Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр җыелмасы
“Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр җыелмасы” китабыннан
(Казан. “Мастер Лайн” нәшрияте. 2002нче ел).
Мамадыш
Азин ур., 6
24.1 РСДРПның яшерен типографиясе урнашкан бина
Кладовая итеп кулланыла торган бер катлы бинаның хуҗасы А.А.Черкасов булган. 1981нче елда бинага түбәндәге эчтәлекле мемориаль такта куелган: 1915-1917нче елларда биредә революционер подпольщик А.А.Черкасовның яшерен типографиясе урнашкан булган.
Александр Андреевич Черкасов (1857-1911). Казан университетын һәм Мәскәүдә җир үлчәүчеләр әзерли торган курсларны тәмамлаганнан соң, таксатор-җир үлчәүче булып Мамадышта эшли башлый. 1905-1907нче елларда революцион түгәрәк оештыра. Кладовойның идән астында яшерен типография урнаштырып, гектографта листовка һәм прокламацияләр басу эшен башлап җибәрә. РСДРПның Казан комитеты чыгарган “Авыл ярлыларына” дип аталучы листовка нәкъ менә шушы типографиядә басылган. 1907нче елның июлендә булган тентүдән соң типография ябыла, ә Черкасов кулга алына. Суд карары буенча аны Усть-Сысольскига (хәзергә Сыктывкар) сөргенгә озаталар. Вологодскиның төрмә шифаханәсендә дөнья куя.

Галактионов ур.,
24.2 Чиркәү йорты
Цоколь кат өстендәге бер катлы бина 19 йөзнең икенче яртысында төзелгән. Анда җирле руханилар яшәгән. Йорт 1930нчы елларда җимерелгән Троица соборына караган.
1919нчы елның маенда әлеге бинада булачак Советлар Союзы маршалы, 28 Азин дивизиясенең 40нчы полкы командиры В.И.Чуйков яшәгән.

Галактионов ур./Ленин ур.
24.3 Макаровлар утары
19 г.икенче яртысында төзелгән бина. Хуҗасы—I гильдия сәүдәгәре Макаров—тоз һәм икмәк белән сәүдә иткән, пароходлар һәм баржалар тоткан.
1981нче елда йортка түбәндәге эчтәлектәге мемориаль такта куелган: “1919нчы елның маенда биредә 28 укчы Азин дивизиясенең 3 бригадасы штабы урнашкан”. Бу бина шуның белән истәлекле: биредә 1919нчы елның 33нче маенда Колчак гаскәрләренә каршы һөҗүм башлау турындагы әмергә кул куела. Әлеге йортта төрле вакытларда дивизия командиры В.М.Азин, дивизия комиссары Г.Н.Пылаев, булачак Советлар Союзы маршалы В.И.Чуйковлар булып китә.
Ике катлы утар бинасы төрле рельефта урнашкан, беренче каты акрынлап тирәнгә төшеп барган. Йортка керү ишеге ишегалды ягында урнашкан. Урам ягы фасадының симметриклыгы челтәрле тимер рәшәткәле үзәк балкон ярдәмендә ассызыкланган. Бина нәфис ябыштырма детальләре, йөзлекләр, сендриклар, гуртлар, пилястрлар белән бизәлгән. Меандр фризы балкон һәм койманың челтәрле тимер рәшәткәсенә туры килеп тора. Ишегалды корылмалары булып бер катлы флигель, уемнары җәясыман тоташтыргычлы, диварлары эре блоклардан һәм кирпечтән өелгән ат абзарлары тора.
Классицистик юнәлешнең эклектика стилендәге корылма.

Давыдов ур.
24.4 Спирт заводының бинасы
1883нче елда I гильдия сәүдәгәре Н.И.Щербаков тарафыннан төзетелгән бина. 1918нче елда завод җимерелеп, 1931нче елда кире торгызыла, ә 1935нче елда спирт җитештерү җайга салына. Хәзерге вакытта заводның беренче бинасы эш өчен кулланыла.
Љч катлы, өстәп төзелгән корылмасы булган ике катлы озынча бина ачык урында тора. Турыпочмаклы, зур, йөзлекләрсез тәрәзәләргә вак кисәкләрдән торган рамалар куелган. Тәрәзә араларында киң, шома “карлау”лар эшләнгән. Фриз һәм кәрниз поребиклар белән бизәлгән фигуралы кладкага ия. Ян фасадта кыеклы түбә биек булмаган фронтон хасил итә, соңгысы, карлаулар белән бер яссылыкта кушылып, стильләштерелгән җыйнак портик рәвешен тудыра.
Уемнарның урнашуы һәм пропорцияләрендә нәкъ менә промышленность архитектурасына хас функциональ стиль-конструктивизм билгеләре чалымлана.

К.Маркс ур., 18
24.5 Веревкиннар йортлары
19 йөзнең икенче яртысында төзелгән ике катлы ике йорт. Кирпеч йортта икмәк белән сәүдә итүче II гильдия сәүдәгәре Веревкин яшәгән. Бер яртысы таштан, икенче яртысы агачтан төзелгән йортның аскы катында кибет һәм складлар, ә өскесендә контора урнашкан булган. 1981нче елда йортларның беренчесенә түбәндәге эчтәлекле мемориаль такта беркетелгән: “Биредә 1918нче елның 14нче апрелендә “Большевикларның Мамадыш группасы” дип аталган РКП(б)ның беренче өяз комитеты үз эшчәнлеген башлап җибәргән”.
Планда квадрат рәвешле, ике катлы кирпеч йорт дүрт кыеклы түбә белән ябылган. Ишеге ишегалды ягындагы агач корылмада урнашкан. Беренче катның диварлары рустка охшатып ясалган. Икенче кат почмакларының пилястрлары рустланган. Бу кат, рустланган пилястрлар өстендәге сандрик архивольтлары булган турыпочмаклы тәрәзәләр белән яктыртылган. Тәрәзә төпләре профильләнгән аркалы рельефлар белән нәкышләнгән. Беренче катның тәрәзәләре йөзлекләрсез. Пилястрларның акант яфраклар белән бизәлгән яссы капительләре бар. Соңгы чор ампир стилендә төзелгән йорт.
Икенче йортның беренче каты кирпечтән салынып, зур булмаган, йөзлекләрсез, турыпочмаклы тәрәзәләр белән яктыртылган. Почмакларында турыпочмаклы яссы куышлар һәм горизонталь кәрниз чыгынтылары белән бизәлгән. Икенче кат агачтан салынган. Аркылы диварларның чыгынтылары пилястрлар рәвешендә тышланган. Турыпочмаклы тәрәзәләргә почмаксыман очланышлы йөзлекләр куелган. Кәрниз асты яссылыгы агачтан кисеп ясалган детальләр белән бизәлгән. Классицистик юнәлешнең эклектика стилендә башкарылган архитектура истәлеге.

К.Маркс ур., 23
24.6 К.И.Жуков йорты
1910нчы елда шәһәр башлыгы сәүдәгәр Кирилл Игнатьевич Жуков өчен төзелгән йорт. Соңыннан хуҗа бу йортны кызы белән киявенең (сәүдәгәр Лисицын) туена бүләк итә. 1981нче елда мемориаль такта куела: “1917-1920 елларда биредә өяз хәрби комиссариаты эшләгән. Үз теләкләре белән гражданнар сугышына китүче меңнәрчә кеше шул комиссариат аша узган”.
Озынча фасады урамга караган ике катлы бина. Төп фасадның почмаклары “карлау”лар белән бүленгән, һәм җәясыман фронтонлы аттик диварлары белән аерымланып торган. Йортның бизәлешендә халык архитектурасы элементлары (икенче катның йөзлекләре) белән беррәттән классицистик архитектура элементлары (җәясыман фронтонлы аттиклар, фасадларның пилястрлар ярдәмендә бүленеше, рустка ошатылган кладка, беренче кат тәрәзәләре өстендәге йозак-ташлар, филенкалар белән бизәлгән ишекләр, балконның челтәрле тимер рәшәткәләре, ишек өстендәге түбә конструкцияләре) мул итеп кулланылган. Кибетләрнең киң тәрәзәләре һәм аерым урнашкан ишекләре бар. Җәясыман арка астындагы витрина һәм беренче каттагы ике тәрәзә томаланган. Балкон ишеге тәрәзә итеп үзгәртелгән.
Соңгы чор электика стилендә кирпечтән төзелгән торак йорт архитектурасы истәлеге.

К.Маркс ур.
24.7 И.А.Музлов утары
Мамадыш мещаны И.А.Музлов тарафыннан 1880нче еллар ахыры—1890нчы еллар башында төзелгән утар.
Планда Г рәвешле ике катлы йорт.
Фасадларның диварлары “карлау”лар һәм турыпочмаклы тәрәзәләрнең аркалы йөзлекләре белән бизәлгән. Мезонинлы, бер катлы икенче бинаның фасады озынча ясалган, хәзерге вакытта тәрәзә уемнары ассимметрик итеп урнаштырылган. Мезонин фронтон белән төгәлләнгән, аркалы йөзлекле өч тәрәзәсе бар. Ике бинаның да штукатурланган фасадлары һәм ябыштырма детальләре башлангыч эклектика стилендә башкарылган.

Пузанка тавы
24.8 Кызылармиячеләрнең туганнар каберлеге
1934нче елда кабер өстендә түбәндәге сүзләр язылган таш куелган: “1918нче елның 15нче сентябрендә Мамадыш янында ак чехларга каршы сугышканда һәлак булган сугышчылар, Ленинград һәм латыш эшчеләре истәлегенә”.
1918нче елда ак чехлар һәм халык армиясе Мамадышны алалар. Крымкин җитәкчелегендәге аз санлы кызылармиячеләр отряды (сафларына Ленинград эшчеләре һәм латыш укчылары кергән) шәһәрне азат итәргә тырышып карый. Һөҗүм Мамадышның төньягында урнашкан Пузанка тавыннан башлана. Әмма көчләр тигезсез булганлыктан үзләре артыннан йөздән артык мәет калдырып, кызылармиячеләр чигенергә мәҗбүр була. Мамадыш кешеләре төнлә мәетләрне туганнар каберлегенә күмә.

Совет ур., 1
24.9 Шәһәр ратушасы бинасы
Бина 1785нче елда, Мамадышка өяз шәһәре статусы бирелгәч төзелә. Әлеге йорт — 1863нче елгы янгыннан соң шәһәрнең сакланып калган бердәнбер борынгы бинасы. 1917нче елга кадәр анда шәһәр думасы урнашкан була. Беренче катта гостинный дворның сәүдә рәтләре эшли. Ике катлы бинаның беренче каты ике кыеклы түбә астындагы симметрик “канат”ларга ия. Икенче катка менү өчен ишек һәм баскычлар ишегалды ягында урнаша. Беренче катның урамъяк өлешендә берничә бүлмәдән торган сәүдә рәтләре урнашкан була. Алар баскычлы киң йөзлекләр белән каймаланган аркалы уемнарга ия булган ачык галереяга чыга. Беренче кат сандриклы квадрат тәрәзәләр белән яктыртыла. Икенче кат исә пилястрларга бүленгән һәм профильләнгән архивольтлары булган аркалы тәрәзәләр белән яктыртыла.
18 йөз ахырында классицизм стилендә төзелгән сәүдә административ биналарының кызыклы үрнәге.

Совет ур., 2
24.10 Н.И.Щербаков йорты
19 йөзнең икенче яртысында җирле спирт-аракы заводы хуҗасы—сәүдәгәр Н.И.Щербаков өчен төзелгән йорт. Түбәндәге эчтәлекле мемориаль тактасы бар: “12нче декабрьдә әлеге бинада өяз шурасының утырышы була. Анда хакимиятнең Эшче, крестьян һәм солдат депутатлары шурасы кулына күчүе турында өяз халкына белдерү карары кабул ителә”. Подвал һәм антресоль катлары булган бина мәйданның ачык урынында урнашкан. Ул фасадларының сузынкылыгы һәм планда катлаулы булуы белән үзенчәлекле. Бина төп корпустан, ике катлы тоташтыручы өлештән һәм флигельдән тора. Шома диварлар, нәфис һәм флигельле йөзлекләр, ябыштырма детальләр, катлаулы профильле гуртка ия булган массив кәрниз—барысы да соңгы чор провинциаль ампир элементлары катнашкан башлангыч эклектика стиленә карый.

Совет ур., 11
24.11 Кушпелев йорты
19 йөзнең икенче яртысында мещанин Кушпелев өчен төзелгән бина. Башта анда сыра трактиры урнашкан була, ә 1925нче елда ремонттан соң, йортның беренче каты типография, ә икенчесе “Пролетариат тавышы” исемендәге район газетасы редакциясе өчен кулланыла башлый.
Бер яртысы таштан, икенче яртысы агачтан салынган озынча бина квартал почмагында урнашкан. Беренче катның штукатурланган диварлары цокольгә, почмак һәм дивардагы” “карлау”ларга һәм поребриклы карасу төстәге катара гуртка ия. Төрле биеклектәге һәм киңлектәге җәясыман уемнар ритмик төзелешле. Икенче кат агачтан салынган. Бина аркылы һәм диагональ юнәлештә такта белән тышланган. Бердәй тәрәзә уемнарының йөзлекләре классик сандриклы итеп эшләнгән. Тәрәзә араларында һәм почмакларда “карлау”лар эшләнгән. Бинаны киң фриз һәм кәрниз тәмамлый. Эклектика стилендә төзелгән гражданлык архитектурасы истәлеге.

Совет ур., 12
24.12 И.Ф.Захаров йорты
Йорт 19 йөзнең икенче яртысында Мамадыш сәүдәгәре, икмәк белән сату итүче И.Ф.Захаров өчен төзелгән. Беренче катта кибет урнашкан, ә икенче кат хуҗа тарафыннан торак йорт буларак кулланылган. 1981нче елда түбәндәге эчтәлекле мемориаль такта куелган: “Биредә үзенең эшчәнлеген эшче депутатларының беренче Мамадыш өяз шурасы башлап җибәргән”. Антресольләре булган ике катлы бина. Таш һәм агачтан өстәп төзелгән корылмалары булу аркасында, бина катлаулы пространство структурасына ия. Киң, ачык болдыр һәм кибет ишеге каршында урнашкан һәм идәненә ак известь плитәләр җәелгән террасса корылмаларының кызыл сызыгы тышына чыгып тора. Икенче катның төп фасадына биек алгы бүлмәләрнең, тәрәзә төбе гурты һәм ябыштырма аркада белән берләштерелгән тәрәзәләре чагыла. Йортның арткы өлешендәге диварында өстәмә антресоль кат эшләнгән. Тәбәнәк беренче катның рустланган диварлары, почмактагы карлаулары һәм җәясыман тоташтыргычлы өч тәрәзәсе бар. Классицистик юнәлешнең эклектика стилендә башкарылган торак йорт архитектурасы истәлеге.

Совет ур., 14
24.13 Шаһиәхмәтев номерлары урнашкан бина
19 йөзнең икенче яртысында сәүдәгәр Шаһиәхмәтов тарафыннан төзелгән бина. Беренче катында сәүдә бүлмәләре, ә икенчесендә кунакханә номерлары урнашкан булган. Ишегалды өлешендә цоколь каты булган ике катлы бина корылган. Урам якка 6 тәрәзә уемы булган фасады чыга, алгы ишек өстендә кәкре кронштейннарга тоттырылган түбә эшләнгән. Беренче катның җәясыман аркалы тәрәзә йөзлекләре, ике зур витрина уемнарының йөзлекләре кебек үк, йозак-таш белән бизәлгәннәр. Почмакларда рустланган “карлау”лар эшләнгән. Кат араларында баскыч профильле киң гурт уздырылган. Икенче катның йөзлекләре бөтен биеклегенә кессонланган пилястрлар рәвешендә ясалган. Аларның катлаулы профильле сандриклары да бар. Урам ягы фасады кессонланган фриз һәм массив кәрниз белән төгәлләнә. Ишегалды эчендә, капканың күчәрендә, цоколь өстендәге ике катлы торак флигель урнашкан. Аның җәясыман тоташтыргычлы тәрәзә уемнары тәрәзә төбе гурты ярдәмендә берләштерелгән. Архитектура ансамбле соңгы чор провинциаль ампир элементлары катнашкан башлангыч чор эклектика стилендә башкарылган.

Совет ур., 24
24.14 Кузовниклар йорты
19 йөзнең икенче яртысында I гильдия сәүдәгәре Кузовников икмәк сату эше белән шөгыльләнгән, пароходлар һәм баржалар тоткан. Йортта ул үзе яшәгән, флигельдә исә кибет урнашкан.
Подвалы һәм антрессоль каты булган ике катлы бина. Урамъяк фасадының симметрик композициясе, урталарында тәрәзә урнашкан ике ишек ярдәмендә ассызыкланган (сулъяк ишек соңрак тәрәзә итеп үзгәртелгән). Турыпочмаклы тәрәзә уемнары нәфис профильле йөзлекләргә һәм икенче катта сандрикларга ия. Киң “карлау”лар, шома диварлар һәм массив кәрниз йортның тектоникасын тәшкил итә. Ионик оредерныкына охшатып стильләштерелгән ябыштырма пилястрлары белән үзенчәлекле булган таш капкалар туып килүче эклектика стиле турында хәбәр итә. Бина классицистик юнәлешнең эклектика стилендә төзелгән.

Совет ур., 36
24.15 Земство шифаханәсе комплексы
1870нче елда төзелгән бер катлы өч бинадан торучы комплекс. Бер сызыкта һәм бер-берсенә тоташып торган ике бина агачтан салынган. Әлеге биналарда, шифаханә палаталарыннан тыш, даруханә һәм провизорның фатиры урнашкан булган.
Әлеге шифаханәдә 1919нчы елда беренче тапкыр яралануыннан соң булачак маршал В.И.Чуйков дәваланган.

Совет ур.
24.16 П.А.Тырышкин йорты
19 йөзнең икенче яртысында Петр Андреевич Тырышкин тарафыннан төзелгән йорт. Дворян Тырышкин ветеринария табибы булып эшләгән. Әлеге йортны ул округ судына арендага биргән. Шушы бинада 1896нчы елның 27нче маеннан 4нче июненә кадәр атаклы “Мултан эшен” тыңлау уза. Вятка губернасы, Малмыж өязе Иске Мултан авылы кешеләре, милләтләре буенче удмуртлар, ритуалга бәйле рәвештә кеше үтерүдә гаепләнә. Әлеге вакыйга һәм аның буенча тикшеренүләр матбугатта бик актив яктыртыла һәм зур шау-шу тудыра. Суд утырышларында рус язучысы В.Г.Короленко да катнаша. Аның «Мултан эше» дип аталган китабы шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә туа.
Подвалы һәм антресоль каты булган ике катлы бина. Беренче катның урам ягы фасадының диварлары рустланган, почмакларында киң “карлау”лар эшләнгән, тәрәзәләре— турыпочмаклы. Ян фасадтагы валиклы тәрәзә төбе киштәчекләре булган турыпочмаклы тар тәрәзәләр ишекнең ике ягында урнашкан. Икенче катның турыпочмаклы, тар, биек тәрәзәләре сандриклы итеп ясалган тәрәзә төбендәге яссылыклар рельефлы булулары белән күзгә ташланалар. Катлар арасында киң киштәчек ясалган. Ян фасадның кәрнизендә розеткалы модульоннар сакланган. Соңгы чор провинциаль ампир элементларын кулланып, башлангыч эклектика стилендә төзелгән бина.

Совет ур.
24.17 Хәрби казармалар комплексы
19 йөз ахырында төзелгән бер катлы өч бина. Октябрь инкыйблабына кадәр һәм гражданнар сугышы елларында биредә Мамадыш гарнизоны урнашкан булган, хәзер дә аны хәрби комитет биләп тора.
Комплекс төп корпустан һәм корылманың кызыл сызыгында киртә белән тоташкан симметрик ике флигельдән тора. Төп корпус һәм флигельләр өчпочмаклы фронтоннар белән төгәлләнә, тәрәзәләре—турыпочмаклы. Төп корпусның диварлары рустланган өч ризалит белән бүленгән. Киртә таш баганалар һәм рәшәткәләре челтәрле итеп металлдан эшләнгән цоколь нигезеннән тора. 19 йөз башы утар корылмалары тибында классицизм стилендә төзелгән комплекс.

Совет ур.Толстой ур.
24.18 Батолиннар йорты
19 йөзнең икенче яртысында икмәк сату эше белән шөгыльләнүче эре сәүдәгәр Батолин салдырткан йорт.
Утар йорты тибында төзелгән, ике катлы, почмакта торучы йорт. Төп корпусның күп санлы ишегалды корылмалары бар, соңгылары капкалы таш койма белән уратылган. Планда бина турыпочмаклы. Толстой урамына караган фасадында — 5, ә Совет урамына караганында 10 тәрәзә бар. Турыпочмаклык шәкелендә булган уемнар икенче катта нечкә, ябыштырма йөзлекләр һәм сандриклар белән бизәлгән. Толстой урамына караган фасадның икенче катта урнашкан өч урта уемы пилястрлар һәм кечкенә аркалар белән нәкышләнгән. Соңгы чор провинциаль ампир элементларын кулланып, башлангыч эклектика стилендә төзелгән бина.

Толстой ур., 23-23 а
24.19 Якимовлар утары
Йортның һәм аның янәшәсендә торучы почта конторасының хуҗасы—сәүдәгәр Якимов (соңрак земство начальнигы булган). Биналар 19 йөз ахырында төзелгән. Төбәкне өйрәнүчеләр әйтүенә караганда, контора бинасында язучы М.Е.Салтыков-Щедрин булып киткән.
Утар ике бинадан—ишегалды ягына сузылган ике катлы йорт һәм бер катлы флигельдән тора. Аларны капка һәм рәшәткәнең төп баганалары тоташтыра. Төп бинаның почмаклары һәм тәрәзә аралары “карлау”лар белән бүленгән. Беренче катның тәрәзәләре турыпочмаклы, йөзлекләре—ябыштырма. Ә икенче катның җәясыман уемнары аркалы йөзлекләр белән бизәлгән. Катара “пута”тәрәзә төбе филенкалары белән нәкышләнгән. Кәрниз фигуралы кладкадан тора, поребриклар белән чиратлаштырылган сухариклар рәт итеп ясалган. Флигельнең диварлары рустланган, ян фасадларында җәясыман, ә күчәрендә турыпочмаклы тәрәзәләр урнаштырылган. Флигельнең фронтоны такта белән тышланган. Кәрнизендә поребик белән сухариклар чиратлаша. Эклектика стилендә төзелгән торак йорт архитектурасы.
24.20 Ксения чиркәве
Алабуга сәүдәгәре Г.С.Распопов тарафыннан хатыны Ксения истәлегенә салдырылган бер престоллы чиркәү. Гыйбадәтханә 1876нчы елның маенда, Распопов үзе исән чакта салына башлый, ул үлгәч, төзү эшләре белән җитәкчелекне балаларының опекуннары—1879нчы елда Алабуга сәүдәгәре В.А.Петров, ә аннары П.О.Месетников дәвам итә, 1882нче елда чиркәү төзелеп бетә һәм изгеләштерелә. 1945нчы елдан башлап әлеге гыйбадәтханә зират чиркәве генә түгел, ә бәлки Мамадышның бердәнбер мәхәллә чиркәве булып кала.
Љч нефлы, биш главалы, манарасы ишек өстендә урнашкан чиркәү. Әлеге гыйбадәтханәнең үзенчәлеген главалы биш якты барабан һәм главкалы уемнарсыз барабаны булган, чатыр-түбә белән төгәлләнүче сигезкырлы манара тәшкил итә.Чиркәүнең ике рәт тәрәзәләре өлгесенә вальмалы түбә астындагы апсиданың өч өлешле, кырлы өлгесе килеп тоташа. Гыйбадәтханә фасадларының бизәлешендә пилястрлар, почмак рәвешле профильләнгән кәрнизләр, сандриклар, архивольтлар, төрле шәкелдәге куышлар, аркылы сузмалар кулланылган. Чиркәүнең бизәлешендә традицион рус архитектурасы, ордер системасы һәм классик архитектурага хас декоратив элементлар кулланылган. Башлангыч эклектика чоры архитектурасына караучы истәлек.

Каберлек
24.21 А.И.Козырев кабере
Алексей Иванович Козырев (1880-1955)—Мамадыш өязендә туган, “Варяг”” крейсерының матрос-минеры. 1904нче елның 9нчы февралендә Чемульпо янындагы сугышларда катнаша. Әлеге бәрелеш вакытында рус диңгезчеләре, көчләр тигез булмауга карамастан, зур батырлыклар күрсәтә. Нәкъ шушы хәлдән соң япон гаскәрләренең ярга чыгу планнары өзелә. Флоттан киткәч, Козырев Мамадышта яши һәм хезмәт итә. 1954нче елда юбилей уңаеннан “За отвагу” медале белән бүләкләнә. 1974нче елда кабер өстенә пирамида формасындагы тимер обелиск куела. Анда түбәндәге сүзләр язылган: “Козырев Алексей Иванович (1880-1955). “Варяг” крейсеры морягына Мамадышта яшәүчеләрдән истәлек”.

Дегетле
24.22 Вознесение чиркәве
1864нчы елда архитектор П.В.Тихомиров проекты буенча, Мамадышта яшәүче сәүдәгәр-хатын М.Я.Сухопарова акчасына төзелә башлаган чиркәү. Аның үлеменнән соң төзелеш сәүдәгәр И.И.Стахеев акчасына дәвам ителә. 1875нче елда гыйбәдатханә изгеләштерелә.
Корылма симметрик-күчәрле композициягә ия булган чиркәүләр төренә карый. Биш главалы, ярымтүгәрәк апсидалы, планда сигезкырлы, биек, бер рәт тәрәзәле үзәк өлгесе булган кечкенә трапеза бүлмәсе һәм дүрт яруслы манарасы булган чиркәү. Тәрәзә уемнары аркалы, йөзлекләре киль рәвешендәге сандриклы итеп ясалган. Үзәк өлгенең кәрнизләре өстендә аттиклар калкып тора. Манара һәм чиркәүнең бер рәтле кокошниклар, ә очлы главкалар да тәреләр ясалган. “Ураучы карлаулар һәм куышлар чиркәүнең бизәлешен тәмам итә. Рус-византия стиле элементларын кулланып, башлангыч эклектика стилендә кирпечтән төзелгән чиркәү.

Красная Горка
24. 23 Михаил-архангел чиркәве
1802нче елда төзелгән ике престоллы, бер главкалы, гөмбәзле, бер апсидалы чиркәү. Трапеза бүлмәсе һәм көнбатыш ишек өстендәге манара буй күчәрдә берләштерелгән. Үзәк өлге, ике рәт тәрәзәле дүрткырлык өстенә сигезкырлык утырту ысулы белән эшләнгән, “гөмбәз”ле түшәме главкалы барабан белән ябылган. Трапеза бүлмәсе һәм апсида бер рәт тәрәзәле. Манара дүрт ярустан—аркалы уемнары булган өч сигезкырлык, түбә тәрәзәләре булган кирпеч чатыр-түбә һәм главкадан оешкан. Тәрәзә һәм ишек уемнары аркалы итеп ясалган. Йөзлекләр фигуралы ярымколонналар һәм өч лопастлы киль рәвешендәге сандриклар итеп эшләнгән. Почмаклары фигуралы нигез өстенә утыртылган, икеләтелгән нечкә “карлау”лар белән бүленгән. Чиркәүнең бөтен яруслары городкалы кәрнизләр белән кыршауланган. Соңгы чоррус бароккосы стилендә салынган гыйбадәтханәләр истәлеге.

Максимов-Починок
24.24 Вознесение чиркәве
1902-1916нчы елларда Епархия архитекторы Ф.Н.Малиновский проекты буенча төзелгән ике престоллы чиркәү.
Чатыр-түбәле, өч яруслы манарасы булган, ике рәт тәрәзәле, биш главалы чиркәү эре блоклардан оешкан нигез өстенә куелган. Фасадларның гомуми бай бизәлешенә өстәп, ак таштан ясалган нәкыш детальләре кулланылган. Планда квадрат шәкелендәге чиркәү өлгесенә притвор өстәп салынган. Соңгысының өстендә манара калкып тора. Үзәк өлгенең күчәрле нефлары хачсыман итеп төзелгән. Аларның фасадларында ризалитлар һәм аттиклар ясалган. Тар тәрәзә уемнарының аркалы тоташтыргычлары һәм сандриклары бар. Ищекләр һәм почмаксыман чыгынтылары булган порталлар ярдәмендә ассызыкланган. Главалар очлы шәкелгә ия. Бизәлешнең төп мотивы итеп аркалы куышлар һәм урыны белән киль рәвешендә булган кокошниклар карала. Бизәлешендә псевдорус мотивлары кулланып, электика стилендә кирпечтән төзелгән бина.

Малмыжка
24.25 Сергеивский чиркәве
1896нчы елда Н.Д.Малиновский проекты буенча төзелгән гыйбадәтханә. Матди чыгымнарны сәүдәгәр-хатын М.Т.Захарова һәм алпавыт И.С.Курышиннар күтәргән (икесе дә Мамадыш кешеләре).
Љлгеләре күчәрле төзелешле булган агач чиркәү биек һәм ачык җирдә урнашкан. Ике рәт тәрәзәле чиркәүнең өч яруслы манарасы, турыпочмаклы трапеза бүлмәсе һәм бу ике корылма арасында урнашкан биш кырлы апсидасы бар. Бураларның почмаклары һәм тәрәзә аралары “карлау” итеп эшләнгән. Үзәк өлге дүрткырлыгының һәм манараның аскы ярус фасадлары фронтоннарында өзек кәрнизләр ясалган. Ике сигезкырлык һәм бер дүрткырлыктан оешкан күп яруслы манара бароккога хас катлаулы гөмбәзләр, очлы кырлы главкалар кебек үк, табаклы калай белән тышланганнар. Турыпочмаклы тәрәзә уемнары йөзлекләр белән бизәлгән. Шома диварларның горизонталь тышлыгы өстенә урыны белән грек тәреләре беркетелгән. Көнбатыш тарафтагы ишек өч главкага һәм өч лопастлы фронтонга ия булган ябык болдыр белән капланган. Классицизм һәм барокко стильләре кулланып, эклектика стилендә агачтан төзелгән архитектура истәлеге.

Омар
24.26 Благовещение чиркәве
1753нче елда төзелгән ике престоллы чиркәү. 19 йөзнең башында үзгәртеп кору эшләре башлана, 1877нче елда эшләр тәмам ителә.
Күчәрле композицияле чиркәүнең, приделлары көнбатыш тарафтагы ишеккә якын урнашкан. Аларның ярымтүгәрәк апсидалары бар. Приделлар шулай ук зур булмаган главкалы уемнарсыз нәзек барабаннар белән очланган һәм манараның беренче ярусына килеп тоташкан. Куб рәвешендәге, йомык ““гөмбәз” белән ябылган үзәк өлгенең төньяк һәм көньяк фасадларында ярдәмче ишекләре бар. Көнчыгыш тарафтан үзәк өлгегә апсида тоташып тора. Манара дүрткырлык өстенә сигезкырлык утырту ысулы белән эшләнгән, йомык биек “гөмбәз” белән ябылган. Үзәк өлге һәм манараның почмаклары киң “карлау”лар белән бүленгән. Турыпочмаклы тәрәзәләрнең ирнәвендә сандриклар ясалган. Кәрнизләр яртылаш җимерелгән. Чаң кагу урынының аркалы уемнарына куелган рәшәткә балясиналар җуелган. Көнбатыш тарафтагы тышкы паперть шулай ук сакланмаган. Көньяк фасадка соңрак вакытта ясалган бер катлы кирпеч корылма терәлеп тора. Барокко стилендә төзелгән гыйбадаәтханәләр архитектурасы истәлеге.

Отарка
24.27 Покрау чиркәве
1856-1858нче елларда иганәчеләр акчасына төзелгән күчәрле композицияле, биш главалы чиркәү. Планда тигезсез сигез почмаклык рәвешендә булган үзәк өлгегә көнчыгыштан, күчәре буенча сузылган, главкалы конха астындагы ярымтүгәрәк апсида, ә көнбатыштан фасадлары саен икешәр тәрәзәле трапеза бүлмәсе тоташып тора. Турыпочмаклы тәрәзәләр җәясыман тоташтыргычларга һәм кильсыман сандриклары булган йөзлекләргә ия. Манара биек дүрткырлы призма рәвешендә эшләнгән, кәрнизләр ярдәмендә ярусларга бүленгән һәм чатыр-түбә белән ябылган. Соңгысының нигезен чаң кагу урынының киль сыман итеп очланган, аркалы уемнарының өске өлеше кисеп кергән. Чатыр-түбә дүрткырлы барабан белән төгәлләнә. Манараның аскы ярусында аркалы ишек уемнары ясалган, бу исә аңа ачык паперть төсмерен бирә. Ярусларның почмаклары киң “карлау” лар белән бүленгән. Чиркәүнең бизәлешендә ак таштан эшләнгән сандриклар, архивольтлар, портал фронтоннары, цоколь, капительләр һәм ярымколонналарның нигезләре кебек детальләр кулланылган. Эклектиканың псевдорус стилендә төзегән архитектура истәлеге.

Покровское
24.28 Покрау чиркәве
1867-1879нчы елларда архитектор П.В.Тихомиров проекты буенча Алабуга сәүдәгәре И.И.Стахеев акчасына төзелгән бер престоллы чиркәү.
Ике рәт тәрәзәле кечкенә трапеза бүлмәсе, притвор өстендәге ике яруслы, чатыр-түбәле манарасы булган биш главалы чиркәү. Тәрәзә уемнары турыпочмаклы һәм җәясыман итеп, түбә тәрәзәләре һәм ишекләр арка шәкелендә эшләнгән. Почмаклары “карлау”лар белән бүленгән, тәрәзә аралары филенкалар белән бизәлгән. Фризлар һәм кәрнизләр фигуралы кладка белән башкарылган. Башлангыч эклетика стилендә кирпечтән төзелгән гыйбадәтханәләр архитектурасы истәлеге.

Пятилетка
24.29 Г.Я.Нигъмәтуллин һәйкәле
Г.Я.Нигъмәтуллинның тимер-бетоннан ясалган бюсты 1974нче елда клуб бакчасында урнаштырылган.
Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллин — (1915-1945)—Кече Кирмән авылы кешесе. Ул 1939—1940нчы елгы совет-фин сугышында катнаша, мотоукчы дивизия ротасы политҗитәкчесенең урынбасары була. 1940нчы елның гыйнварында Выборг шәһәре янындагы сугышларда батырлыклар күрсәтә. Нигъмәтуллин Г.Я.1940нчы елның 21нче мартында Советлар Союзы Герое исемен ала, 1945нчы елны Берлин янында һәлак була.

Сикәнәс
24.30 Троица чиркәве
1848-1871нче елларда төзелгән ике престоллы чиркәү. Үзәк өлгесе ике рәт тәрәзәле, бер аспидалы, трапеза бүлмәсе булган һәм притворы өстенә ике яруслы манара утыртылган чиркәү. Планда ярымтүгәрәк апсидада, үзәк өлгенең беренче ярусында, трапеза бүлмәсендә тәрәзәләр аркалы һәм зурлыклары буенча бердәй итеп ясалган. Юка йөзлекләрнең сандрик-архивольтлары соңгы рәттә киль рәвешендәге аркага күчә. Бинаның почмаклары киң, ә үзәк өлгенең тәрәзә аралары нечкә “карлау”лар белән бүленгән. Диварлар шома, кәрнизләр профильле итеп эшләнгән. Манараның аркалы пралы уемнары булган дүрткырлыгы киль рәвешендәге кокошниклар белән бизәлгән аркалы уемнарга ия булган сигезкырлыкка күчә. Сигезкырлык, чатыр-түбә һәм очлы главкалы калай белән тышланган. Башлангыч эклектика стилендә төзелгән чиркәү.

Тауиле
24.31 Никола чиркәве
1818-1823нче елларда салынган ике престоллы чиркәү. 1860нчы елгы янгыннан соң үзгәртеп торгызыла. Планда ярымтүгәрәк, нечкә, озын барабан өстендәге кечкенә главкалы аспидасы, тар трапеза бүлмәсе, чатыр-түбәле, өч яруслы манарасы һәм сигезкырлы үзәк өлгесе булган чиркәү. Барлык корылмалар симметрик-күчәрле композициягә берләштерелгән. Тәрәзә уемнары җәясыман һәм арка шәкелендә ясалган. Йөзлекләре ярым колонкалы һәм киль рәвешендәге сандриклы. Үзәк өлгенең почмаклары, башка корылмаларның “карлау”лы почмакларыннан аермалы буларак, ярым колонналы итеп эшләнгән. Цоколь, кәрниз һәи кайбер башка детальләр ак таштан эшләнгән. Үзәк глава сакланмаган. Башлангыч эклектика стилендә кирпечтән башкарылган архитектура истәлеге (“Нарышкин” бароккосы мотивларын торгызучы псевдо рус стиле).

Тулбай
24.32 Ш.Маннур кабере
Ш.Маннур Казанда үлгән, васыяте буенча туган авылында күмелгән. Кабергә мәрмәр стелла куелган.
Шәйхелислам Фәхрулла улы Маннур (1905-1980)—Тулбай авылыннан чыккан шагыйрь. Беренче шигырьләре матбугатта 20 еллар азагында күренә башлый. Сугыштан соңгы елларда поэмалар, хикәяләр һәм лирик повестьлар иҗат итә. Тулбайда үз акчасына китапханә ача.

Түбән Ушма
24.33 Икенче җәмигъ мәчете
Элеккеге янып юкка чыккан мәчет урынында 18901нчы елларда төзелгән корылма. Матди чыгымнарны күтәрүче—Казанның I гильдия сәүдәгәре Г.Г.Хөсәенов. Сызымнарны һәм проектны Габдулла Мансуров әзерли. ХХ йөз башында әлеге мәчеттән тыш Түбән Ушмада янәдән өч гыйбадәтханә салына. Мәчет көньяк тарафка таба түбәнәйгән рельеф өстендә төзелгән.
Цоколь каты булган, түбәсендә манара урнашкан беркатлы гыйбадәтханә. Уемнарсыз михраб планда ярымтүгәрәк. Манарасы түбә өстендә булган ике катлы мәчетләр төренә карый. Мәчеткә керү өчен ишек төньяк фасадта урнашкан. Вестибюль һәм гыйбадәт кылу заллары анфилад ысулы белән урнаштырылган. Цоколь катка керү ишеге көнчыгыш фасадта ясалган.
Кирпеч бина такта фронтоннары, фриз һәм кәрнизләре булган ике кыеклы түбә белән ябылган. Ике яруслы манара биек чатыр-түбә белән очланган. Залларның почмаклары һәм тәрәзә аралары рустланган “карлау”лар рәвешендәге сандриклар белән каймаланган. Ян фасадларда тәрәзәләр юк. Төп ишек төньяк тарафта урнашкан. Сигезкырлы агач манараларның зур булмаган арка шәкелендәге уемнар ясалган “яктылык” фонаре, күп яруслы киң кәрнизләре бар. Ул очлык өстенә куелган ярымайлы, биек сигезкырлы чатыр-түбә белән ябылган. Классицистик юнәлешнең эклектик стилендә төзелгән гыйбадәтханәләр архитектурасы истәлеге.

Югары Сикәнәс
24.34 Троица чиркәве
1892-1895нчы елларда Югары Сикәнәс авылы крестьяны С.П.Филатов һәм Мамадыш сәүдәгәре К.Н.Щербаков акчасына төзелгән бер престоллы чиркәү.
Ике рәт тәрәзәле чиркәүнең үзәк өлгесе бер главалы гөмбәз белән очланган. Љч яруслы манара главкалы гөмбәз белән ябылган. Бу ике корылма арасында турыпочмаклы трапеза бүлмәсе урнашкан. Гыйбадәтханә дүрткырлыгының фронтон кәрнизләре йомык түгел, ә ирнәүдәге өлешләренең купшы силуэтлары бароккога хас итеп эшләнгән. Түбә, гөмбәз һәм кәрнизләр табаклы калай белән тышланган. Үзәк өлге өстендә, челтәрле металл тәресе булган очлы озынча главка сакланган. Бароккога хас аерым элементлар кулланылып, классицистик юнәлешнең эклектика стилендә төзелгән чиркәү.

Югары Сон
24.35 Мәчет
Элеккеге искергән мәчет урынында 1906-1907 елларда төзелгән бина. 1991нчы елда манарасы торгызыла.
Түбәсенә манара утыртылган, бер катлы, агач мәчет. Соңгы елларда иске алтыпочмаклы бура фигуралы итеп такта белән тышланган. Турыпочмаклы михрабның турыпочмаклы тар уемы бар. Почмаклары һәм тәрәзә аралыклары “карлау” сыман итеп эшләнгән. Ике кыеклы шифер түбә өстендә яңартылган сигезкырлы манара калкып тора. Ул очлыклы, зур булмаган чатыр-түбә белән ябылган; яктылык барабанын түгәрәк балкон кыршаулап алган. Эклектика стилендә башкарылган гыйбадәтханәләр архитектурасы истәлеге.
Категория: Общая история | Добавил: Admin (10 Октября 2008)
Просмотров: 4509 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar