Безнең илләр - Нократ (часть 1)
Безнең илләр - Нократ
Мамадыш яклары – Татарстанның борынгы тарихлы төбәкләреннән берсе.
Тәүдә төбәкнең тарихына кагылышлы чыганакларны барлап үтик. Урыс миссионеры И.А.Износковның (1835 – 1909 елдан соң) 1882 елда Казанда басылган “Два реферата, читанные на IV-м археологическом съезде в Казани в 1877 г.” исемле хезмәтендә Мамадыш ягы авыллары тарихыннан кызыклы фактлар теркәлгән. Җирле тарихчылардан Габдулла Ушмавиның “Ушма тарихы” 1970 елда язылып, аның бер күчермәсе Казанда Татарстан фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсендә саклана (99 кол., 1 тасвир, 176 эш берәмлеге). Шулай ук Усали тарихчысы Хәсәнша Әхмәтшинның (1892 елда туган) язма тарихыннан күчермәләр, Катмыш авылы тарихчысы Шаһи Сафин, Катмышта яшәгән мәрхүм Нигъмәтҗан Әхмәтҗанов язмаларын да исәпкә алырга кирәк.
Татар эпиграфик язмаларын (кабер ташындагы язуларны) өйрәнгән галим Һарун Йосыповның да Мамадыш төбәгендәге тарихны ачуда искә алырлык хезмәтләре күп. Ул Татар Кирмәне, Түбән Яке, Бөрсет Сөкәче авылларындагы XIV, XVI гасырлардан калган ташларны укып тикшерә.
Болардан тыш Мамадыш төбәгендә XVIII – XIX гасырларда яшәп иҗат иткән әдип-шагыйрьләрнең кулъязма әсәрләре дә тарихи чыганак булып хезмәт итә ала.
Төбәкнең иң борынгы тарихи чыганаклары дип елга атамаларын күрсәтергә мөмкин. Бүгенге Татарстан җөмһүрияте биләгән җирләргә 3 – 4 нче гасырларда төрки телле сөн (һун) ырулары килгәнлегенә Турай археологик истәлеге һәм Аксубай төбәге Кечкенә Сүнчәләй янында табылган һун казаннары дәлил. Сөн елгасы исеме дә һун-сөннәрнең Мамадыш төбәгендә яшәүләренә ишарәли.
X –XIII гасырларда бу яклар Болгар дәүләте биләмәләренә әйләнә. Болгарларның бу төбәктә яшәвен раслаган тарихи чыганаклар шактый күп һәм ышанычлылар. Батый хан гаскәрләре 1236 елда Болгар дәүләтен алып, аның урынына Болгар олысы ясый. Олыс үзәге булып корылган Болгар шәһәрен тәүдә Батый хан 1242 –1249 елларда үзенең башкаласы итә, Түбән Иделдә Сарай шәһәре төзелгәч, үзәкне шунда күчерә. Батый хан яуларыннан соң Урта Иделдә болгар кавемнәре, кайберәүләр фикеренчә, юкка чыкмаган, алар яшәп калганнар. Болгар өлкәсе Алтын Урда дәүләте олысына әйләнгәч, яулап алу җәрәхәтләре чагыштырмача тиз төзәлгән: Нократның югары агымыннан алып хәзерге Батраки шәһәренә, Зөя елгасыннан Уфа шәһәре астына кадәр киң мәйданда болгар мөселманнарының каберташлары сакланган. Ул ташлар XIII гасыр ахыры - 1359 еллар арсында эшләнеп, язылып куелганнар. Билгеле, таш яздырып кую өчен халык кулында мал булырга тиеш була. Гаҗәп ки, бик бай дип саналган борынгы Болгар дәүләтендә 1236 елгача бер кабер ташы яздырып куярлык та кеше булмаган. XIV гасырның беренче яртысында яздырып куелган болгар телендәге ташлар Мамадыш төбәгендә ике урында бар. Татар Кирмәне авылы янында – 9 таш, Түбән Яке янында 1 таш сакланган. Менә бер таштагы язу:
“Бисмилләһи әр-рахмани әр-рәхим.
Әл-хөкем Аллаһ, әл-гали, әл-кәбир.
Көлли нәфсе диакати
Әл-мәүвте сәм әлинә тәрҗигун, тарих җийат җүр
Әл виҗем җал, шәүвәл вон бийалем көн вафат
Былыт Минаҗ ул…
Бәлүики рәхмәт Аллаһ…
Рәхмәти вәсигати…”
Тәрҗемәсе:
“Куәтле һәм рәхимле Аллаһның исеме белән. Бөек һәм зур Аллаһның хөкеменә. Һәр туган җан әҗәл ширбәтен эчәр һәм Аллаһ каршына килер. Тарихтан җиде йөз илле өченче ел, шәүвәлнең унбише көнендә вафат булды Минһаҗ улы… билгесе. Аллаһның рәхмәте… киң рәхмәте булсын”.
Таш, димәк, 1352 елның 25 ноябрендә куелган. Болгар мөселманнарының теле татар телебезгә аз охшаган, аны чуаш теленә якын, диләр. Ләкин ул чуаш теле дә булып җитмәгән.
Татар Кирмәне зиратында болгарларның 737 (1336), 738 (1337), 740 (1340) һәм Түбән Яке авылында 741 (1340) елларда куелган шундый ук телдә язылган вафат тарихлары бар. Болар Нократ иделе буйларында бу заманда инде мөселманнарның тирән тамыр җибәргән булуын күрсәтәләр. Тагын шуны да искәртү зарур: бу ташлар сакланган урыннардагы борынгы авылларның исемнәре башкача булган. Әүвәлге болгар авылларының исемнәрен белү хәзер мөмкин дә түгел инде.
XIV гасырда, Бөтен Урта Иделдәге кебек, Нократ елгасы буе халкы да татарлашып бетә. Моның сәбәбе XIII гасырдан башлап Нократ елгасы буйларына көньяктан төрки-татарларның күчеп килүе була. XIV гасырда Иделнең түбән агымындагы татарлар, шәһәр халкы яз бетүгә Урта Иделгә күтәрелә торган була. Чөнки Идел буендагы яшел болыннар, урман һавасы бу якларны оҗмах почмагы ясаган. Балык Бистәсе төбәгендә Кама елгасы буенда урнашкан Бирдебәк һәм Кадрәк авылларының килеп чыгышларын бәян иткән риваятьләрдә әйтелүенчә, ул җирләргә җәйләү өчен Бирдебәк хан күчеп килә торган булган. Ул үзенең туганы Кадрәк хан белән тау башына зур учак ягып, төтен чыгарып хәбәрләшеп яшәгән (Бирдебәк авылыннан 1904 елда туган Хөснетдин Шәмсетдин улы риваяте).
XIV гасырның 60 елларыннан башлап Нократ (Вятка) елгасы Урта Идел буена Бөек Новгородтан төшүче урыс юлбасарлары (ушкуйниклар) юлына әйләнә. Ушкуйниклар Бөек Новгород өлкәсендә җыелып, зур сугыш көймәләрендә Нократ елгасы буенча төшкәннәр. Новгород боярлары җирләреннән чыкканга санап, ул елганы “Новгород” сүзен татар теленә җайлаштырып, Нократ елгасы дип атаганнар. Нократ буйларына чагыштырмача соң килеп чыккан марилар да Нократ суын “Науграл видче” дип исемләгәннәр. Бу мисалда “Новгород”ның “Нократ”ка әйләнү тарихы тагы да ачыграк күренә.
Вятка елгасының болгарча ничек аталган булуын кистереп әйтерлек чыганаклар юк кебек. 922 елны Ибн-Фадлан исемле гарәп сәяхәтчесе Урта Иделгә килгәндә Ватыг исемле елганы кичүләрен яза. Бу елганы Татарстанның Болгар шәһәре янында аккан хәзерге Утка елгасы дип хисаплыйлар. Безнең уебызча, бүгенге Вятка елгасы да шулай ук Ватыг исемен йөрткән. Хәзер удмуртларның бер этник төркеме дип саналган бирсемәннәр, әле XIX гасырда да Җүкәтау шәһәре тирәләрендә яшәп, Болгар олысы халкының бер өлешен тәшкил иткәннәр. Нәкъ менә шулардан Нократ елгасы атамасы Ватыг, Ватка (Вятка) рәвешендә урыс теленә кереп калган. Бирсемәннәр мөселман булып, аларның шактый өлеше татарлашып та киткән.
1360 елда Бөек Новгородтан ушкуйниклар килеп Җүкәтау шәһәрен талыйлар. Урыс елъязмасы бу хакта “ушкуйниклар Җүкәтауны сугышып алдылар, бик күп татарларны үтерделәр”, дип хәбәр итә. Шушы һөҗүмнән соң Җүкәтау бикләре Алтын Урда мәмләкәте башкаласы Сарайга яклау сорап баралар.
Сарай хөкүмәте, хәлне төзәтү өчен Болгар олысына 1361 елда Булат Тимер бикне юллый. Ул Болгар олысын ныгыту чарасына керешә. Булат Тимер Нуган бик улы Болгар олысы идарәчесе Җанибәк хан (1343 – 1357) тарафыннан ук билгеләнгән булган. Моны 1366 елда Болгар шәһәрендә сугылган тәңкә раслый. Шул елда урыс ушкуйниклары һәм кенәзләренең юлбасарлык яулары яңадан башлана. Алар Нократ һәм Кама буйларына бөлдергеч һөҗүмнәрен кабатлыйлар. Төп болгарлар шушы һөҗүмнәр вакытында тар-мар китерелеп, татарлар белән тәмам берләшеп, кушылып бетүгә йөз тоталар. 1367 елгы урыс кенәзләренең берләшкән һөҗүме вакытында Болгар олысы тагын тар-мар китерелә. Булат Тимер Сарай тарафына кача һәм анда тәхеткә менгән яңа хан Газиз тарафыннан үтерелә.
1369 елны Болгар олысын Хәсән Солтан идарә итә башлый. Аңа урыс кенәзләренең 1369, 1370, 1371, 1374, 1376, 1377 елларда туктаусыз ясаган һөҗүмнәрен татырга туры килә. Урыс елъязмалары Нократ, Кама һәм Идел буенда гел татарлар хакында гына сүз алып баралар, болгар халкы кенәзе түгел, ә Болгар олысы кенәзе (биге) хакында гына сөйлиләр. Урыс елъязмаларында болгарларның халык буларак теркәлмәве Урта Иделдә 1360 елдан соң бары татар халкы гына яшәгәнлеген раслый. Дөрес, урыс кенәзләренең Казанга, Җүкәтауга, Кирмәнчеккә һөҗүмнәре вакытында бик күп татарларны һәм бисермәннәрне кырып салулары хакында хәбәр бар. Бисермән дигән кавем бүгенге удмурт халкының этник бер төркемен хасил итә. Аларның Нократ буенда яки Каманың сул ягында да XIV йөздә яшәү ихтималлары бар. Ләкин аларның теле удмурт теленең бер диалекты булып хисаплана, бисермәннәр болгар телендә сөйләшмәгәннәр. Каманың сул ягында археологлар угыр кабиләләренә нисбәтле археологик истәлекләр ачканнар иде. Бисермәннәр шул угыр кабиләсенең варислары булса кирәк. Татарлар аларны почырманнар дип атыйлар. Бу почырманнар бүгенге көндә дә Киров өлкәсендә һәм Удмурт республикасында нократ татарлары белән янәшә авылларда яшиләр. Бисермәннәрне иске документларда чуаш дип атау очраклары да бар. Почырманнарда (бисермәннәрдә) ислам дине йогынтысы булганлыгы аларның мөселман фамилияләре йөртү очракларыннан күренә.
1367 елда Венеция шәһәреннән чыккан итальян галимнәре Доминико һәм Франциско Пициганилар Алтын Урда дәүләте биләгән җирләрне дә картага төшерәләр. Бу картада Кама буенда Карманчухо (Кирмәнчек) һәм Сакатин (Җүкәтау) шәһәрләре барлыгы да күрсәтелгән. Алардан Җүкәтауның хәзерге Чистай шәһәре зонасында , ә Кирмәнчекнең Нократ иделе буенда булганлыгы фараз ителә. Кирмәнчек хәзерге Татар Кирмәне авылы тирәсендә булып, хәзерге авыл янындагы XIV гасыр кабер ташлары Кирмәнчек шәһәренә нисбәтле булганга охшый. Шәһәрнең исеме төрки-татар теленә нисбәтле сүздән гыйбарәт. Димәк, аның корылуы төрки-татарлар эшчәнлеге җимеше. Әүвәлге Алтын Урда җирләрендә ул дәверләрдәге татар теленнән ясалган берничә “кирмән” атамасы катнашкан топоним мәгълүм: Аккирмән (Одесса), Кременчуг, Янги Кирман, Хан Кирмән, Таш Кирмән һ.б.
Мамадыш төбәгенә XIV гасырның соңгы чирегендә Идел буеннан Аксак Тимер яулары узу сәбәбендә яңадан да Кама аръягыннан һәм хәтта Кырым, Кара диңгез буйларыннан татарларның күчеп килүе көчәя. Аксак Тимер тарафыннан 1391, 1395 елларда Идел буена ясалган походлар вакытында Болгар һәм Биләр кебек шәһәрләр дә җимерелә. Халык телендә Биләр шәһәреннән Нократ буена күчеп килүчеләр турында риваятьләр шушы дәверләрнең тарихи авазыдыр. Югары Сон авылындагы мәктәпнең тарихыннан бер сәхифә:
“Түбән Сон авылындагы Шәпи картның әйтүенә караганда, Кама аръягындагы Биләр тирәсеннән бер хатын өч улы белән Каманың бу ягына күчеп чыккан. Ул малайларның берсе Түбән Сонга, берсе Кече Сонга, берсе Югары Сонга (Сон суының уң ягына) килеп утырганнар” (1973, 29 августта күчереп алынган).
Ләкин бу хәбәрләр, авыллар бер кешедән генә үсеп киткән, дигән фикергә китерергә тиеш түгел. Моның мисалы Кече Сон картлары хәбәрләрендә күренә. Менә 1902 елда туган Могътәсиб Мөкъмин улы риваяте:
“Кирмән янына, суның теге ягы , башта җиде бабай килеп утырган. Соңыннан алар, бик юл өсте дип, узгынчылар борчуыннан туеп бу якка күчеп утырганнар”.
“Кече Сон кырында ханнар булган. Алар өч хуҗалык булып Кече Сонга кайтканнар. Тагын Чүчи карчык булган. Ул Чүчи башы дигән җирдә яшәгән. Аның кабере янында чишмә чыккан”. Бу сүзләрне Кече Сонның мәрхүм Гыймади карт сөйли торган иде.
Икенче бер информатор сөйләгән риваять:
“Кече Сон элек “Иске авыл” дигән җирдә Әркәнәй елгасы буенда торган. Анда су булмагач, бу урынга күчкәннәр. Алар дүрт хуҗалык булганнар. Берсе Рим, икенчесе Сәйпеш… Иске авылдан Туктагыл, Әптелмән, Тиктормас исемле бабалар күчеп утырганнар”.
“Иске авылдан беренче булып Солтан исемле карт килеп утырган. Иске авылдан алар җиде хуҗалык булганнар. Солтан бабай чишмәсе дә бар”. (Миңнегали Гыйльмановтан калган сүзләр).
Миңнегали Гыйльманов укытучы булып эшләгән. Аның кулында авыл тарихы буенча язма булып, Сабада укыгын вакытында аның тарихы югала. Аның сүзләрен 1921 елны туган Кыям Салиховтан ишеттек. Язма тарихта тагы Чәүчи изге кыз була, Чәүчинең атасы хуҗа була (хуҗа дип Алтын Урда дәверендәге югары катлау аристократиясенең бер төркем вәкилләрен атаганнар - М.Ә.).
Түбән Сон авылыннан 1895 елда туган Мөхәммәтҗан Хөсәеновтан 1973 елның 31 августында язып алынган хәбәрләрдән.
“Бүләрдән килгән Габдерахман бабай бу якта урын сайлап, йоклап караган, тыныч урынмы икән дип. Яман төшләр күрми генә тыныч йоклаган һәм монда авылга нигез корырга булган. Габдерахман су чатына килеп йорт салган. Ул елга буенча йомычкалар агып килгәнне күргән, югары якта да авыл бар икәнен белгән.
Габдерахман бабай Бүләрдән килгән вакытларда монда урыслар да килеп авыл кора башлаган булалар, ләкин Бүләрдән мөселманнар күпләп килә башлагач, урыслар урыннарын ташлап Дегетле авылына килеп урнашалар. Урыслар килгәндә Теләүле чишмәсе янында багана утыртып, аңа тәре беркетеп калдырганнар. Шунлыктан хәзер дә ул чишмәне Теләүле чишмәсе дип йөриләр”. XIV гасыр ахырында Болгар, Биләр шәһәрләрендә олыс биге булып Габдулла хан торган. Чыгышы белән Кырымнан килгән, Җүҗи нәселеннән булган Габдулла хан (Кара бик) 1395 елгы поход вакытында Аксак Тимер тарафыннан үтерелә. Аның балалары һәм аларга буйсынган кешеләр Казанга һәм Нократ җирләренә күчеп утыралар. Габдулла ханның улы Гали бик үтерелеп, Казанда аның урынын Мәхмүдәк хан ала. Гали бик тарафдарлары Нократ елгасы буйларында тупланыбрак калалар, ләкин үзәкләре Нократның югары өлешендәге Карино (Кара) авылы санала.
Нократ буйларына Габдулла хан карамагындагы күп татар ырулары килеп урнаша. Аларның исемнәре (энтонимнары) авыл атамалары буларак сакланып калган: Нократ буендагы Шөн, Шөнбашы, Иске Җөрек (Йөрек) һ.б. Бу дәвердә Нократ буена мәшһүр Идегәй нәселләре дә килеп утырган булуга тарихи хәбәр Габдулла Ушмави тарихында сакланган. Аның хәбәренә караганда, Идегәйнең Котыш (Габделкотдус) исемле улы каядыр Ушма авыллары тирәсендә урнашкан була. Нократ буйлап төшкән урыс ушкуйниклары Котыш авылына да һөҗүм итәләр. Идегәй би балалары белән ушкуйниклар арасында канлы сугыш булып, Котыш һәм башка татар авыллары туздырыла, яндырыла. Татарлар соңыннан яңа авыллар төзеп яши башлыйлар. Ләкин Котыш авылы хатирәсенә ел саен Котыш җыены оештырып, үзләренең кан-кардәшлек тойгыларын яңартып, искә алып торалар. XIV – XV йөзләрдә Нократ буендагы татар ырулары бу дәвердә Кама аръягында оешкан Нугай урдасы татарлары белән аралашып яшәгәннәр. Шунлыктан Нугай урдасы идарәчеләренең Нократ буена дәгъвалары зур була.
Урта Кирмән авылында яшәгән, 1889 елда туган Шәмсениса әбинең 1973 елның 6 сентябрендә сөйләгән риваяте бу җәһәттән кызыклы:
“Безнең авыл “Кала тавы”ннан килгән, аның исеме Хан Кирмән була (башка бер информатор әйтүе буенча “Хан Гермән”). Кала тавында хан патшасы торган. Шуат чокыры буенда хан кальгасының кирпечләре таралып ятканнар, халык аларны мич чыгарырга һәм башка максатларда ташыган.
Бер заманны Түбән Кирмән авылы урынына урыслар килеп утыра, икенче яктан чуаш, чирмешләр, арлар килә башлаганнар. Арташка арлар килеп утырган, Нормага чуашлар килеп утыра. Шуат чокыры янында чуашларның Теләү чишмәсе була. Чуашлар шул чишмәгә барып күзләрен юмасалар, сукыраябыз дип ышанганнар.
Шундый ят кавемнәр аралашып килеп утыргач, хан патшасы әйткән: “Әй балалар, безнең монда ар, чуаш, урыс килеп тулды, безгә яңа тыныч урын табарга кирәк, – дип. Һәм ул бер ун кешене Казан ягына җибәрә. Җибәргәндә әйтә: “Тигез, матур җир табыгыз, тапкач, өч тапкыр шобага салыгыз, кемгә шобага төшсә, шуны тереләй җиргә күмегез” - дигән. Теге кешеләр Кабан күле буена барып җитеп, урынны бик ошатканнар һәм шобага салганнар. Шобага өч рәт хан малаена чыккан. Хезмәтчеләр хан малаен кызганып, ул урынга эт күмеп кайтканнар. Шуннан кайтып ханга күренгәннәр. Хан сораган: “Нигә унау кайттыгыз?” - дигән. Тегеләр әйткәннәр: “Шобага өч рәт синең улыңа чыкты, аны кызганып, ул җиргә эт күмеп кайттык,” - дигәннәр. Хан: “Эт урынына ырлашып, мәче урынына тырмашып яшәрбез инде алайса”, - дигән.
Шуннан соң хан патшасы яңа урынга күчеп китә. Яңа җирдә ханның хатыны үлә. Ул яшь хатынга, Чимбикәгә өйләнә. Чимбикә безнең Кирмән авылыныкы булган. Чимбикә бик матур кыз була. Аның матурлыгын урыс патшасы да ишетә һәм аңа яшерен хат яза. Чимбикә урыс патшасы белән яшерен хат языша башлый. Хан бу эшне сизә һәм кайгысыннан үлеп китә. Хан үлгәч, болар тагын да языша башлыйлар. Урыс патшасы Чимбикәнең рәсемен соратып ала һәм аңа рәсем аша гашыйк була, Чимбикәгә үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Чимбикә әйтә: “Мин сиңа чыгармын, тик син җиде төндә, кеше күрмәгәндә, җиде катлы мәчет сал”, - ди. Урыс патшасы бөтен осталарны җыеп бу эшне эшләтә. Чимбикә уйга кала хәзер, мин моңа кияүгә чыксам, динсез булам бит, ди. Чимбикә патшага әйтә: “Инде хәзер, син мәчеткә баскычлар да яса инде, минем югарыдан менеп карыйсым килә”, - ди. Чимбикә “карыйм” дип мәчет башына менеп китә һәм шуннан сикереп төшеп үлә.
Чимбикәнең атасы Ядгәр ханны Кирмән зиратына күмгәннәр диләр. Әүвәл заманда күмгәндә кешенең башын гына кисеп алып күмә торган булганнар”.
Сөембикә турындагы бу оригиналь риваять бик кызыклы. Монда XVI гасырдан Нугай урдасы татарлары арасында Сөембикә турындагы тарихның бер версиясе сакланган. Димәк, Сөембикәнең язмышы турында халыкта төрле легендалар таралган булган.
Мамадыш ягындагы Райхан авылы хакындагы риваятьтә аны Гәрәй (Сафа Гәрәй) хан исеме белән бәйлиләр.
Бер генә татар авылы да Урта Кирмән авылы легендасы кебек Сөембикәне үзенеке итеп санамый. Шунлыктан Урта Кирмәннең Сөембикә белән бәйләнеше бар. Бу очраклы хәл түгел, чөнки алда китерелгән легендада Идегәй балаларының Ушма тирәсендә булган Котыш авылында яшәгәнлеге сөйләнде. Сөембикә үзе дә Идегәй би балаларының кызы була.
Мамадыш төбәгенең XV – XVI гасырларда Нугай урдасы татарлары белән нык бәйле булганлыгын башка авылларның риваятьләре сөйлиләр.
Мамадыш төбәгендәге Баскан авылы тарихы риваяте Казан ханлыгы дәверенә карый. Риваятьтән күренгәнчә, авылның исеме Акчура була. Бу авыл ике бабадан башланган: Сәли һәм Имәнкол. Акчура авылын урманнан чыгып юлбасарлар баскан. Шуннан аның исеме “Баскан” булып китә. Ләкин Акчура авылы (Баскан) иске урында калмый яңа урынга күчеп утырган. Безнең уебызча, ул урын Бөрсет Сөкәче авылы булса кирәк. Монда һиҗри буенча 946, милади буенча 1539 – 1540 елда куелган, Казан дәвереннән калган бер кабер ташы бар. Ул ташның тарихы (догалары алынмады) түбәндәгечә:
“Тарих тукыз йөз кырык алтыда, зөлхиҗҗә аенда Карач углы Карачура дарел-фәнадин дарел-бәкая рихләт (күчте)”. Бу таштагы тарих белән Акчура авылы арасындагы кардәшлек бәйләнеше булырга охшый. Карач(җ) исеме дә кызыклы, Теләче төбәгендәге Карачты (Яңа Җөри) исемле авыл бар. Гадәттә, Казан ханлыгы дәверендәге авылларның шактые этнонимнардан һәм аларны биләгән морзалар исеменнән алынган була.
Еники Чишмә авылы халкы телендә: “Безнең авыл Чистай ягындагы Змеево авылы булган җирдән килгән. Еники Чишмә авылы морзалар нәселеннән. Авыл кешеләре патша хөкүмәте заманында үзләренә яңа властьтан морзалык хокукын кайтаруны сорап, әүвәлге морзалык грамотасын да гаризага теркәп бирәләр, ләкин аларга морзалык хокукы бирелми”.
“Югары Бөрсетнең күпчелек халкы Әҗикә баба нәселеннән. Безнең бабаларыбыз морзалар булган. Алар хәзерге Владимир авылы (керәшен татарлары авылы) белән ике арада җир тотканнар. Иван Грозный татарларны чукындырып йөргәндә морза бабайлар аръякка, Идел (Кама) ягына киткәннәр. Чукынгач, Владимир авылы халкы морзаларны куган. Идел буендагы Панаука Җөри авылының җире була. Колышчы авылы элек татар-мөселман авылы булган. Карамалы авылы элек урыс авылы булган. Өчиле (Усали) авылы җире безнең морза бабайлар җире булган. Безнең морза бабайның исеме Корбангали (Корби), ул ялгыз калган. Югары Бөрсетнең төтенен күреп, бу авылга килгән. Корби бабай сигез буын буе морза нәселе булган. Иң соңгы буын Корби бабай була. Корби бабайның шәҗәрәсе була, ул ут чыгып янган.Морзаларның карталары була, алтын белән язылган. Ул язулар татарча да, урысча да булмаган. Мамадыш ягында Ушма авылы морза авылы, Алкиннар да морзалар булганнар”. Бу риваятьләр 1973 елда Корби нәселеннән Мәүлә Мөгаллим хуҗа улы (1897 елда туган), Әҗикә нәселеннән Мөхәммәтҗан Габдерәфикъ улы (1899 елда туган) сөйләүләре буенча язып алынды.
Кече Бөрсет авылы Болгар шәһәреннән килгән мукшылар авылы булган. Бу бик кызыклы факт, чөнки бүгенге Шәһре Болгарда сакланган XIV гасыр татар төрбәсендә мукшы хатыны күмелү факты археологларга мәгълүм.
Отарка исемле авылда ханнарның мал яба торган урыннары бар.
Казан ханлыгының соңгы елларында Мамадыш төбәге ханлыкның чик буе районына әйләнә. Урыс дәүләте 1489 елда Казан кулындагы Вятка (Хлынов) шәһәре тирәләрен үзенә куша. Нократның югары өлешендәге татарлар урыс дәүләтенә хезмәткә күчәләр. Алар Казан ханлыгына каршы Мәскәү коралына әйләнәләр. 1550 елдан башлап Казан ханлыгы Мәскәү һәм аның союзниклары Касыйм ханлыгы, Нократ солтанлыгы, өлешчә Нугай урдасы тарафыннан блокадага алына. Нократ елгасы буенда Нократ (Вятка) татарлары Казанга каршы һөҗүмдә катнаша башлыйлар. Алар мари урманнары аркылы Ашыт һәм Казанка буендагы татар авылларына талау экспедицияләре оештыралар. 1551 елның июнь аенда Казаннан чыгып киткән мәрхүм Сафа Гәрәй хан тарафдарларына Нократ аша кичкән чакта һөҗүм итәләр: Бәхтияр Җүҗин җитәкчелегендәге вяткалылар Кошчак углан җитәкчелегендәге 300 кешелек отрядны тар-мар итәләр. 46 угланны, шул исәптән Кошчак угланны (Сөембикәнең таянычы) тоткын итеп Мәскәүгә озаталар. Мәскәүдә әсирләрнең барысын да асып яки башын чабып җәзалап үтерәләр.
1552 елда Казан шәһәре Иван Грозный гаскәрләре тарафыннан җимерелгәч, Казан дәүләте халкында рәхимсез геноцид сәясәте уздырыла башлый. Әсирләрне төркем-төркем итеп урыс дәүләтенең төньяк өлкәләренә тараталар, төрмәләргә утыртып җәзалыйлар. Чукынырга теләмәгән татарларны бәкеләргә батырып үтерәләр.
Яулап алучылар авыл өстендә авыл калдырмыйлар, бөтен бер дәүләтне вәхшиләрчә туздыралар. Болар белән чагыштырганда Идел буена Батый ясаган поход нәтиҗәсе бер уен гына булып кала. Батый хан яулары үтеп 40 ел да үтми, Болгар олысындагы шәһәр һәм авылларда тормыш кайный башлый. Халык кулында мал туплану билгесе булган кабер ташлары Зөя буеннан Уфа елгасына һәм Нократның югары өлешеннән Самарага хәтле җирләрдә куела башлый. Ә 1552 елдан соң элекке Казан ханлыгы җирләрендә берникадәр икътисади җанлану 1680 – 1700 еллар арасында гына булып ала, аннан соң XIX гасырның икенче яртысында гына рәткә керә.
Мамадыш төбәгендә бу дәверләргә караган риваятьләргә 1552 елдан соң ничек итеп аз сандагы халыкның авыллар кора башлавы, чукындырылу, төп татар җирләренә урыс, чуаш, мари (чирмеш), ар халыкларының вәкилләрен утырту, азатлык өчен көрәш темалары килеп керә. Шушы тарихи вакыйгаларны татар халкы Мамадыш төбәгендә ничек тасвирлаганын аның үзеннән чыккан риваятьләр үрнәгендә бәян итәбез.
Югары Бөрсет авылы риваяте
Авыл хәзерге урыннан бер чакрым читтә Коры Кыерлы дигән урында урнашкан була. Башта ул өч кенә йорттан тора. Бер мәлне бу авылдан Бохарай исемле кеше урманда җиләк җыеп йөргәндә адашып, бик шәп ага торган чишмә янына килеп чыга. Бохарай чишмәне ошатып авылына кайтып сөйли, әйдәгез, шунда күчик, ди. Авыл халкы аның сүзен кабул итеп, шул чишмә янына күчеп киләләр. Чишмәне Бохарай чишмәсе дип атыйлар.
Югары Бөрсеттән чакрым ярым җирдә Кече Бөрсет исемле авыл бар. Владимир (Чиялек) авылы керәшен татарларының мөселман бабалары шул авылда торганнар. Шунлыктан Владимир авылын Кече Бөрсет дип тә атап йөргәннәр. Владимир авылы белән Кече Бөрсет кардәш авыллар булса кирәк. Владимир татарлары чукындырылганчы балыкчылык белән шөгыльләнгәннәр. Шул чакларда алардан бер өч кеше аерылып, Бөрсет Сөкәче авылын нигезләгәннәр. Елга Бөрсет исемле булып, алар балыкны сөкә белән тота торган булалар. Бүрсет суында балык бик күп булган. Бөрсет Сөкәче авылының бабалары яшәү өчен кечерәк бер балыклы елганы сайлаганнар.
Албай авылы мөселман татарлар авылы булган. Аны көчләп чукындырган вакытта бер өлеш халык аннан күчеп киткән. Шундыйлардан Югары Бөрсеткә Әҗикә баба, Корби (Корбангали) морзалар күчә. Албай авылында мөселман калмый. Албайда курыккан, буйсынган татарларның чукынырга риза булганнары Әбде авылындагы поптан хач (тәре) алып кайталар.

Категория: Общая история | Добавил: Admin (14 Октября 2008)
Просмотров: 5844 | Рейтинг: 4.0/4
Всего комментариев: 0
avatar