямаш үзе дә Иске Макчим дигән авылда торып калмаган, ахры, хәзерге Балык Бистәсе төбәгенә күчеп, анда да Ямаш исемле авыл корган. Моннан ерак булмаган Янбулат (Җанбулат) авылы аның улыныкы була. Иске Макчим авылыннан күренекле татар галиме Шәмсетдин Күлтәсинең бабалары чыккан.
Югары Козгынчы авылы хәзерге урыныннан чакрым ярымга читтәрәк урнашкан була. Ул – бу тирәдәге иң борынгы авыл. Иске зираты бар, ләкин язулы ташлары юк. Бу авылның урманында, Иван Грозный заманында качып йөргәндә үтерелгән кешеләрнең каберләре бар дип сөйлиләр. “Кыр авылы” зиратында иске язулы ташлар бар.
Түбән Козгынчы авылы элек “Чыршы арты” дип аталган. Кыр авылы Әбдедән күчеп килгән. Тимершәех бабаның аталары бер биш буын элек Киләй дигән авылдан күчеп килгәннәр. Түбән Козгынчыны Югары Козгынчыдан күчкән дигән сүз дә бар халык телендә.
Мамадыш төбәгеннән Пугачев хәрәкәтендә катнашучылар күп булган. Катмыш авылыннан атаклы татар батыры Бәхтияр Канкаевның көрәштәше Рахманкол чыккан. Бу хәбәр Рахманкол бабаның нәселеннән булган Нигъмәтҗан бабайның 1880 елдагы кулъязмасыннан алынды: Нигъмәтҗанның атасы Әхмәтҗан, Әхмәтҗанның атасы Габделхалик, аның атасы Габдерәшит, Габдерәшитнең атасы Рахманкол. Нигъмәтҗанның улы Габдерәүф 1916 елда туган.
Бәян ителгән тарихларга күз салсаң, бер нәтиҗә чыгарырга мөмкин: Нократ буйларында XVII гасыр беткәнче татар халкына тынычлап яшәргә мөмкинлек булмый. Ушкуйниклар, Казан дәүләте егылу, көчләп чукындыру сәясәте Мамадыш төбәге тарихында канлы сәхифәләр булып язылганнар.
Нократ елгасының югары агымы буендагы татарларны урыс баярлары XVII гасырда утырган урыннарыннан төрле якка күчереп тараталар, Нократ елгасы буйларында торганнарын куып, алар урынына урысларны күчереп утырталар. Мисалга, Вятские Поляны районындагы Иске Пөнәгәр авылы Нократ буеннан куылып, Кукмара поселогы кырына күчеп утырган. Нократ елгасының югары агымында утырган Карино (Нократ) авылы тирәсендә татарлар бик аз санда кала. Шул дәверләрдән ул тирәләрдәге татарларның бер җыры сакланып калган. Аны язып алучы укытучы Н.Касыймов җырны “Кистем татарлары җыры” дип атаган.
Безнең илләр бу ил түгел,
Безнең илләр – Нократ.
Киттек, инде кайталмабыз,
Сез калдыгыз бик ерак.
Ага саллар, ага саллар,
Ага саллар еракка.
Сал өстендә ага маллар,
Еракка, Нократка.
Ар як бит ул, ерак бит ул,
Бара-бара арыйсың.
Татар кызлары тапмагач,
Ар кызлары карыйсың.
Нократның түбән агымында татарлар катламы көчле булып, азмы-күпме яңа элементлар килеп кушылса да, үзләренең телләрен нык саклаганнар. Килеп утырган татарларның этник тарихында төркиләрнең угыз кавемнәре нык катнашкан. Угыз теленең специфик авазы булган сакау “з” авазын куллану төбәктә еш искәртелә.
XVII гасырда Нократ буена килеп утырган татарларның борынгы ыру-кабиләчелек бәйләнешләре чагылышы булган “җыеннар” яңадан җанланып, яңа элементлар кушып яши башлый. Бүгенге көндә җыен бәйрәме тәртипләрен начар беләләр инде. Халык телендә калган җыен исемнәре: Котыш җыены, Комазан җыены, Кирмән җыены, Тукташ җыены, Ызлан җыены, Шүләнгер җыены, Төенчек җыены һ. б.
Яшьләрнең каршы уеннары - “Илекле” дип аталган җәйге күңел ачулары уздырылган.
XVIII гасырга аяк баскач, Мамадыш төбәге бөтен Идел буе – Урал шикелле үк, татар халкының милли азатлык көрәше мәйданына әйләнеп китә.
1735 елны Кама аръягында чукындыруга, көчләп урыслаштыруга каршы Акай явы башлана.
Тарихи чыганаклар Акайны татар диләр. Оренбург якларында колонизаторларның ныгытмаларын күп туздырып, Акай гаскәре Минзәлә кальгасы тирәләрен тар-мар китерә. Пьяный Бор янында Кама елгасын кичеп, Акай яулары Казанга таба юл тоталар. Казанга җитәргә 30 чакрымнар җирдә Акай явы урыс гаскәрләреннән җиңелә. Акай тарафдарлары чигенәләр. Мамадыш янында Нократ елгасын кичкәч, аларның эзләре югала.
1773 – 1775 елларда Мамадыш төбәге халкы Пугачев яуларында катнаша.
Тарихи документларда Югары Бөрсет авылыннан йөзбашы Әҗикәйнең полковник Бәхтияр Канкаевка җибәрелгәне языла. Югары Бөрсеттә Әҗикә бабаны, Албайдан чукындырылудан качып килгән кеше булуын, аның нәселе һаман да дәвам итүен хәтерлиләр. Омар авылы крәстиәннәренең Бәхтияр Канкаев отрядына кушылганда булган исемлекләре сакланган. Шулай ук Мамадыш төбәгендәге Дегетле, Әрнәш, Котыш, Покровское авыллары кешеләренең Бәхтияр Канкаев отрядында булулары хәбәрләре бар.
XIX гасырның беренче яртысында Алкин фамилияле борынгы морзалардан килгән нәсел Ушма авыллары янында Алкин авылын нигезли. Алар әүвәл Уфа ягында яшәгәннәр. Уфа якларына исә XVII гасырның беренче яртысында хәзерге Мордовия республикасы биләгән җирләрдән күчеп килгәннәр. Уфа ягында Алкиннарның чура-коллары була. Казан университетын тәмамлаган Шаһиәхмәт Алкин ул колларны, Ушма авыллары яныннан җир сатып алып, күчереп утырта. Шаһиәхмәт полковник дәрәҗәсендә була, белеме ягыннан юрист. Шаһиәхмәт Алкин үзе Казанда яши. Аның улы Сәедгәрәй Алкин (1867 – 1919) ХХ гасыр башында Казанда күренекле җәмәгать эшлеклесе, нәшир була. Алкиннар татар мәдәнияты тарихында да эз калдырган нәсел. Аларның Казанда хәзерге Тукай урамындагы йортында (ул йорт хәзер дә төзек тора) 1903 елда беренче мәртәбә татар сәхнә тамашалары уйнала башлый.
Сәедгәрәй Алкин Казанда татар телендә 1905 – 1911 елларда “Казан мөхбире” исемле газета чыгара. Ул Казан университетының юридик факультетын тәмамлаган, адвокат, Казан мөселманнарының дини ихтыяҗы мәсьәләләре буенча берничә мәртәбә Петербургта була. Казан шәһәр думасында гласный (депутат) хезмәтен башкара. Үзе ачкан газетада аңа Акчуриннар да ярдәм итәләр. Абруйлы адвокатны беренче Дәүләт Думасына сайлыйлар. Дума мөнбәреннән Сәедгәрәй Алкин урыс, француз телләрендә эчтәлекле докладлар сөйләгән, аз җирле крәстиәннәрнең мәнфәгатен яклаган. Беренче Дума куып таратылгач, Выборгка барып, Думаны куып таратуга протест чагылышы булган Өндәмәгә кул куючыларның берсе була. Бу эше өчен патша властьлары аны өч ай төрмәдә тоталар, ике ел ярым юристлык хокукыннан мәхрүм итәләр. Шунлыктан Сәедгәрәй Алкин Икенче, Өченче Думаларга депутат булып сайлана алмый. Властьлар татардан ачык фикерле, гадел, телләр белгән депутатлар булуын теләмәгәннәр. Бу сәясәт һаман да яшәвен дәвам итә. Сәедгәрәй Алкинның сеңлесенең кызы Мәдинә Алкина әйтүенә караганда, ул кеше Казанда 1919 елда үлгән булса кирәк.
Мамадыш төбәгенең узган гасырларда эз калдырган шагыйре, педагог һәм философ Кол Мөхәммәд бине Солтанбик әл-Ушмави әле соңгы елларда гына җәмәгатьчелеккә мәгълүм булды.
Кол Мөхәммәд иҗаты XIX йөз татар әдәбияты тарихында мөһим урын били, киләчәктә аның поэтик мирасы өйрәнелергә лаек.
XIX йөздә Мамадыш төбәгеннән чыккан күренекле мәгърифәтчеләрдән Шәдче авылы имамы Җамалетдин Бикташины күрсәтергә кирәк…
Кайбер мәгълүматларга караганда, XIX гасыр ахырында татар календарьлары төзеп чыгара башлаган Шәрәфетдин Кашафетдин улы Шәһидуллин да Мамадыш ягындагы Шәмәк авылында 1870 елларда туган булган…
Мамадыш төбәгенең Кече Сон авылы белән тагын бер татар язучысы, мәгърифәтче Таҗетдин бине Ялчыголның (1768 – 1838) бәйләнеше бар. Ул кеше 1785 елның 24 маенда чит илдән кайтышлый Кече Сон авылында атасын дәфен кыла.
Инде Мамадыш төбәгенең узган тарихына багышланган бу хезмәтнең йомгагы: Нократ буе татарларының этник-сәяси тарихы – гомум татар халкының этник тарихының көзгесе дип карарга мөмкин. Әлбәттә, аның үзенә генә хас үзенчәлеге дә бар, бу тарихның вакыйгалары шушы төбәк белән бәйле.
Нократ төбәге татар әдәбияты һәм мәдәнияты өчен күп кенә күренекле шәхесләр үстергән.
Марсель Әхмәтҗанов, филология фәннәре докторы, академик, Кол Гали исемендәге халыкара һәм Ризаэддин бине Фәхретдин исемендәге премияләр лауреаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, археограф.

Мамадыш – вотчина Свияжского Богородицкого монастыря
В половине XVII в. монастырю принадлежало в Казанском уезде 6 населенных мест:
село Мамадыш с пятью деревнями (Красная Горка, Комарово, Беляева, Каменная река, Максимово);
с .Мамадыш – в нем двор монастырский, на котором жил дворник Митька Алексеев, двор попа Федосея Степанова с двумя сыновьями, у него сосед Ефимка Архипов с двумя сыновьями, двор пономаря Сергуньки Онисимова со внуком. В селе крестьянских 80 дворов, бобыльских – 47 дворов. Всего 139 дворов, в них 545 человек.
Деревня Красная Горка – в ней 45 дворов, в них жило 163 человека.
Деревня Комарово – починок Комаров , 10 крестьянских дворов, 39 человек.
Деревня Беляев Починок – 11 дворов, живут 31 человек.
Деревня Каменная река – 9 дворов, 34 человека.
Деревня Максимово – Максимов починок. 14 дворов, 60 человек.
В селе Мамадыше мельница Большое колесо на речке Вошме, около той мельницы двор мельничный, а в нем жил старец Дорофей, да засыпка Илюшка Григорьев.
(Выписка из книги “К истории Казанских монастырей” до 1764 г. изд. 1902 г.)
В конце XVII в. вотчиной монастыря стали деревни: Малмыжка, Яковка, Гремячка.

Из истории Мамадышского уезда
Во второй половине XVI века и начале XVII века по берегам рек Вятки и Камы поселились русские люди, основавшие селения, вошедшие в состав трех вотчин:
1.Свияжского Богородицкого монастыря (с. Мамадыш с 1605 г.) вместе с деревнями: Красная Горка, Каменный, Комарово, Беляев, Максимов-Починки, деревни: Гремячка, Яковка, Малмыжка, Отарка.
2. Казанского архиерейского дома (с.Омара с 1556г.); Омарский Починок, Рагозино, Секинесь, Пеньки (Покровское), Дигитли, Кутуш.
3. Московского Донского монастыря (с. Сокольи горы).
Эти села и еще два села центральных: Тавели, Абди и были первоначальным районом русских поселений и оплотом христианства в Мамадышском уезде (территория принадлежала Казанскому уезду, до выделения Мамадыша в особый уезд в 1781 году 28 сентября).
Выписка из книги: “Историко-статистическое описание Казанской епархии”. Выпуск VI-й, г. Мамадыш и Мамадышский уезд. Казань. Типография императорского университета. 1904 г. стр. 3 – 5.

Повинности оброчных монастырских крестьян
с. Мамадыш в 1780 году.
I..Денежные сборы в пользу государства ( в год с одного двора).
1.Сборы в военный приказ – 9 алтын 2 деньги (28 коп).
2. Сборы в адмиралтейский приказ – 4 алтына 1 деньга (12,5 коп).
3. Земские сборы на перевозку армейских грузов – 6 алтын 2 деньги ( 19 коп).
4. Ямской и полоняничный сборы – 3 алтына 2 деньги ( 10 коп).
5. На конские корма драгунам – 5 алтын ( 15 коп).
6. На жалование драгунам - 1 полтина 4 алтына 2 деньги (63 коп).
7. За сплав леса до Астрахани – 2 алтына.
8. За хлеб для Астраханских стрельцов – 7 гривен 1 деньга ( 70,5 коп).
Всего государственных сборов – 2 руб.24 коп.
II.Денежный оброк в пользу Свияжского-Богородицкого монастыря (в год с одного двора).
1. Оброк за десятинную пашню – 5 алтын 4 деньги (17 коп).
III. Натуральный оброк в пользу монастыря (с каждых 30 дворов в год собиралось)
1.Столовых припасов: большой сыр, 8 кг масла, 200 яиц, туша свинины, гусь, баран, 24 кг меда.
2. Конюшенных припасов: 1 хомут, 1 попона, сани.
IV. С 30 дворов для работ монастыря на лето брался 1 пеший рабочий.
Выписка из книги “К истории Казанских монастырей”.

Категория: Общая история | Добавил: Admin (14 Октября 2008)
Просмотров: 5944 | Рейтинг: 4.0/2
Всего комментариев: 0
avatar